Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиев Ринат Таҗетдиновка: «Безнең сезне яратмый хәлебез юк – сез яраттырасыз»

Ринат Таҗетдиновның иҗат кичәсеннән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Минтимер Шәймиев Ринат Таҗетдиновка: «Безнең сезне яратмый хәлебез юк – сез яраттырасыз»
Салават Камалетдинов

«Кичәгездә «Кара чикмән»нән өзек уйнамыйсызмы? Бүрегез шәп иде?» – дип сорадым күршем Ринат Таҗетдиновтан, аны кичәсе буласын ишеткәч. «Юк. Миңа «утырып кына торырсың» дип әйттеләр», – дип җаваплады ул. Әлбәттә, яраткан актерын хөрмәтләп килгән тамашачы аның утырып кына торуына да риза булган булыр иде. Әмма Ринат абый сәхнәгә җырлап килеп чыкты...

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге лауреаты Ринат Таҗетдиновның 85 еллыгы Камал театрында спектакльдән соң котлаулар буларак кына түгел, тулы канлы аерым бер кичә буларак үтте. Зал түрендә затлы кунаклар – Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка бик күпләр бар иде.

Кичәнең сценарий авторы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән режиссеры Радик Бариев Ринат Таҗетдиновның иң билгеле рольләреннән коллаж ясаганнар. Театр артистлары татар театры тарихында калган «Эзоп», «Өч аршын җир», «Кара чикмән», «Сүнгән йолдызлар», «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакльләрен яңарттылар.

Театраль коллаждан бер эпизод:

– Кызык, кызык... Минем белән уйнаганда, ул әле артык яшь иде. Миннән соң ничегрәк булды икән... мәхәббәт өлкәсендә...

– Таҗетдиновныңмы? Романнарымы? Ю-у-ук, сеңлем, аның бер генә роман булды. Ул да булса – Рәйсә!

– Рейса?

– Дөрес итеп әйт, сеңлем – Рәйсә! Рәйсә! Рәис – хәзер бик популяр һәм мактаулы исемнәрдән.

Ярый, хуш, Ринат абый җырлап чыкты, сәхнәдәге барлык ханым-туташларга гөлләмәләр өләште. Тамашачыга баш иде. Аннары кулына микрофонны алды.

Ринат Таҗетдинов: Хөрмәтле тамашачылар! Менә шушы өлкән кешенең юбилеена зал тутырып килгәнсез икән, юкка гына түгел бу! Рәхмәт бик зур! Безнең тормыш сәхнәдә узды инде ул, һәм әле узачак. Өлкәнәйдек инде, бик күп рольләр уйнадык. Халкыбызга бик әйбәт хезмәт иттек. Халыкның күңелен күрү, яшәргә омтылдыру, халыкка хезмәт итү – бу минем эш иде.

Сәхнәгә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күтәрелде. Ике аксакал кочаклашып күреште. Микрофон алдында алар шулай кочаклашып басып тордылар.

Минтимер Шәймиев: «Без икәү! Безнең арабыз – 6 ай. Ул әле минем энем генә. Шуны уйлап утырам – без сезнең белән бәхетле буын. Аллага шөкер, безнең бөек актерларыбыз булган. Без аларны искә төшерәбез. Сәкинә ханым белән театрны гомер буе яраттык. Шушы актерларның уенын карап бәхетле минутлар кичерәбез. Бу – үзе! Менә хәзер аның белән кочаклашып басып торабыз... Моннан да зур бәхет! Рәхмәт барыгызга да! Рәйсә ханым, сезгә дә! Әле монда үзе чыкканчы, Ринатны чибәр-чибәр ханымнар «бүлгәләделәр». Мин Рәйсә ханымны кочаклап утырдым: «Борчылма!» – дидем. Гаиләгез матур!

Без бүген чынлап та тарихи шәхес белән очраштык. Исәнлек-саулык телик әле үзенә! Гаиләгезгә – балаларга, балаларының балаларына. Бер караганда, яшь тә кебек. Аллаһы Тәгалә гомерен биргән. Күпме хезмәт куйган – бу егет 100гә якын роль уйнаган. Ә тавышы! Тавышы да туйдырмады – чынлап әйтәм. Ринат тавышы бу, дип ишетеп торабыз – күңелләр күтәрелеп китә. Менә шундый кешеләр белән яшибез! Рәхмәт халкыбызга хезмәт иткәнең өчен!

Сезнең – щепкинчыларның кайтып керүе татар сәнгатенең күтәрелеше өчен зур роль уйнады. Сезнең эшләгән эшләрегез өчен бу чаклы танылулар – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты булу, башка төрле дәрәҗәләр – үзе бер бәхет. Хезмәт куймыйча гына танылып булмый. Республика Рәисебез исеменнән дә, башка җитәкчеләр исеменнән дә рәхмәт әйтәсебез килә. Марат Готович та монда – ул да сәнгатьне ярата. Болар ышаныч тудыра – без әле сәнгатебезне югалтмадык.

Сезнең кайбер рольләрегез көндәлек тормышта гамәлгә ашты. «Баскетболист» спектаклен гомергә дә онытмыйм. Ул безгә шулкадәр сеңеп калды. «Баскетболист» спектаклен караганнан соң, чыннан да кече буйлы халык икәнебезне аңладык. Безгә үсәргә кирәк икән. Сезнең героегызның кызы егетен алып кайтмаган булса, аңламас идек. Аның герое метр да җитмеш икеле такта белән урамнар буйлап кешеләрне үлчәп йөрде. Яткыра, үлчи, буе җитсә – баскетболист исемлегенә язып куя. Үз-үзебезне тәнкыйть итә алу бит бу! Аны заманында акын Абай да әйткән. Ул татарларны, белемгә омтыла дип, башка халыкка үрнәккә куйган. Семипалатинск якларында татарлар күп бит анда. Яңарак кына ул яктан зур делегация килеп китте – Мөхтәр Ауэзовның 125 еллыгы уңаеннан килгән иделәр. «Баскетболист» спектакле темасын дәвам итеп шуны әйтәм – монда бит аның тормышка ашуы! Моннан 1 ай элек баскетбол буенча ЦСК килде. Без җиңдек – 112 туп керттек. Менә кайда синең ролең! Сез тормышка нык тәэсир итәсез! «Кишер басуы»нда эше бармаган колхозны күрсәттегез – колхозчылар, фанера самолет ясап, бу колхоздан китик, дип хыяллана. Моны бит сез уйнадыгыз! Ә узган ел нинди икмәк җыеп алдык! Әнә кар ява, Алла бирсә, киләчәктә дә икмәк булачак. Минем сәнгатьнең көче турында әйтәсем килә. Бу – тормыш! Сәнгатьнең роле бик зур!

Аннары Ходай күп күрмәсен – алмаган дәрәҗә калмады бит инде синең! «Алтын битлек»кә чаклы алып бетердең бит!..

Минтимер Шәрипович, мин бит аны сорап алмадым. Бирдегез бит!

– Шуңа бирәсең дә бит инде аны. Шуны сөйлим бит. Бирмичә мөмкин түгел. Әле «әз булмадымы икән» дип уйлыйсың. Заманалар җиңел түгел – төрлесен уйлыйсың. Сезнең керткән өлешегез дәрт тә, өмет тә уята. Тарихи актерларыбыз турында сокланып сөйлибез. Менә ул басып тора! Безнең сезне яратмый хәлебез юк – сез яраттырасыз».

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән, театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен, Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Чираттагы котлаулар – якташларыннан – Чүпрәле якларыннан.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров: «Районыбыз бик бай, аннан күп шәхесләр чыккан. Районыбыз тарихында Ринат абыйның аерым урыны бар. Аның биографиясе белән танышкан булсагыз, ул гади генә татар гаиләсендә туып үскән. Кече Чынлы авылында күп балалы гаиләдә үскән. 1956 елда Мәскәүгә укырга китә. 500 кеше арасыннан 23 кешене сайлап алалар. Алар 5 ел укып кайтып, Камал театрында һәм бүтән урыннарда эшли башлыйлар.

Безнең Кече Чынлы авылында бүгенгә кадәр татарча уку алып барыла. Балалар татар телен өйрәнә. Рус телен дә бераз өйрәнәләр инде. Ул вакытта бит юк. Ринат абый, үз тырышлыгы белән укып, шундый дәрәҗәләргә иреште. Ул шундый үрләргә менеп, гади кеше булып калды. Чынлы авылыннан чын шәхесләр чыга, диләр. Ринат абый, сезгә зур рәхмәт! Сез – безнең горурлык та, сез – безнең үрнәк тә! Без Ринат абыйны үрнәккә куеп, балаларны тырыш булырга өйрәтәбез.

Бу сәхнәдә сезнең 80 еллыкны үткәргән идек, 5 ел узып киткән, сез шулай ук яшь, матур. Миннән теләк – 90, 95, 100 еллыкны да бергә-бергә шушы сәхнәдә уздырырга. Исәнлек-саулык сезгә!»

Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Дан ордены кавалеры Барис Гафуров: «Хәерле кич, хөрмәтле иптәшләр! Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Хөрмәтле юбиляр! Сезнең иҗатка бәя биргәндә горурланып, сокланып тыңлап тордым. Чөнки Ринат абый – безнеке! Аның иҗатына тукталмыйм, Минтимер Шәриповичтан да остарак әйтеп булмый.

Безнең Чүпрәле – республиканың ерак районы. Шуңа күрә ул кайбер районнарга караганда социаль үсеш ягыннан да, мәдәният ягыннан да, мәгариф ягыннан да әз генә «ышыктарак» калган район. Ә менә шушы төбәктән чыккан Ринат Таҗетдиновның исемен әйткәннән соң, сокланмаган кеше юктыр. Ринат абый, сез исемегез белән, 60 елдан артык сәхнәдә уйнап, сез безнең төбәкне, Кече Чынлыны яктырттыгыз, республика күләмендә таныттыгыз, Рәсәй күләмендә тарихка кертеп калдырдыгыз! Моның өчен сезгә зур рәхмәт! Сезнең тырышлык белән, без легендар Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеров, Нәҗибә Ихсанова, Алсу Гайнуллина һәм башка Камал театры йолдызларын үз сәхнәбездә күрә алдык. Сез, бөек булсагыз да, бик гади кеше. Авыл белән беркайчан да элемтәне өзмәдегез. Сез безнең авылның, сабантуйларның кадерле кунагы булдыгыз! Сез гаиләгез белән авылга кайтып, мәктәптә, музейда, мәчеттә булып, авыл халкы белән аралашасыз. Ходай сезгә исән-сау, бәрәкәтле тормыш бирсен!»

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров: «Без Кече Чынлы мәдәният йортында ремонт эшләрен төгәлләп киләбез. Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән, киләчәктә зур, матур мәдәният йорты булачак. Май аенда без аны тантаналы ачабыз. Шул мәдәният йортына Ринат Таҗетдинов исемен кушарга булдык. Сезне тантанада көтәбез!»

Чүпрәле районы һәвәскәрләре җырыннан соң, чираттагы котлаулар Константин Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия театрыннан иде. Юбилярны театрның күренекле артисткасы Нина Яковлева һәм Евгений Урдюков котлады. Аннары сәхнәгә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры вәкилләре – директор урынбасары Юрий Ларионов һәм Татарстанның атказанган артисты Венера Протасова чыкты. Авырып китү сәбәпле, театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов үзе килә алмаган. Юрий Ларионов кочакка сыймаслык зур бүләкнең грим бүлмәсендә көтүен хәбәр итте, котлауларын җиткерде, директорның сәламнәрен юллады. Венера Протасова җырлады.

Алга таба котлау Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры коллективыннан иде. Әмма видеокотлауны тыңлау насыйп булмады: театрның күренекле актрисасы Илсөяр Газетдинованың үзен күрсәк тә, тавышын ишетә алмадык – иң кирәк чакта тавыш аппаратурасы эшләмәде. Була торган хәл! Залда республика җитәкчелеге утыра иде бит: күргәннәрдер – Камал театры начар аппаратура белән интегә икән ләбаса. Заманында театрга яңа бина кирәклеген зур мөнбәрләрдән әйткән Ринат Таҗетдинов, димәк, театрга тагын бер изгелек эшләде – нәкъ аның кичәсендә аппаратура начарлыгы билгеле булды.

Сәхнәгә республиканың тагын бер академтеатры чыкты. Качалов исемендәге рус дәүләт академия театры исеменнән күренекле артистка Светлана Романова котлады.

Сәхнәгә Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров чыкты. Әллә эшләмәгән аппаратурага дәште – «Кайда син, тавыш бир» дип башлады ул җырын. Филүс Каһировның һәм аның җырының бу кичә өчен кадере – клибы иде. Анда Ринат Таҗетдинов белән Флера Хәмитова төшкән. Әйе, кайчандыр «Сүнгән йолдызлар»дагы Сәрвәр белән Надир мәхдүмне уйнаган талантлар. Гаҗәеп ихлас, матур клип! 

Режиссер Айдар Җаббаров Ренат Таҗетдинов катнашында кыска метражлы фильм төшергән икән – тамашачыга аның каралама варианты тәкъдим ителде, әмма теге аппаратура тавыш бирмәде. Алып баручы Фәнис Җиһанша фильм экраннарга чыккач танышу бәхете вәгъдә итте.

Сәхнәгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла чыкты: «Мондый мәртәбәле актерыбызның гомер бәйрәме – театрыбыз һәм тамашачы өчен генә түгел, мәдәниятебез өчен олы бәйрәм, зур тантана. Театр белән әдәбият һәрвакыт бергә үрелеп бара. Мин инде спектакль өчен беренче нәүбәттә пьеса кирәклеге турында әйтеп тормыйм. Бар иде заманалар: Ринат абый радиодан шагыйрьләрнең шигырьләрен укып халыкка җиткерә иде. 18 яшьләр булдымы икән, үз шигырьләремне аның укуында радиодан тыңлагач, үземне чыннан да шагыйрь итеп сиздем беренче тапкыр. «Нүжәли мин моны яза алдым икән», – дип уйлап та куйганым хәтеремдә. Ринат абый белән без – якташлар, якташлар гына да түгел, минем әби әйтә иде: «Безнең ерак бабай Кеце Цынлыдан күцеп безнең авылга нигез салган», – дип. XVII гасыр ахырында. Мин ышанам – безнең бик ерак нәсел башы бердер, чөнки без Ринат абый белән күптәннән аралашабыз, холыкларыбыз да охшаш. Һәркемгә мәгълүм – Татарстанда иң динле халык Цүпрәледә. Без ана карынында ук иман китергәнбез. Мин сиңа, Ринат абый, мөселман сәгате бүләк итәм – ул биш вакыт азан әйтә торган сәгать».

Ркаил Зәйдулла Ринат Таҗетдиновка багышланган шигырен укый башлады. Шигырьне Камал театры артистлары дәвам итте. Сәхнәгә Камал театры труппасы һәм баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыкты.

Фәрит Бикчәнтәев: «Бу чәчәкләр – ТР Театр әһелләре берлегеннән. Андагы кызлар үзләре килә алмады, миңа тапшырдылар. Биредә Калягинның хаты бар. Хөрмәтле Ринат абыебыз, сезне ничек яратуыбызны, хөрмәт итүебезне труппа исеменнән әйтә алам. Бөтен труппа сезнең каршыгызда басып тора. Мин шәхсән үзем сезгә чиксез рәхмәтлемен. Балачактан сезнең белән ничек уйнаганымны әйтеп тормыйм. Сез Марсель Сәлимҗановның актеры идегез. Марсель абый киткәч, әлбәттә, кыен булгандыр. Сезгә генә түгел, бер буынга кыен булгандыр. Мин баш режиссер булгач беренче булып йөгереп килеп котлаучы сез идегез. Нәрсә генә булмасын, сез сәхнәгә тугры булып калдыгыз. Сез театрга тугры булып калдыгыз. Сезнең өчен тормышта төп нәрсә театр иде. Сез – театрның рыцаре! Сезнең театрга килүегез, безнең белән булуыгыз – безнең өчен зур бәхет, зур җаваплылык. Исәнлек-саулык сезгә, Ринат Арифҗанович!»

Ринат Таҗетдинов: «Хөрмәтле иптәшләр, менә мондый кичәләр өчәр-дүртәр сәгать бара торган иде заманында, хәзер менә кыска гына булды, бик әйбәт. Ул озын булырга тиеш түгел. Кеше үзенең йөрәгеннән чыккан сүзләрен әйтә дә, аны бит инде кабат-кабат әйтеп булмый. Безнең актерлар һәммәсе кирәкле сүзләрен әйттеләр, һәммәсе мине котларга дип монда чыктылар. Беләсезме, театр ул – бөтен халыкны берләштерә торган әйбер! Һәркемнең бәйрәме саен без бирегә җыелып киләбез. Ансыз булмый, без бер гаилә шикелле. Театр талантларны ярата, монда талантлы артистлар гына килә.

Мин барыгыздан да бу кичәнең кыска булуы өчен гафу үтенәм. Кыска түгел иде инде, ярый иде. Озынрак булмады, кайбер нәрсәләр барып чыкмады. Мин барыгызга да рәхмәтле. Залны тутырып килүегез – минем өчен бихисап зур шатлык. Якташларым чыгышы йөрәгемә ята. Туганнарымның килүе йөрәгемә зәмзәм суы булып ята. Өлкән кешенең күңеле йомшак була инде ул. Кешеләрне күргән саен күзгә яшь тула. Минтимер Шәриповичка да рәхмәт – премьераларымны калдырганы булмады. Аңа чиксез рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да рәхмәт. Мин инде өлкән кеше, ләкин күңелем яшь. Әле сәхнәдә очрашырбыз, Алла бирсә!»

Ринат Таҗетдиновның 85 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе шулай үтте. Тамашачы яраткан артистын күрде, аның белән бергә сөенде, кинәнеп, алкышлап, Минтимер Шәриповичның ихлас чыгышын тыңлады. Әмма кыска кичә аңа җитмичә калды – монысы социаль челтәрләрдәге язмалардан күренә. Халык яраткан артистына карата театрдан зуррак игътибар таләп итә.

Шәхсән миңа татар театрларының котлаулары җитмәде, академтеатрлар гына котларга тиеш, дигән ниндидер бүленешме бу? Әллә очраклылыкмы?

Ринат абый Таҗетдинов чираттагы кичәсенә кадәр исән-сау булып, театрда уйнап яшәсен иде әле. Бу кичәнең дәвамы – икенче бүлеге булырга тиеш. 5 ел тиз үтә ул – без аны көтәбез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100