Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Министрның яшь кызларны бала табарга өндәвенә җавап: «Бу – хәерчеләрнең санын арттыру»

Күптән түгел Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядәге кызларга, мәктәп чорыннан ук, башта бала табарга, ә аннан гына белем алырга һәм карьера төзергә кирәклеген аңлатырга кирәклеген әйтте. «Интертат» хәбәрчесе хатын-кызлар белән сөйләшеп, мондый фикергә карата нинди карашта булуларын ачыклады.

news_top_970_100
Министрның яшь кызларны бала табарга өндәвенә җавап: «Бу – хәерчеләрнең санын арттыру»
https://ru.freepik.com

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәзерге хатын-кызларның укып бетергәч, карьера төзегәч кенә бала табарга теләүләрен тәнкыйтьләде. Аның сүзләренчә, киләчәктә күп кенә проблемалардан котылу өчен, мөмкин кадәр иртәрәк бала табуның мөһимлеген кызларга мәктәптә укыганда ук аңлатырга кирәк.

Министрның бу фикерен Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая да хуплады.

  • Статистика буенча, Россиядә беренче баласын тапкан аналарның уртача яше даими үсә. Хәзер бу – 28 яшь, 2030 елга ул 30 яшь булачак. 1960 елларда 20-24 яшь аралыгында кызларның яртысы кияүгә чыкса, хәзер күпчелек кызлар (28 процент) 25-30 яшь аралыгында чыга. 30-35 яшьтә – 16 процент, ә 60 елларда бу күрсәткеч 7 процент булган.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хатын-кызларның башта белем алып, карьера төзеп, аннан гына бала табу омтылышын «начар практика» дип атады. Аның фикеренчә, балага узуны кичектереп тору – бала таба алмауга һәм сәламәтлек белән бәйле башка проблемаларга китерә. Моннан тыш, өченче, дүртенче балаларны табу өчен вакыт кими.

«Җәмгыятьтә бөтенләй начар практика формалашкан: хатын-кыз башта белем алырга, карьера ясарга, аннан матди ягын тәэмин итәргә һәм соңыннан гына... бала табарга тиеш», – диде министр.

Бала табуны кичектереп торган хатын-кыз, киләчәктә әни булу проблемасыннан тыш, тагын бик күп гинекологик авыруларга дучар булырга мөмкин, диде ул. Баланы иртә табу бу авыруларның барлыкка килүенә профилактика булып тора, диде Мурашко.

Россиядәге кызларга, мәктәп чорыннан ук, башта бала табарга, ә аннан гына белем алырга һәм карьера төзергә кирәклеген аңлатырга кирәк. «Бу хәлне яңабаштан карарга кирәк. Бу – башкача аңлатылырга тиеш. Хатын-кыз баланы никадәр иртәрәк тапса, үзенең дә, баланың да сәламәтлегенә, һичьюгы – карьерасына да шулкадәр әйбәтрәк була», – дип йомгаклады министр. Бу турыда «Интертат» язган иде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Интертат» хәбәрчесе Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың «Кызлар мәктәпне тәмамлагач ук бала табу турында уйланырга тиеш» дигән сүзләре хатын-кызлар арасында нинди тәэсирләр уятканын белеште.

«Ник һаман хатын-кыз тиеш? Баланы бит хатын-кыз берүзе генә ясамый!»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина:

Дөресен генә әйткәндә, Мурашконың фикерләрен ишеткәч, мин шундый фикергә килдем: кайбер министрлар бөтенләй җирдә йөрми икән, каядыр башка планетада яши һәм бөтен кешеләрне нәкъ шундый ук аерым планетада дип күзаллый. Гади халыкның нинди акчага, нинди хәлдә яшәгәнен күрми, белми торган кеше генә, профильле министрлыкның җитәкчесе була торып, шундый мәгънәсез сүзләр сөйли ала.

Әйдәгез, кыз бала бөтенләй укып тормасын инде, элеккеге кебек, укымаган килеш, бала тапсын, өйдә утырсын.

Бу илдә мәктәпне тәмамлагач ук бала табып, акчасыз, ул баланы ничек үстерергә? Бу – турыдан-туры хәерчеләрнең санын арттыруга китерә торган фактор.

Бу темага багышлап, аерым пост та язганым бар. Россиядә шундый төшенчә бар. «Липкий пол» һәм «прозрачный потолок». «Липкий пол» – ул идәнгә ябышып, шәхес буларак үсә алмау. «Прозрачный потолок» – ул үзе күренми дә шикелле, ә чынлыкта исә ул бар һәм бик каты хатын-кызны карьера үсешендә тоткарлый.

Россиядә хатын-кызларга гомумән карьера төзү җиңел түгел. Чөнки бездә – патриархаль җәмгыять. Бу – начар дип әйтмим, ләкин хатын-кызга башка сорт итеп карау карьера төзегәндә дә бик каты сизелә.

Мисал өчен, бер үк эшләнгән эш өчен ир-ат 2-3 мәртәбә күбрәк акча алырга мөмкин. Ә хатын-кыз эшли бит инде ул болай да. Болай да эшли, тегеләй дә эшли. Акча түләмәсәң дә була. Хатын-кызларны эшкә алганда: менә син хәзер кияүгә чыгасың да, аннары бала табып, декретка китәсең. Аның белән хатын-кыз икенче сортлы эшчегә әйләнә, дигән сүз түгел.

Хатын-кызның хөкүмәт тарафыннан бирелә торган, декретта утыра торган вакыты бар. Ләкин иң кызыгы шунда: хатын-кыз декретта утырганда тулаем эш хакы алмый, нибары 20 процентын ала. Аннары шул аз акчага утырырга мәҗбүр. Күп кенә хатын-кызларның үзе белән шөгыльләнергә түгел, баласына гади подгузник, бала ризыгы, кирәк-яраклар алуга да акчасы җитми.

Министр сүзләренчә, хатын-кыз табарга тиеш. Ә алайса ир-ат нәрсә эшләргә тиеш? Ник үзенең шул нотыгында шуны санап үтми соң ул? Ник һаман хатын-кыз тиеш? Баланы бит хатын-кыз берүзе генә ясамый. Ул процесста ир-ат та катнаша бит. «Ир-атлар мәктәп бетерүгә югары белем алып, фәлән хәтле акча эшләргә тиеш», – дисә, мин аңлар идем. Ә бездә һәрвакыт хатын-кыз гына тиеш. Алай була алмый.

Бүгенге көндә табиблар да әйтә: «Европада, шул исәптән Россиядә дә, хатын-кызның бала табу яше үсә. Бу – куркыныч нәрсә түгел. Бүгенге көндә медицина өлкәсендә күрсәтелә торган ярдәм һәм мөмкинлекләр күпкә зуррак. Элек контрацепция дә ул кадәр дәрәҗәдә түгел иде. Балалар үлеме дә югары дәрәҗәдә булган. Шуңа күрә аналар «картайган көнемдә ярдәмчем булыр» дип тапкан. Ә хәзер бит алай түгел.

Гомумән алганда, абсурд фикер дип саныйм. Миңа калса, федераль дәрәҗәдәге министрлар мондый ялгыш фикерләрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиеш түгел. Хатын-кызны гына гаепле итеп калдыру да дөрес түгел. Репродуктив системасы картаю яки башка сәбәпләр аркасында бала таба алмыйлар икән, медицинаны күтәрегез, таба алырлык итеп ясагыз. Йә булмаса шул ук хатын-кызларга бала табу өчен стимуллаштыру мөмкинлекләрен уйлагыз.

Хатын-кызлар баласы 1,5 яшькә кадәр генә декретта утыра. Ә аннары балалар бакчасын алырга чират басып тора. Яшерен-батырын түгел, мәктәпкә дә, югары уку йортларына да акча түләп кертергә кирәк. Ә хөкүмәт балага нәрсә тиеш? Ир-ат бала да тапмый, сәламәтлеге дә бетми, акча да эшли ала. Рәхәт. «Син бала карарга китәсең», – дип, аны бармак янап эшкә дә алмыйча калмыйлар.

Мәгънәсез, абсурд фикер бу Мурашко тарафыннан әйтелгән сүзләр!

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова:

Барыбер һәрбер кеше үзенчә яши, беркемне дә тыңламый. Кемдер шулай уйлый, кемдер икенче төрле. Минемчә, һәрбер кешегә дә укырга кирәк. Чөнки укымаган кеше ул барыбер икенче төрле була. Надан булырга кирәкми, ярамый. Параллель рәвештә гаилә турында да уйланасың. Хатын-кыз гаилә кору турында уйлый бит инде ул.

«Әле мәктәпне тәмамлагач ук кыз бала өлгергән, дигән сүз түгел»

«Шәһри Казан» журналисты Алсу Мансурова:

Бу – һәркемнең үз эше. Без шундый тормышта яшибез: хәзер бик күп кызыклы әйберләр, мөмкинлекләр бар. Хатын-кызлар ир-атлар тирәсендә генә әйләнми. Өйдә генә утырмый. Әле бөтенләй рольләре белән алмаштылар. Алдан яшәү дәвамлыгы кыска булган, шуңа күрә барысы да бала табарга ашыккан. Әле күп иттереп. Өстәвенә, бөтен бала да исән калмаган. Шуңа күрә кызларны иртә кияүгә биргәннәр, бала таптырганнар.

Әле мәктәпне тәмамлагач ук кыз бала өлгергән, дигән сүз түгел. 23 яшькә кадәр кызның күрем килү циклы да нормальләшмәгән булырга мөмкин.

24-26 яшьлекләр дә сәламәт бала тапмаска мөмкиннәр, чөнки алар, яшьлегенә сылтап, сәламәтлеген тикшертми, ана булырга берничек тә әзерләнми.

Аннары иртә бала табып, балаларны кайда алып кайтырга? Әти-әниләр янынамы? Ул баланы кызның ата-анасы тәрбияләргә тиешме? Кем булып үсәчәк алар? Акчасыз баланы укытып та булмый. Кыз әле үзе дә тормыш күрмәгән, эшләп карамаган була. Ничек ул үз баласына социальләшергә булыша алачак, әгәр ул үзе дә зур тормышка әзер түгел?

Һәр кешенең үз сайлау юлы. Тели икән, 15 яшьтә тапсыннар. Ә бала табуны мәҗбүри дип санау, «Табарга кирәк!» дип кычкырып йөрү – ул сафсата!

Менә шундый иртә бала табучылар арасында когнитив функцияләрсез хатыннар барлыкка килә. Нәкъ менә алар башкаларны ничек дөрес яшәргә кирәклегенә өйрәтеп маташа. Андый вакытлар үтте инде. Ничек яшәргә кирәклеген өйрәтергә кирәк түгел. Ярар, 30 яшькә кадәр бала табарга хәерлерәктер. Тик организмнар төрле.

Үзешчән, бер бала әнисе Гөлгенә Сөләйманова:

Минем уйлавымча, һәрнәрсәнең үз вакыты. Карьераны кайчан да төзергә була. Ә бала табарга соңга калырга мөмкин. Мин 20 яшьтә таптым баламны. Ана хәзер 4 яшь. Берүзем баламны тәрбиялим. Ул садикка йөри, мин параллель рәвештә карьера ясыйм. Миңа хәзер 25 яшь, балам бар һәм киләчәктә карьерам да булачак, дип өметләнәм. Тырышсаң, барына да өлгереп була.

Аш-су блогеры Миләүшә Фәрхетдинова:

Мин министрның сүзләре белән килешеп бетмим. Чөнки иртә кияүгә чыгып, бала табып, аерылучылар күп.

«Көчле конкуренция чагында балалы булып калу хәерле»

Блогер, «Сөембикә» журналы хәбәрчесе Фагыйлә Шакирова:

Әгәр хатын-кыз баланы иртә тапса, аңа әти-әнисе, әби-бабасы тәрбияләргә булышса, иртәрәк табып калу хәерле, дип уйлыйм. Карьера төзегәч, егетләр дә калмаска мөмкин.

Минем дә шундый дусларым бар. Фатир да, эш тә, байлыклары да бар, ә егетләр калмый. Кызыма да әйтәм: «Кызым, кияүгә иртә чыгарга кирәк», – дим. Алайса борын күтәреп йөриләр дә, аннары егетләрен чүпләп бетерәләр.

Шуңа күрә министрның сүзендә аз гына булса да дөреслек бар. Карьера төзегәч, сәламәтлек аркасында да бала таба алмыйлар. Хәзер экологиясе дә начар. Әти-әни, әби-бабай исән булганда бала табасың да, аннары карьера төзи башлыйсың. Дөрес, проблемалар бар инде. Торак, акча мәсьәләсе. Әмма проблема бетми. Ә яшьли бала табып калган очракта, бала да сәламәт була, үзең дә сәламәт. Шуңа күрә карьера төзер алдыннан бала табып калыгыз. 1-2 бала тапсаң, хөкүмәт тә ярдәм итә. Субсидияләр дә бар. Хәзер бит инде икенче баланы тапкач, акча да бирәләр.

Үзең яшь булганда балаңны урнаштырып та каласың. Ә син карьера төзегәннән соң, ирең яшьрәк хатын-кыз табарга мөмкин. Көчле конкуренция чагында балалы булып калу хәерле.

Журналист Рәйсә Борһаниева:

Җир шарында яшәүче һәр кешенең язмышы төрле. Бер үк сценарий буенча барырга тиеш түгел. Мондый сүзләрне ир-ат кына әйтә аладыр ул. Ничә яшьтә дә табарга була, дип саныйм. Баласыз яшәү дә фаҗига түгел. Бала табу өчен психологик яктан өлгерү кирәк, ә яшь һәм финансларга бәйле рәвештә түгел. Төп шарт шушы дип саныйм. «Министр әйтте!» – дип кенә һәркем тиң ярын да алай тиз таба алмый бит әле ул.

Юрист Миләүшә Төхвәтуллина:

Әлбәттә, бу сүзләр белән килешмим. Һәр кеше шәхес буларак формалашкач кына, тормышта нинди приоритетлар куярга кирәк икәнен аңлый башлый. Дөрес тәрбия бирер өчен, ул үз фикере белән үсәргә тиеш. «Мать-одиночка» феномены кирәк булса, бала табарга ашыгырга була. Кызганычка, безне кыса башладылар. Имеш, шәхси үсешнең хөкүмәтнең ресурсына караганда бер кирәге юк.

«Мин баламны бернинди карьерага да алмаштырмас идем»

«Китап» радиосында тапшырулар мөхәррире, журналист һәм шагыйрә Гөлинә Шәйхи:

Ә мин министрның сүзләре белән күпмедер дәрәҗәдә килешәм. Хатын-кызның төп миссиясе, ни дисәк тә, кемгәдер яңа тормыш бүләк итүдә. Карьера дип, гаиләне икенче планга күчерүне ахмаклык дип саныйм. Эш ул бүген бар, ә сабыеңа тормыш бүләк итеп, аның беренче адымнарын, «әннә» дип теле ачылганын күрүдән дә зуррак бәхет юктыр, миңа калса.

«Ялкын» журналы сайтыннан

Дөрес, хәзер күпчелек кызлар шәхес булып формалашып, карьера төзегәч кенә бу хакта уйлана башлый. Бәлки, мин дә әле шулар рәтендәдер. Әмма мин баламны бернинди карьерага да алмаштырмас идем.

Хатын-кыз организмы барыбер картая. Бала табу шәхес буларак формалашуга комачау итә дип уйламыйм. Бүгенге көндә декрет ялында утырган әниләр безгә караганда күбрәк тә акча эшлиләр әле алар. Офиска ябышып ята торган заман түгел бит инде хәзер. Бар мәгълүмат кул астында. Теләгән кешегә эш җитәрлек.

Әмма «мәктәпне тәмамлагач ук бала турында уйлана башларга кирәк» дигән фикере белән килешмим. Хатын-кыз барыбер югары белем алып, дөньяны аңлап, приоритетларны дөрес куя белергә тиеш.

«Министр белән килешәм»

Акушер-гинеколог, репродуктолог Айнара Абитова:

Министрның сүзләре белән килешәм, бу дөрестән дә шулай. Хатын-кызлар хәзер башта карьера, акча эшләү, фатир алу мәсьәләләре белән мәшгуль. Ә бала табу икенче планга күчә. Ә менә балага узу вакыты җиткәч, проблемалар барлыкка килә. Җенси күзәнәкләр әзәя, начарлана. Аннары күпчелек хатын-кызлар балага уза алмыйча аптырый. Әгәр хатын-кыз карьера ясауны максат итеп куйган икән, аңа яшьли күзәнәкләрне туңдырырга киңәш итәм.

Хәзерге вакытта кеше бик күп стресс кичерә. Кемдер квартира алу турында хыяллана, кемдер машинага акча җыя. Шул рәвешле, гаилә кору икенче планга күчә. Вакыт барган саен организм картая. Шуңа күрә хатын-кызның җенси күзәнәкләре үзгәреш кичерә. Яшь кызларга бала табу күпкә җиңелрәк һәм сәламәт бала табу мөмкинлеге күбрәк. Ә 35 яшьтән олырак хатын-кызларның – киресенчә. Мәсәлән, бала Даун синдромы, аутизм белән тууы ихтимал. Проблема булса, йөклелек үзе өзелә яки өздерергә туры килә. Бу хәлне булдырмас өчен, 35 яшькә кадәрге хатын-кызларга җенси күзәнәкләрен туңдырырга тәкъдим итәбез. Безгә сәламәт күкәй күзәнәкләре кирәк. Хатыннар аннары, курыкмыйча, карьерасын да төзи ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100