Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә премьера: карт белән карчык һәм бер тәпән бал

Минзәлә театры Флорид Бүләковның «Сөясеңме-сөймисеңме?» трагикомедиясен чыгарды. Спектакльне безнең хәбәрчебез дә тамаша кылды.

news_top_970_100
Минзәләдә премьера: карт белән карчык һәм бер тәпән бал
Рәмис Нәҗмиев фотолары

— Спектакль ничек? — дип сорады Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев премьерадан соң.

— Акча кыштырдавы ишетелеп торгандыр инде, — дидем кассалы спектакль чыгуына ишарә белән.

Минзәлә театры Флорид Бүләковның «Сөясеңме-сөймисеңме?» трагикомедиясе белән юбилей сезонын ачты. Режиссеры — башкорт режиссеры Илсур Казакбаев.

Әлеге спектакль Башкорт драма театрында да уңышлы бара ди. Режиссер уңышлы әсәрен Минзәлә театрында яңарткан. «Үзеңне кабатлап кую — урлашу түгел», — ди режиссер. Ул үзенең уңышлы спектакльләренең күчермәләрен башка милли республикаларда куярга ярата. Аның Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча куелган «Мин — хатын-кыҙ» спектакленең татарча версиясе Әтнә театрында бара. Айгиз Баймөхәммәтов повесте буенча куелган «Хыялға ҡаршы» спектакле тыва телендә әлеге республика театрында куелды.

Илсур Казакбаев театрга бер килүдә параллель рәвештә ике спектакль ясаган. Икенчесе — Федор Достоевский романы буенча «Җинаять һәм җәза» спектакле. Анысы да чыкты, әмма анысын соңрак язарбыз. Әлегә театрның халыкчан әсәренә күз салыйк.

Флорид Бүләковның «Сөясеңме-сөймисеңме?» пьесасы Татарстан һәм Башкортстан театрларында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә еш куелды. Мөгаен, бу трагикомедиянең күңелгә үтеп керердәй эчтәлеге белән бәйледер. Татарстанда ул, мәсәлән, Камал һәм Әтнә театрларында куелды. Әтнә театры карт роленә Наил Дунаевны чакырып куйган иде. Камал театрында ул әле дә бара, карт белән карчык ролендә — Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина. Театр аны декабрь аенда Дания Нуруллинаның иҗат кичәсендә уйнаячак.

«Бу пьеса — мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, — дигән пьеса авторы Флорид Бүләков әлеге әсәре хакында. — Әлбәтта, күп еллар эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».

Шулай итеп, мәңгелек кыйммәтләр турында сөйләнгән әсәргә Минзәлә театры да алынган. Абдулла карт һәм Фатыйма әби ролендә — театрның күренекле артистлары Хафиз Хамматуллин белән Рәзилә Муллина.

Ничәдер көн рәттән урын өстендә яткан Хафиз карт төшендә Әҗәлне күрә. Әҗәл аңа кыска гына вакыт аралыгында нинди дә булса игелек кылса, картның гомерен озайтырга вәгъдә итә. Таба алырлармы алар гомер озайтырдай гамәлләрне, әллә бу аларның бергә үткәргән соңгы сәгатьләреме? Уйлары алары яшьлек хатирәләренә илтә. Әмма бу хатирәләр бөтенләй дә бәхетле мизгелләрдән тормаган түгелме?

Туачак улын бер тәпән бал белән каршыларга хыялланган яшь ир кайчан «эш атына» һәм «акча кортына» әверелгән? Гомере буе эш-эш дип үзен дә, карчыгын да интектергән ир картлык көненә ни белән килгән? Бер тәпән бал белән тишек самавырымыни аның тормыш көтүенең нәтиҗәсе? Шул балны ятим балаларга илтергә җыенып та илтү җаен таба алмый — картлыгында да аның машинасы да, аты да юк. Балалары да юк, хәлләренә кереп торган күршеләре-туганнары да…

Хәер, картның үзен яраткан карчыгы бар. Нәрсә хакына түзгән ул хатын? Сабырлык аңа ни биргән? Алар яшьлеген күз алдыннан үткәргәч, татар хатыны ниләр күрми дип уфтанып куярга гына кала. Иренең төкселегенә дә, эчүенә, читкә йөрүенә дә, авыр күтәртеп баласыз калдыруына да түзгән Фатыйма. Түзеп дөрес эшләгәнме ул? Иренең гомере азагында үзенең яратуы турында әйтүен ишетеп, карчык бәхетле булдымы? Шулмы аның кимсетелеп яшәвенә тормыш бүләге? Шулмы аның бала имезү бәхетен дә татый алмаган мәхәббәтенең җимеше?

Яшь Абдулла белән Фатыйма ролендә — Илдар Халиков белән Динара Акматова. Нәрсә тоткан Фатыйманы Абдулласы янында? Җавапны мин карт Фатыйманың уенында таптым кебек. Рәзилә апа Муллина иренең яртысы булган хатынны түгел, үзе бербөтен булган хатын-кызны уйнады. Ул дөньяның матурлыгын яңа туган чебидә дә күрә ала. Ул бәхетнең калай медальдә булмавын да аңлый. Әйе, ул үзенә язган, кайчандыр үзе яраткан сөмсез ир белән гомер иткән, әйе, ул баласыз да калган. Әмма аның үз дөньясы бар. Ул баш күтәреп үз хокукларын да яклап йөрмәгән, ул үзенә язган шартларда хатын-кыз булып яшәргә тырышкан.

«Сөясеңме-сөймисеңме?» трагикомедиясе ике генә персонажга көйләп язылган. Дөресрәге — дүрт артистка күзалланган, чөнки карт белән карчыкның яшь чаклары да күрсәтелә. Әмма Илсур Казакбаев көтелмәгән персонажлар кертергә ярата. Бу юлы ул чеби белән кәҗә образларын өстәгән. Карт белән карчыкның кәҗәсе һәм яңа гына борынлап чыккан чеби.

Әйбәтләбрәк карасак, кәҗә дигәнебезнең начарлыкка котыртып торучы шайтан, ә чебинең игелекләр фәрештәсе булуын күрербез. Әмма бу йортта бик көчсез шул ул чебиебез. Гомере буе монда аяк та басмыйча, менә хәзер генә борынлап чыккан ләбаса ул. Кәҗә ролендә — Рөстәм Зиннуров, Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты, «Иблис» спектаклендәге Иблис роле белән танылган актер. «Әйе, мин Рөстәмнең әзер образын файдаландым. Ә нигә файдаланмаска? Ул бу очракка туры килә», — диде режиссер Илсур Казакбаев.

Илсур Казакбаев — башкорт режиссеры, үз милләтенең патриоты булган иҗатчы. Татарстанда байтак спектакльләр куя. Аның спектакльләрендә үзенчәлекле тамгаларны шәйләргә мөмкин. Әйтик, аның Мостай Кәрим әсәре буенча Кариев театры сәхнәсендә куелган «Озын-озак балачак» спектаклендә сәхнә читенә курай чәчәге символын ясап куелды. Җиде чуклы курай чәчәге символы җиде ыруның дуслыгын аңлата дип беләм. Ә Казакбаев әлеге чукларны бәлеш, гөбәдия кебек җиде милли ризыктан ясаган иде. Алар ике игезәк бала күтәргән хатынның баш очында балкып тордылар.

Минзәлә театрында да Фатыйма карчык башкортлар яратып кигән кызыл француз яулыгыннан йөрде. Татар карчыгына без гадәттә кызыл яулык бөркәндермибез, ак яулыклы татар әбиләре дип сөйләргә күнегелгән.

ххх

Мәңгелек темалар күтәрелгән әлеге спектакль Минзәлә театрын «ашатачак» спектакльләрнең берсе булачагына шик юк. Аны Хафиз Хамматуллин, Рәзилә Муллина һәм Рөстәм Зиннуров кебек артистларның иҗатына мөкиббән киткән тамашачы да, бер артистны да исемләп белмичә матур татарча спектакль карарга килгәне дә рәхәтләнеп карый ала. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100