Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ковид чорында безне әйдәп барган лидер»: Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат

Бүген иртән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның вафат булуы турында хәбәр килде. «Интертат» аны белгән кешеләр белән сөйләште.

news_top_970_100
«Ковид чорында безне әйдәп барган лидер»: Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат
Владимир Васильев

Марат Садыйковның 2 көн элек кенә туган көне иде – министрга 53 яшь тулды. Ә бүген иртүк исә ул яңа көнне каршылый да алмый кала – йөрәге тотып, яткан урынында ук вафат була.

Марат Садыйков министр булган чор Сәламәтлек саклау министрлыгының иң кыен чоры булгандыр. 2020 елда ковид пандемиясе башланды, яңа инфекцион хастаханә ачу, хастаханәләрдә инфекцион бүлекләр булдыру, табибларны переквалификацияләү, вакцинация аның чорына туры килде. Шулай ук махсус хәрби операция башлану да аның җилкәсенә төште. Шуңа да карамастан, республикада яңа хастаханәләр төзелеше тукталмады, әйтик, Чаллыда онкология үзәге ачылды. Болар барысы да – санкцияләр кертелү сәбәпле, җиһазлар, дарулар кертелү чикләнгән чорда булды.

Шагыйрә һәм язучы Гөлнур Айзатуллова (Гөлнур Айзат) – Марат Наил улының якташы. Ул, үз аккаунтында, Марат Садыйковны туган көне белән котлап, шигырь дә язып куйган булган. 27 гыйнвар көнне министрның туган көне иде. Табиб 7нче хастаханә баш табибы булып эшләгәндә, аның тормыш иптәшен – элекке Буа районы башлыгы Азат Айзатулловны да дәвалаган. Гөлнур ханым табибка гомер буе рәхмәтле булуын язган.

«Ирем белән 7нче хастаханәдә дәваланганда, без Сезнең гаять дәрәҗәдә белемле, авыруларга игътибарлы, кайгыртучан шәхес, үз эшегезнең остасы булуыгызны күрдек», – дип язган ул.

«Һәр авыруның хәлен белеп, кулын кысып чыга иде»

Гөлнур ханымның үзе белән элемтәгә кердек.

Минем ирем инде 7нче ел параличланган хәлдә. Без аның белән гел 7нче хастаханәдә ята идек. Ул вакытта баш табиб Марат Наилевич иде. Ул авыруларга бик игътибарлы булды. Палатага кереп, һәр авыруның хәлен белеп, кулын кысып чыга иде. Нәрсәләр җитми, кирәкле процедуралар вакытында үткәреләме, алга китеш бармы, дип һәр кешедән сорашып чыга иде. Бик гади, кешелекле ярдәмчел булды. Ирем белән иртәдән бирле аның турында сөйләшәбез. Сөйләшәбез дип... ул сөйләшә алмый. Мин сөйлим, ә ул башын кагып утыра. Бик авыр хәбәр булды. Ул үз эшенең остасы иде. Марат Наилевич медицина тармагын үстерүгә бик зур өлеш кертте. Бик күп хастаханәләр ачылды, коронавирус вакытында күпме эш башкарылды.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Министр булса да, ул һәрвакыт гади булып калды. Урамда очратып, сорау биргән кешене дә җавапсыз калдырмый, бик җаваплы кеше иде. Барысын да уйлап эшли торган шәхес булды. Ул чыннан да сәламәтлек сагында торды. Күп көч куйды, – дип сөйләде ул. 

Шагыйрә министрның табиблар нәселеннән булуын да искә алды. Аның әтисе Наил Садыйков – Россия Федерациясенең атказанган табибы. 1989-2003 елларда ул сәламәтлек саклау министры урынбасары булып эшләгән. 

Наил Садыйков

Фото: © https://minzdrav.tatarstan.ru/

Әтисе Наил Сәлахович Клячкин хастаханәсендә Габдулла Тукай вафат булган бүлмәдә музей ясауга бик күп көч куйды. Олы яшьтә булса да, медицина хезмәткәрләрен бәйрәмнәр, туган көннәре, юбилейлар белән һәрвакыт котлап тора. Кешелеклелек, гади халыкның тормышын кайгыртып яшәү нәселдән килә, дип уйлыйм.  Буа халкы алар турында яхшы сүзләр генә әйтә ала, – дип сөйләде ул.

«Әти-әнисен хөрмәт итеп яшәде»

Марат Садыйковның әтисе Наил әфәнденең якын дусты Агаджан Вердиев аның тырыш, максатчан булуы турында сөйләде. Ул Наил Садыйков белән бергә укыган, инде 60 ел дус булып яшиләр. Мин шалтыратканда, ул яңа гына Садыйковлардан кайткан иде.

Маратның әтисе белән бергә укыдык, бер оркестрда уйнадык. Шул вакыттан аерылмадык. Маратның үзе белән бик еш аралашмасам да, тормыш юлын беләм. Берничә тапкыр аңа мөрәҗәгать иткәнем дә булды, ул миңа ярдәм итте. Әтисе аның турында һәрвакыт «тырыша» дип әйтә иде. Бик әйбәт егет иде. Тырыш, максатчан, дөрес фикер йөртә торган, ачык кеше иде. Әти-әнисен хөрмәт итеп яшәде. Бик кызганыч. Әти-әнисенә бик авыр. Баланы югалту бит ул… – дип сөйләде ул.

Агаджан Вердиев Дагыстаннан 1963 елда Татарстанга укырга килгән булган. 1нче поликлиниканың баш табибы булып эшләгән.

«Ковид пандемиясенең иң авыр чорында безне җитәкләп барган лидер»

Хезмәттәшләре Марат Садыйковның коронавирус чорындагы эшчәнлеген искә алды. Пандемия чоры медицина тармагы өчен бер сынау булган иде.

Табиб-педиатр, доцент Илдус Лотфуллин аның чын лидер булуын әйтте.

«Марат Наилевич – ковид пандемиясенең иң авыр чорында безне җитәкләп барган лидер ул. Шундый авыр вакытта кешеләрне әйдәп бару, оптимизм өстәү җиңел түгел. Марат әфәнде «башкаларга яктырту өчен үзем янам» принцибы белән эшләде. Гаиләсенең, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашам», – дип сөйләде ул. 

Балалар пульмонологы Илнур Закиров, Марат Садыйков тырышлыгы белән берничә балалар үзәге эшләп китте, диде. 

Мин аның липидология тармагындагы эшчәнлеген бик әһәмиятле дип саныйм. Ул олыларда һәм балаларда йөрәк-кан системасы чирләрен профилактикалауны кертте. Матдәләр алмашы белән бәйле авырулар бала вакытта ук барлыкка килә. Олырак яшьтә инфаркт, инсульт формасында үзен күрсәтә. Яшь вакытта организмны тикшерү, профилактика үткәрү, кешенең яшәү рәвешен үзгәртү бик мөһим. Ул холестеринның нәселдән күчү сәбәпләрен дә өйрәнде.  

Фото: © «Татар-информ» архивы

Марат Наилевич безгә ковид вакытында бик ярдәм итте. Өч ел элек – ковид башланганда бик авыр иде, без ничек эшләргә, ничек дәваларга белмәдек. Ул вакытта бик күп эш башкарды. Хастаханәләр ачылды.

Өченчедән, Казанда яңа заманча балалар хастаханәсе кирәк. ДРКБ бар, әмма тагын бер кирәк иде. Эшләр башланды, проектлар эшләнде, әмма әлегә эш күп. Бу эшне башлаучы булып та истә калыр ул, – дип сөйләде балалар табибы.

«Минем өчен Марат Наил улы чын дус һәм фикердәш булды»

Башкортстанның «Йәшлек» газетасы сайты Башкортстан республикасы хакимияте җитәкчесе Максим Забелинның (иск. – 2018-2022 елда Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры булган) кайгы уртаклашуын яза. 

«Марат Наил улы белән без күп очраштык. Медицина темаларына аралаштык, еш кына шалтыратышып, Россия һәм төбәкләрнең сәламәтлек саклау системасы хакында сөйләшә идек. Минем өчен Марат Наил улы чын дус һәм фикердәш булды. Бу хәбәр тетрәндерде. Якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашам», – дип язган ул. 

Фото: © Владимир Васильев

«Яшь ир-атның, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның үлеме – беренче чиратта, гаиләсе, икенчедән бөтен Татарстан өчен зур югалту», – диде Роспотребнадзор җитәкчесе Мария Патяшина «Татар-информ»га.

«Ул исеме зур хәрефтән язылган табиб иде. Ул кечкенә генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, вакыт таба, кешегә кушмый, чын күңелдән ярдәм итә иде. Ул искиткеч ир һәм балалары турында яратып сөйли торган әти булды. Аның өчен иң мөһиме гаилә иде. Без аны бик нык хөрмәт иттек һәм һәрвакыт истә тотарбыз», – диде Марина Патяшина.

Марат Садыйков 2019 елда сайлау участогына гаиләсе белән килде һәм «Безнең шундый традиция – якшәмбене бергә уздырабыз», – дип сөйләгән иде.

2019 елда сайлау участогында төшерелгән фото. Министр гаиләсе белән. «Бердәм Россия» партиясе сайтыннан

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу мәрасиме Казанда Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, 35нче бина) узачак. 

Чараны иртәнге 8.00 сәгатьтә башлау планлаштырылган. Гражданнар өчен хушлашу вакыты 10.00 сәгатьтә башлана. Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.

Марат Садыйковның туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. 

  • Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган.
  • Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышы депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышы депутаты булып сайланган (2014–2018).
  • 1996 елдан – 18нче хастаханәнең баш табибы урынбасары. 2000 елдан – онкология диспансеры, 2008 елдан – 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы.
  • 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшләде.
Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Авыр туфрагы жинел урыны жэннэт турлэрендэ булсын туганнарына Аллахы тэгэлэ сабырлык бирсен.Теге доньягад а яхшы кешелэр кирэк.
  • 30 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Башка тэбэклэрдэ, ковидтан,хэр кэн улеклэр саны арта барганда без сорый идек уэебезнен белгечлэрдэн "Ник Татарстанда улмилэр,э бездэ улэлэр!-дип.Елыйсы килэ шундый югалтулардан...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100