Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минсельхоз баш тарткан көрәш ничек уза: Әлмәт тоттырмый, Лаеш оттырмый

Ниһаять! Көрәш сезонына старт бирелде. Уникаль команда, ике билбау кирәк булган көрәшче һәм яңача ярышның начар яклары – «Интертат» «Федерация кубогы»ннан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Минсельхоз баш тарткан көрәш ничек уза: Әлмәт тоттырмый, Лаеш оттырмый
Салават Камалетдинов

Бераз гына тарих һәм чеметем генә фәлсәфә

«Федерация кубогы» – яңа ярыш. Күп еллар дәвамында октябрь аенда «Минсельхоз көрәше» – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уза торган зур ярыш була иде. Авыл хуҗалыгы министры алмашынгач, шул бер тапкыр узып калды. Татарстан көрәш федерациясенең Президиумы рәисе Марат Әхмәтов министр вазифасыннан киткәч, тарихи яктан карасаң да көрәшнең нигезе булган авыл хуҗалыгы ягыннан игътибар кимеде. Монда шәхси фактор да йогынты ясагандыр. Марат Готыф улы зур ярышларны калдырмый, шуңа «Минсельхоз»ны да үпкәләтеп калдырмагандыр.

Узган ел бу турыда Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһировтан сорап карадым. «Министрлыкның бер катышы да юк. Провокацион сораулар бирмәгез», – дип җаваплады.

Данлыклы «Минсельхоз» кайтавазы йөрәкләрдә яра булып кына калды шулай. Аның урынына «Федерация кубогы» дигән яңасы килеп чыкты. Узган ел октябрьдә буласы Федерация кубогы ел азагында гына уздырылды. Ярышларда гадәттә 10 үлчәү авырлыгы була торган иде, ә Федерация кубогында алар 5әү генә иде. Шуңа өстәп, гомергә күрмәгән-белмәгән 105 кг дигән авырлык та керткәннәр иде ул ярышта.

Ярар, узган ел – узганда калсын. Быел Федерация кубогына яңа сулыш өргәннәр – ярыш хәзер командалар арасында гына «стенка на стенку» принцибы буенча үткәрелде, шәхси беренчелек чутланмады.

Нәрсә соң ул «стенка на стенку»? Кыскасы, бер келәмгә капма-каршы ике район чыгып баса. Һәр команда 7 үлчәү авырлыгында көрәшчеләр җыеп, команда туплый. Һәр авырлыкта бер район белән икенче район көрәшчесе очраша. Аларның җиңү-җиңелүе команда зачетына язылып бара. Мәсәлән, беренче әйләнештә Саба белән Азнакай командалары туры килде. Гомуми исәп 3:3, ягъни ике команданың төрле үлчәү авырлыгында өчәр җиңүе бар. Хәзер бөтен булган өмет – соңгы көрәшчедә. 70 кг да 2:0 белән оттырып барган җиреннән Саба көрәшчесе азнакайлыны «чистага» күтәрде дә салды. Менә булды 4:3, һәм сабалылар, шат күңел белән, киләсе әйләнешкә уздылар.

Начар һәм яхшы яклар

«Стенка на стенку», ягъни «диварга дивар»ның бер шәп һәм бер начар ягы бар. Начары – нинди генә көчле көрәшче булып, үз авырлыгыңда алыштыргысыз лидер булып саналсаң да, командаңда башкалар бер башка астарак икән, алар белән бергә син дә җиңеләсең.

Шәп ягы – беренчедән, командаңда «топ»лар бар икән, «топ» булмаганнар да пьедесталга менеп баса ала. Икенчедән, команда рухы бар мондый ярышларда. Командалары белән, бер-берсенә көч биреп, нишләргә белми торалар келәм читендә. Иң кызык диалоглар да шул ике команда вәкилләре арасында була. Бигрәк тә икесендә дә дуслар булса.

Әлмәт белән Лаеш – Марат Кәримов белән Динар Кәримуллин көрәшә. Әлмәтнең үтә дә эмоциональ тренеры Фәнил Минһаҗев Кәримовка көч биреп тора.

Тоттыртма инде, тоттыртма!

Сүз билбау турында бара. Билбауны уңайсыз итеп тотсаң, ягъни «захват» ала алмасаң, көрәшүе авыр.

Лаешлардан җавап:

Әлмәтләргә гел «тотарга» гына булсын инде.

Фәнил абый:

Ой, әйе, «как будто» сезгә юк!

Тагын бер үзенчәлекле ягы бар «стенка на стенку»ның. Әйтик, исәп 4:0, яки 4:2 булып бара икән, калган парларга көрәшеп торасы да юк кебек. Ул чыгып җиңгәннән генә гомуми исәп барыбер үзгәрми бит. Шуңа күрә андый исәп булганда тартышып тормадылар да. Аны, вакыт үткәреп, нигә чыгарып торасы микән ул, дип тә уйладым. Ничәгә ничә итеп җиңгәннәрен әйтер өчендер инде. Тик ул көрәшчегә бер мотивация юк бит. Вакыт кына жәл. Тугызда башланып, биштә дә бетеп бетәлмәгән ярышта – бигрәк тә.

Хөкемдар Әүхәт абый Мөхәммәдиевнең, калын тавышы белән: «Уен уйнарга килмисез бит, егетләр. Теләсәгез, теләмәсәгез дә көрәшегез, балалар түгел бит!» – дип, микрофонга кычкыруы да, команданың җиңелгәнең белсәң дә, чыгып көрәшергә кирәк икәнлеген раслап куйды.

Лаеш – уникаль команда

Көрәштә хәзер уникаль команда бар. Ул да булса – Лаеш районы командасы. 7 үлчәү авырлыгында көрәшкән егетләрнең берсе дә Лаешныкы түгел. Тик Лаеш – хәзер иң көчле командаларның берсе. Аларның анда тулы комплект – бер Татарстан җыелма командасы. 60та – Алексей Абрамов, 70тә – Илназ Димеев, 80дә – Динар Кәримуллин, 90да – Раил Сәлахетдинов, 100дә – Ранис Галимуллин, 130да – Муса Галләмов, 130 кг нан югарыда – Радик Сәлахов. Ягъни, 7 көрәшченең 6сы – халыкара класслы спорт осталары. Ут бит инде! Тагын кайсы район шундый кадрлар белән мактана ала?

Радик Сәлахов кына да үзе бер уникаль кеше икән. Ничәмә-ничә ел бергә бер командада көрәшеп йөргән Әлмәт егетләре аның турында дусларча гына шаярта. «Зәйдә туган, Лаеш өчен көрәшә, Чаллыда яши, Әлмәт спортивкасын киеп йөри – уникаль кеше», – диләр, көлеп.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Ә Лаеш, бөтен команданы пыран-заран китереп, финалга чыкты да куйды. Өченче әйләнештә Чаллы командасы белән эләктеләр. Бу очрашуда зур үлчәү авырлыкларыннан кечкенәләренә таба төштеләр.

130 да Чаллыдан Элдар Хәмитов Муса Галләмовны отты, 100дә Илнар Галимов, 70тә Айнур Мирзаянов җиңеп чыкты. Ә 130 кг нан югары, 90 кг, 80 кг да Лаешлар отты. Инде исәп 3:3, бөтен өмет 60кг да көрәшүче егетләрдә калды. Лаеш өчен көрәшүче Алексеевск егете Алексей Абрамов Чаллыдан Рафил Галиевны бер уйламый күтәрде дә салды. Русча әйтмешли, «без шансов». Абрамов, гомумән, молодец егет. Билбаулы көрәштән милли көрәшкә дә матур итеп кенә керде дә, 60 кг авырлыкта лидерлар рәтенә урнашты да. Лаешларның чыгышларын да матур итеп башлап, матур итеп төгәлләп куя белде.

Чаллы командасына, гомумән, респект. Ак күлмәкле җитәкче абыйлар Чаллы көрәшчеләренә материаль ярдәм генә түгел, рухи ярдәм дә биреп тора. Чын мәгънәсендә җанатып торалар. Башка вәкилләр кебек келәм читенә килеп басып кычкырмыйлар, халык арасында утырсалар да, аларның тавышлары хәйран ишетелә. Афәрин.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Ике кешелек Павлик

Аннары ярышта иң истә калган мизгел минем өчен Сергей Павлик үзе булды. Павлик бу юлы Зәй өчен көрәшергә килгән иде. Хөкемдар Әүхәт абый Мөхәммәдиев аны шатланып сәламләде. «Павликны күрер көннәр дә бар икән. Сергей үзе ярты команда кебек. Халык та сине сагынган, кулыңны күтәр әле», – дип, Павликның трибунада утыручы халык белән исәнләштерде.

«Сергей үзе ярты команда кебек» дигәне дә – кызык булса да дөрес. Андый дәү гәүдәле кеше янында бөтенләй кечкенә булып каласың. Павликның авырлыгын 200 кг тирәсе, дип әйтәләр. Шуңа күрә, бәйләп көрәшер вакыт җиткәч, аның билбавы кыскарак булуы ачыкланды. Ну нишләтеп була тагын? Ике билбауны бәйләп, бер озын билбау ясарга туры килде хөкемдарларга. Гәүдәгә күпкә кечкенәрәк хөкемдар абый үзе көлә, үзе Павликка билбау бәйләргә тырыша. «Нишләтәсең инде. Павликка билбау кирәк дип, хәзер генә трикотаж фабрикасына барып булмый бит», – дип, Әүхәт абый кызган табага май салып тора. Шулай көрәшеп чыкты Павлик, җиңде дә.

Ут белән су

Башка елларны Кукмара өчен көрәшкән Киров өлкәсе егете Раил Сәлахетдинов та Лаешта хәзер. Беренче әйләнештә Лаеш Питрәч белән күреште. Раил Руслан исемле егет белән озак тартышты. Раил Сәлахетдинов – кычкырып көрәшә торган көрәшче. И түзде инде башта, ә көрәш бит бармый. «Кычкыр», – дим, эчтән генә. Бер кызып китте дә, кычкырып көрәшә башлады һәм җиңде дә, билгеле. Ә Чаллыдан Азат Габдрәшитовны 2 секундта «чистага» атты. Габдрәшитов нәрсә булганын аңламый да калды бугай. Ничек елмаеп кергән, шулай елмаеп чыгып та китте.

Ә ярымфиналда Лаеш Әлмәт белән күреште. Раил Сәлахетдиновка каршы Айрат Сәмигуллин чыкты. Келәмдә – ике капма-каршы кеше. Сәлахетдинов – инде әйткәнемчә, бик кызу егет, аның күзеннән ут атылып тора. Ә Сәмигуллин – үтә дә тыныч, аның турында «кирәк булмаса артык сүз дә әйтми» диләр. Ут белән су, кыскасы. Айрат Раилне берничә мәртәбә «чистага» атарга тырышты. Беренчесендә аркасына шап итеп төшкән Раил әйләнеп чыга алды, икенчесендә ике баллык алым ясады. «Ничек инде?» – дип, кулларын селтәп карап, чиста алым белән ота алмаса да, баллар өстенлеге белән барыбер җиңеп чыкты Айрат.

«Туган як кичерә ул»

Әлмәттән Айдар Алтынбаев Лаеш өчен көрәшүче Муса Галләмовны җиңде. Мусаның аяк белән булган проблемалары көрәш дәвамында чыгып торды. Һәр алышта диярлек аксап алды. Шуңа җиңүләре дә күп булмады Мусаның. Шулай да Әлмәт командасы оттырды, ә өченчелекне саклап кала алды.

Финалда алар Теләче командасына каршы чыктылар. Лаеш өчен көрәшүче Теләче егетләре артыннан күзәтүе кызык булды. Менә туган як факторы роль уйныймы монда, карьерамы? Келәмдәге коллегаларын өйрәтеп җибәрүләре була, Теләче җитәкчелеге ут яндырып карап куя инде райондашларына. «Юлны ябам бит, урап йөри башлыйсың», –диде берсе, үткен елмаеп. Дөрес, көрәш беткәч, келәм читендә алар елмаеп күрешә, билгеле. Ну иң кызыгы – шул алышлар барганны күзәтүләре. Күзәтүләрдән «туган як кичерә ул» дигән хис калды. 

Теләчеләр дигәннән, алар да командаларын башкорт егетләре Артур Зөлкәрнәев, Айгиз Зәйнетдинов белән тулыландырганнар. Теләчеләргә беренче әйләнештә үк авырга туры килгән. Алар составында Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин, Фирдүс Зәйнуллин булган Яңа Савин командасы белән күрешкәннәр. Менә, ким дигәндә, өч көчле алыш.

Районара каршылыклы ярыш

Турнирда барысы 29 районнан 32 команда үзара тартыштылар. Лаеш – бердә, Теләче – икедә, Әлмәт командасы – өчтә. Районнарны бер-берсенә шулай каршы куйдылар. Шәхси беренчелек саналмагач, үзенчә кызык икән. Алда әйтеп үткән команда рухы бу ярышта үтә дә сизелде. Башка ярышларда да җанатып торалар, билгеле, тик ул кадәр үк адреналин белән түгел. Районара каршылык тудыра алганнар оештыручылар.

32 команданың үзара бер көндә көрәшүе генә кыенрак булды. Иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр барды көрәш. Инде җиңеләсен белгән командаларның соңгы көрәшчеләренә кадәр көрәштереп тормасалар да ярар иде. «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров: «Егетләр, тизрәк көрәшегез. Хоккей башланырга 20 минут калды», – дисә дә, биштә финал алышлары гөрләп кенә тора иде әле. Юлның бер ягында урнашкан «Ак барс» көрәш сараенда Лаеш белән Теләче көрәшкәндә, икенче ягындагы «Татнефть Арена»да «Ак барс» командасы белән «Салават Юлаев» тартышты. Тик Казан командасы яшел дербида өметләрне генә акламады, ә Лаеш аклады.

«Кем җиңәчәк?» – дигән сорауга һәркем, ачыктан-ачык, «Лаеш инде» дип җавап биргән иде. Чыннан да, Лаеш районы хәзер командалар арасында иң көчле конкурент булган. Көрәшчеләрнең «каймагын» җыя алганнар. Моны берничек тә хурлап булмый. Район эшли, төрле юллар белән көрәшне күтәрә, районның исемен күтәрә. Шуңа өстәп, көрәшчеләргә дә акмаса да тама. Начар түгел бит. 21 гасырда идея өчен генә көрәшеп йөрүчеләр күп түгел. Көрәштә дә легионерлар системасы булу шуны раслый. Лаешлар, булдырасыз.

Киләсе ярыш ноябрьнең 18-19ларында көтелә. 2022 елның Татарстан чемпионаты нәрсәләр белән шаккатырыр, Лаеш өстенлекне саклап кала алырмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100