Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу: почта проблемасы, сүнмәс телефон, «Интертат»ка югары бәя

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашты. «Интертат» әлеге очрашуда әйтелгән төп фикерләрне туплады.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов белән очрашу: почта проблемасы, сүнмәс телефон, «Интертат»ка югары бәя
Фото: tatarstan.ru

«Махсус операциядәгеләргә ярдәм темасы кузгатылмаган бер көн дә юк...»

«Һәр көн бу хакта иртүк фикер алышабыз. Республика дәрәҗәсендә генә түгел, һәр муниципалитет, һәр торак пункт, һәр предприятие төрле дәрәҗәдә гуманитар ярдәм программасына җәлеп ителгән», – диде Рөстәм Миңнеханов, «Татар-информ» журналисты Арсений Каримов соравына җавап биреп.

Ул республика шефлыгындагы шәһәрләр булуын искәртте. «Саклану сәнәгате комплексы тарафыннан Баш Командующий куйган бурычлар үтәлә. Мобилизацияләнгәннәр, контракттагыларга карата куелган бурычлар контрольдә. Безгә куелган бурычларны лаеклы үтәп киләбез», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Чыгышы белән Татарстаннан булган Геройлар саны да ай саен арта бара, диде ул. Барлыгы 11 Герой бар.

Татарстан Рәисе гуманитар йөк юллауда катнашы булганнарны билгеләп үтте. «Махсус хәрби операциядәге кешеләребез Россия дәүләте мәнфәгатьләрен яклый. Безгә каршы торган илләр дә бар, Россиянең куәтле булуын теләмиләр. Шулай да, без бөтен Россия халкы, шул исәптән, Татарстан да, җиңү көтәбез, шул җиңү якынайсын өчен бөтенесен эшлибез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Матбугат очрашуында катнашучылар ВГТРК журналисты Станислав Назаров җибәргән видеороликны карады. Хәзерге вакытта махсус операция зонасында булган журналист Татарстан Рәисен һәм хезмәттәшләрен Яңа ел белән котлады.

«Инженер кадрлар күп кирәк»

Татарстанда сәнәгать тармагы киң үсеш алганга, инженер кадрлар күп кирәк, диде Рәис. Ә бу белгечлекләр билгеле бер күнекмәләр булуын сорый, өйрәнү ягыннан да катлаулы. Шуңа мондый профессия үзләштерергә теләүчеләргә ниндидер өстенлекләр кертергә, «Ел инженеры» конкурсы оештыру, инженер лицейлары, үзәкләре ачу, инженер уку йортларына укырга керергә кызыксындыру кирәк. Татарстан Рәисе үзенең дә инженер белеме алганын искәртте. «Укыган вакытта сессия алдыннан иртәнгә кадәр ут янып тора, чөнки курс эшләре дә, сызымнар да күп иде», – дип искә алды ул.

«Әлмәттә Югары нефть мәктәбе төзелеше төгәлләнә. Бу – дөнья дәрәҗәсендәге кампус. Шундый ук үзәкне Түбән Камада ачарга җыенабыз, Чаллыда «КамАЗ» белән берлектә югары техник мәктәп булдыру турында уйлыйбыз», – дип сөйләде Татарстан Рәисе. Инженер уку йортлары җитештерү белән бәйләнештә эшләргә тиеш, ди ул.

Эшче куллар мәсьәләсен күтәргәч, Рөстәм Миңнеханов миграция турында да телгә алды.

«Мигрантларны чакырырга тиешбез. Үзбәкстан, Таҗикстан белән белгечләр әзерләү буенча килешүләр бар. Сәнәгатьтәге проблемаларны шул рәвешле хәл итәчәкбез. Моны бер көн эчендә генә башкарып чыгып булмый, алдан күреп эшләргә кирәк», – дип белдерде.

Республика Рәисе 47 ресурс үзәгенең заманча стандартларга җавап бирүен искәртте. Эчке базар гына түгел, Россия базарын да күз уңында тотарга кирәк, диде.

Казанда милли кием тегүче кул осталарына яңа урын булдырылачак

Арчадан Фәридә Кәлимуллина милли аяк киеме эшләнмәләре фабрикасы турында сорау бирде. «Элеккеге һөнәрләрне яшь буынга тапшырып, милләтебез мирасының данын арттырып, бөтен дөньяга танытасы иде», – диде ул.

«Арча районында эшләдем, сезнең фабриканы яхшы беләм. Чигелгән мендәрләрегез, чүәкләр – бик яхшы эшләнмәләр. Кая барсаң да, Татарстаннан бүләккә дә бик уңай иде алар. Ниндидер сәбәпләр аркасында, бу фабрика юкка чыкты. Бүгенге көндә республикада милли һөнәрләр, кул белән эшли торган эшләрне саклап калырга кирәк», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов туристларның игътибарын да кул эшләнмәләре җәлеп итүен искәртте. «Кул белән эшләнгәнне күрәсе килә. Шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен, элеккеге универмагны сатып алдык. Анда өйрәнү, сату цехлары булачак. Ул – Казанның иң уртасында, матур җирдә. Эшләгән әйберне Арчадан алып киләсе юк, кешеләрне шунда китереп, кул осталарына шартлар тудырырга без әзер. Анда уку йортларына да урыннар булачак», – диде Татарстан Рәисе.

Татарстан Рәисе Үзбәкстанны мисал итеп китерде. «Анда бишенче, алтынчы буындагы яшьләргә һөнәр тапшырыла. Бу һөнәрләрне яшьләргә тапшырып, яшьләр киләчәктә дә шул эшләр белән шөгыльләнергә тиеш», – дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов «Абилимпикс» чемпионатында җиңгән Азалиянең тәкъдимен хуплады

Алабугадан «Абилимпикс» чемпионатында катнашып, беренче урын алган Азалия Яфасова Илсөя Бәдретдинова һәм Зәйнәб Фәрхетдинова белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга теләвен әйтте. Шулай ук, ул талантлы балаларның остазы булырга тели. Бу хакта Азалия Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның журналистлар белән Яңа елга багышланган очрашуында әйтте.

«Сез мөһим һәм кирәкле эш башкарасыз. «Абилимпикс» белән бәйле барлык чараларны уздырабыз. Әгәр сездән инициатива булса, тәкъдим итегез, бөтен кирәкле йөкләмәләрне бирербез, инициативаны тулысынча хуплыйбыз. Сез бу эшне оештыруда үрнәк күрсәтерсез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты – инвалид кешеләр өчен һөнәрләр ярышы.

Хоккей яраткан балалар «Ак Барс» өчен җаната

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» командасы белән очрашырга теләгән балаларның хыялын тормышка ашырды. Бу хакта балалар «Теләкләр чыршысы» акциясенә хат язып юллаган булган. Бүген алар йомгаклау матбугат конференциясендә видеоэлемтә аша Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде, яраткан спортчыларын әйтеп үттеләр.

«Нәни җанатарларыбыз – балалар, сезгә киңәш бирәсем килә. Хоккейчылар арасында аерым кумирларыгыз да бардыр, ләкин тулаем «Ак Барс» командасы җиңүе өчен җанатарга кирәк. Безгә бераз тырышырга гына кирәк, барысы да әйбәт булыр, дип уйлыйм. Сезнең баруыгыз безнең «Ак Барс» командасына көч бирер, дип уйлыйм. Бу чемпионатны яхшы уеннар күрсәтеп уздырырбыз», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов, уенын-чынын кушып, «сезнең фанатларыгыз төрле була ала, әмма сез «Ак Барс» өчен җанатарга тиеш» диде.

«Иделдә корабларда йөзүне арттырырга кирәк»

Татарстан Рәисе Иделнең саегуына карата фикерен әйтте. «Елганы коткару комплекслы төстә башкарылырга тиеш. Кораблар күләмен дә арттырырга кирәк», – диде ул.

«Идел ул – электр станцияләре, сусаклагычлар каскады. Монда «кәтлитләр һәм чебеннәр» (рус телендә «котлеты и мухи») аерым булырга тиеш. Кайсыдыр якка авышса, каядыр нәрсәдер җитмәячәк. Идел ул, беренче чиратта, корабларда йөзү, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен каралган. Су дәрәҗәсе өчен җавап бирүче хезмәтләр бер бурычны гына хәл итәргә тиеш түгел, бу – комплекслы бурыч. Аны хәл итеп була дип ышанам. Дәүләт башлыгы шундый йөкләмә бирде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта сорау туры элемтә барышында РФ Президенты Владимир Путинга да бирелгән иде.«Бу сораулар комплекслы каралсын өчен сигналдыр бу, бер мәсьәләне хәл иттек тә, булдырдык түгел. Тулаем алганда, күпме миллион кеше интегә, быел бигрәк оят бу», – диде республика Рәисе.

«Корабларда йөзүне арттырырга кирәк, чөнки бу – иң арзан транспорт төре. Идел Каспийга коюын, ә Каспий көньяк диңгезләргә таба баруны исәпкә алганда, Иранга кадәр барып җитә алабыз. Без суднолар йөрешенә игътибар бирергә тиеш», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

М12 трассасы турында: «Бер сулышта барган кебек»

М12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле трассасы төзелеше – Татарстан өчен зур бүләк. Татарстан Рәисе 21 декабрьдә рульгә утырып Мәскәүгә барып, бу трассаны сынап каравы турында сөйләде.

«Бер сулышта барган кебек. Бер светофор да, бер каршылык та юк, барасың да барасың. Иминлек тә тәэмин ителгән. Ерак араларга машинада күптән барган юк иде, ләкин бернинди ару сизмәдем. Барысы да уйланган. Бу – зур бүләк дип саныйм. Мәскәүгә барырга уйласагыз, уйлап карагыз, поезд яки самолет кирәкме икән сезгә. Машинада да җилдереп барып җитеп була. Ягулык салу станцияләре эшли, машиналар өчен тукталышлар бар. Туклану ноктасында хәләл ризык, гыйбадәт бүлмәләре ачылган, – дип мактады Татарстан Рәисе. – Бүген М7 трассасы бик тулганлыктан, М12 юлы бик кирәк иде», – диде ул.

«Кыска вакыт эчендә шундый юл барлыкка килде. Аны 3 ел эчендә төзеп файдалануга тапшырдылар – бу рекорд. Бик сыйфатлы юл. Бу проект – илебездә гамәлгә ашырыла торган зур инфраструктура программасының бер өлеше. Беркайчан мондый юллар төзегән булмады», – диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, яңа юллар территорияләр үсешенә генә ярдәм итеп калмыйча, икътисадка да ярдәм булып тора. «Нинди генә юл булса да – ул алга китеш», – диде республика Рәисе. Ул, шулай ук, киләсе елда, дәүләт-хосусый партнерлыкта, Алексеевск – Әлмәт түләүле юлы кулланышка тапшырылачагын әйтте.

Рәис телефонын сүндерәме?

Татарстан Рәисенең телефонын сүндереп куеп, ял иткәне бармы? «Ватаным Татарстан» журналисты Динә Шәкүрова шул хакта сорагач, Рәис: «Телефон ул – мәшәкать түгел, ул безне сөендерә генә. Кайвакыт анда яхшы хәбәрләр дә була, начар хәбәрләр генә түгел. Телефонны сүндерергә ярамый шул безгә, эшебез шундый», – диде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, телефон ял өчен киртә түгел. «Ял итәргә комачауламый ул. Буш вакыт булганда ял итәбез. Спорт, кем беләндер очрашырга, каядыр барырга мөмкин», – диде.

Почталарга ярдәм формалары карала

Татарстанда почта системасына ярдәм формалары турында эзләнүләр бара. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашу вакытында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов соравына җавап итеп әйтте.

«Татарстанда, федераль яки региональ ведомство булуына карамастан, күп юнәлешләрдә ярдәм күрсәтелде – участковыйларга йортлар, ветеринария пунктлары, мәдәният йортлары ремонтланды. Ә почта хезмәте иң кимсетелгән юнәлеш булып кала, быел күп кенә почтальоннар эштән дә китте. Федераль структура булса да, бу өлкәдә ярдәм итү каралмаганмы? Почта бит ул социаль функция дә үти, шулай ук татар матбугатының 90 проценты почта аша таратыла, бу – татар матбугатына да кире суга», – дип сорады Рәмис Латыйпов.

Татарстан Рәисе, зур күләмдә булмаса да, федераль программа нигезендә почталарда ремонт баруын әйтте. Былтыр 14 булса, быел 30дан артык булган. Ул шулай ук бу проблемадан хәбәрдар булуын әйтте.

«Анда бик түбән хезмәт хакы, һәм эшне оештыру югары дәрәҗәдә түгел. Ул безне бик борчый, бу – федераль ведомство булса да, безнең республикада. Без аларга хатлар яздык. Нәрсә эшләп буласын уйлашырбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе «почтага мөнәсәбәт югары дәрәҗәдә булырга тиеш» дигән фикерен әйтте. «Элек почта махсус хезмәтләр дәрәҗәсендә булган – почта машиналары мигалка белән йөргән, аларны беренче чиратта уздырганнар. Почтага бөтенләй башкача караш булырга тиеш», – диде ул.

«Интертат» сайтына бәя

«Интертат» сайты 2023 елда 1,35 миллион уникаль укучы җыеп, Россия рекордлар реестрына керде. Ягъни, ул – татар телле сайтлар арасында иң күп укучысы булганы һәм шулай ук Россиядә милли телләрдә чыга торган сайтлар арасында да иң күп укылышлысы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов бу мәгълүматны журналистлар белән очрашу вакытында Рөстәм Миңнехановка җиткерде. Татарстан Рәисе бу рекордның нечкәлекләрен – ничек һәм нинди категорияләрдә ачыклануын сорашты, аннары: «Молодцы», – дип бәяләде.

«Татарча укучылар аз, татар телле сайтлар күп җыя алмый, 300 меңнән дә артык булмый, дигән фаразлар булган иде, безнең сайт 1 миллион 300 мең җыйды», – дигәч, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Ул – дошманнар сүзе, сез андыйларга игътибар итмәгез», – диде.

«Татар-информ» һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100