Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә башкортлары чыннан да бармы, әллә уйдырмамы?

«Яңа Гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында Минзәлә башкортлары турында сөйләштеләр. Сәясәт белгечләре, журналистлар һәм тарихчылар: «Ни өчен татар җирлекләре кайбер чыганакларда башкорт авыллары дип билгеләнгән? Тарихны үзгәртү кемгә файдалы?» - дигән сорауларга җавап эзләде.

news_top_970_100
Минзәлә башкортлары чыннан да бармы, әллә уйдырмамы?
Салават Камалетдинов

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков «Минзәлә башкортлары» төшенчәсе барлыкка килү тарихын сөйләде:

Башкорт сәяси технологлары XIX йөз ахырында Минзәлә, Бөгелмә, Саратов һәм Алабуга өязендә яшәгән халык төркемен «Минзәлә башкортлары» дип атый. Сан ягыннан 170 меңгә якын кеше күз алдында тотыла. Бу бик сәер, чөнки Башкортстанның күренекле этнографы Раиль Кузеев: «Минзәлә башкортлары» дип йөртелгән төркем инде XIX йөзнең икенче яртысында ук татар милләте эчендә эреп беткән иде», — дип язган. 

170 мең дигән сан да тамырдан ялгыш. Ул 1897 елгы халык санын исәпкә алу нигезендә чыгарылган сан, ләкин мин санадым: бу халыкның дүрттән бер өлеше чынлыкта типтәрләр булган. Алар башкорт дип язылган, ә калган башкорт дип саналган төркемнең 43 проценты XVIII гасыр ахырында татар белән уртак никахта булган. Уфа статистлары 1870 елда татар белән типтәрне аера алмаган, һәм «Минзәлә башкортлары» дигән ясалма төшенчә барлыкка килгән.

Минемчә, сәяси технологлар алдында бурыч тора, алар безенең игътибарны Башкортстан эчендәге вакыйгалардан читкә күчерергә тырышалар.

Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов:

Кайбер рус кешеләренең дә бабалары татар булган, тик алар үзләрен татар дип санамый, татар телендә сөйләшми, татар мәдәниятен белми. Ерак бабалары башкорт булган татарлар ничек башкорт була ала дигән сорау туа.

«Милләтне патша да, мулла да, авыл советы да үзгәртә алмый»

Журналист Римзил Вәлиев:

Миллилекне кеше бүгенге көннән чыгып үзе билгели. XVIII–XIX гасырларда, гомумән, милләт билгеләү булмаган. Фәләненче гасырда кем булганымны белергә теләсәм, ДНКны тикшертә алам. Өлешчә Балтыйк буе яки Литва татары булуым ачыклана. Пушкин да эфиоп булган яки Кениядә туган, диләр.

Милләтне патша да, мулла да, авыл советы да үзгәртә алмый. Милләт үзгәрми. Кешенең ата-анасы ничек сөйләшкән, ул да шулай аралаша. Башкорт дәүләт университетының татар бүлеге мөдире Радик Сибәгатов: «Урта гасырлар башында Уралның көньягында безнең милләттәшләр яшәгән, уртак тел булган. Шул вакытта, бәлки, башкорт кардәшләре дә күчеп килеп кыпчаклашканнардыр», — дип язган.

Бу проблема чыннан да уйлап чыгарылган. 1956 елда, мәктәпкә кергәндә, әтием мине башкорт авылында яшәгән җиребездән үзебезнең Бишчән авылына кайтарып куйды, чөнки мин татар мәктәбендә укырга тиеш идем. Ул вакытта «Минзәлә башкортлары» дигән сүзне ишеткәнем булмады.

Хәзер Дүртөйле якларыннан башкорт эзлиләр. Әбҗәлил, Учалы, Хәйбулла районнарында чын башкортлар. Ни өчен чын башкортларның тарихын, фольклорын, көнкүрешен күрсәтмәскә? 1934 елда Чиләбедә, Самарада калган башкорт районнары. Анда бармыйлар. Башкортларны бары тик Чакмагышка килеп эзлиләр.

Хәзер Дүртөйле якларыннан башкорт эзлиләр. Әбҗәлил, Учалы, Хәйбулла районнарында чын башкортлар. Ни өчен чын башкортларның тарихын, фольклорын, көнкүрешен күрсәтмәскә? 1934 елда Чиләбедә, Самарада калган башкорт районнары. Анда бармыйлар. Башкортларны бары тик Чакмагышка килеп эзлиләр.

Хәзер милләтне паспортка язмыйлар. Халык санын алганда статистиканы үзгәртеп, процент арттырырга тырыштылар. Мин бу фальсификациягә каршы. Чын башкортларны бик кызганам, чөнки аларны "сыеклаталар".

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин:

Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы татар дәүләтенә кергән. Россия дәүләте территориясенә кергәннән соң башкорт сословиесе оеша. Минзәлә якларындагы халыкларың күбесе башта ясаклы татарлар дип исәпләнә, ә XIX гасыр ахырында кинәт кенә аларны башкорт сословиесенә керттеләр. Шул документларга таянып, башкорт галимнәребез анда татарлар түгел, ә башкортлар яшәгән ди, ләкин бу ялгыш.

1917 елда сословиеләр юкка чыккач, Минзәлә өязендә дә, Башкортстан территориясендә дә бернинди башкорт калмый, халык үзенең чын милләтен, татар булуын билгели.

Ул вакытта милләт һәм сословиене аерганнар. «Башкорт галимнәре» милләт тә, сословие дә бер ди. Гади халык ул төшенчәләрнең аермасын белми һәм халыкны алдыйлар.

«Минзәлә башкортлары» дигән гыйбарә — саклану чарасы

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

Тарихы сай булган милләтләр мифлар уйлап чыгара. Мәсәлән, кайбер рус идеологлары үзләрен этруссклардан килеп чыккан һәм Мисырдагы пирамидаларны алар төзегән, диләр. Ул мифларга кайсыбер академиклар да ышана.

Сословие һәм милләт - ике төрле төшенчә, XIX гасыр башында башкортлар милләт төшенчәсен аңлап бетермәгән. Минзәлә өязендәге ул башкортлар хәзер кая киткән соң? Димәк, булмаган. Ул халыкның милли үзаңында да калмаган. Мәсәлән, мишәрләр бер Мещера ыруыннан килгән ди, Минзәлә халкы алай дими.

Журналист Рәшит Минһаҗев:

Безнең Мөслим районы Мәлләтамак авылында дүрт зират бар. Бабайны җирләргә баргач, андагы картлар: «Кара әле, монда мишәр бабаңның да оныгы килгән», — дип минем абыйны мишәр дигәннәр. Мишәрләр булгандыр, бәлки, тик безнең якта башкорт дип атауны хәтерләмим, үземне башкорт дип санамыйм. Бездә беркем дә үзен башкорт яки типтәр дип санамый.

Иң яхшы саклану чарасы ул — һөҗүм итү, диләр. Башкорт сәяси технологларының «Минзәлә башкортлары» дигән гыйбарәсе — саклану чарасы.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

1631 елгы бер мәгълүмат сакланган. Уфа өязендә башкортлар саны 30 мең булган, ә типтәрләр — 40 мең. XVIII гасыр башында типтәрләр кинәт кенә кими — 22 меңгә кала, алар башкорт сословиесенә кереп киткәннәр.

Казан ханлыгы алынганда Уфа шәһәре булмаган. Барлык халыклар Казан өязе составына кергәннәр, башкортлар Каманың бөек урманнары арасында яшәгән. Уфа өязе оешканнан соң, ике өяз арасын ничек бүләргә белмәгәннәр һәм Уфа өязенә ясак түләүчеләр башкорт дип язылган, Минзәлә яклары да шунда ясак түләгән.

«Кеше үзенең милләтен билгели алырлык белем алмый»

Журналист Римзил Вәлиев:

Бу — этно-мәдәни фәнни бәхәс. Гади халык аңлап та бетерми. Хәзерге вакытта да кеше үзенең милләтен билгели алырлык белем алмый. Яшьләргә дә этнология укытмыйлар. Радикаль милләтчеләр үзләренең милләтләрен өстен күрсәтергә тырыша.

Үзәк даирәләр бу эшкә каршы чыкмый бит. Дошманлык юк. Бөтен татар артистлары Башкортстанда концерт куя. Башкортларны да бездә карыйлар. Бу бары тик сәяси технологлар тарафыннан үзәктәге республика халыкларын талаштыру өчен эшләнә.

Журналист Рәшит Минһаҗев:

Халык санын алган вакытта милләтен билгеләгәндә, кеше үзенә : «Мин кайсы халыкның вәкиле?» - дип сорау бирергә тиеш. Кеше үзен татар милләте вәкиле итеп саный икән, ул — татар халкы вәкиле, башкорт вәкиле дип саный икән — башкорт.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков әңгәмәгә йомгак ясады:

Пропагандага бирелмәү өчен мәдәният һәм телгә таянырга кирәк, ул милли аңның нигезе булырга тиеш. Нинди мәдәни кысада яшибез, шуның вәкиле булабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100