Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдәге фаҗига корбаны Илнар Гайфуллин истәлегенә апасы шигырь язган

Лилия Гарипова туганы Илнарның вафаты көнне аның якты истәлегенә дип шигырь иҗат иткән.

news_top_970_100
Минзәләдәге фаҗига корбаны Илнар Гайфуллин истәлегенә апасы шигырь язган
Илнар Гайфуллинның апасы Лилия Гарипованың шәхси архивыннан

Илнар апаема

 

Язмышмы соң бу, әллә күрәчәкме?

Китапларга ничек язылган?

Гомерләрең шундый кыска микән…

Әллә инде без дә ялгышкан…

 

Сары песнәк килде тәрәзәгә,

Кемнәр хәбәрче дип аны уйлаган.

Эх…бер минут артка кайтып булмый,

Сабырлыктан Аллам аерма.

 

Күкләр сине алып китте бүген,

Сизмичә дә калдык без елап.

Ышанасы килми! кайтыр диеп…

Өметләнеп һәм сыкрап.

 

Тормыш дәвам итә, әлбәттә,

Ләкин ничек инде яшәргә?

Синең кебек якты кояш бүтән булмас

«Апам» диеп мина дәшәргэ.

 

Алып киттең шыпырт кына син,

Жаныкайларымның яртысын.

Никләр генә икән тыңламадың,

Төшләрдәге өмет чаткысын.

 

Әти-әни, апа, «җаным» диеп

Һәрчак өзелеп тордың бит син.

Инде яши генә башлагач та 

Никләр генә киттең ашыгып?

 

Без күрәсен кеше күрмәс диеп

Юкка гына әбиләр әйтмәгән.

Ничек кенә авыр булса да бит

Йөрәкләребез ничек түзәр?

 

Чынмы соң бу, әллә төштә генә

Сине шулай югалтулар?

Ни язганыма үзем ышанмыйм

Уятыгыз мине… зинһар!

 

Соңгы юлга озатырга диеп сине

Менә чыктык юлга, кайтырга.

Бәхил бул җаным, тыныч йокла

Күзләрең мәңгелеккә йомылган. . .

 

Көләч йөзең, матур елмаюларың,

Апай җаным, син мәңге йөрәгемдә.

Әйтер сүзем юк бүтән, ни дисәм дә

Кайтара алмый сине беркем дә.

Шулай ук Мөслимнән дусты Рүзәл Минһаҗев та Илнар Гайфуллин истәлегенә шигырь язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100