Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңгол Галиев: «83нче яшемдә мине тыңларга халык килгән икән, димәк, мин әле кирәк!»

26 октябрь көнне «Сәйдәш» концертлар залында Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевның «Шифалы моң» дип исемләнгән концерты үтте. «Интертат» журналисты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Миңгол Галиев: «83нче яшемдә мине тыңларга халык килгән икән, димәк, мин әле кирәк!»
Салават Камалетдинов

Халык артисты Миңгол Галиев концерты Казан шәһәре «Фантазия» кызлар джаз-оркестры (җитәкчесе – Алсу Галиева) белән берлектә оештырылган. Чараны танылган конферансье, язучы Алмаз Хәмзин алып барды.

Концертны «Татар-информ» онлайн күрсәтте.

Залда башлыча урта һәм өлкән буын урын алган, яшьләр юк диярлек, монысы кызганыч. Димәк, яшьләр классик музыкадан ераграк тора.

Килүчеләр – Миңгол абыйны яратып тыңлаган тамашачылары, аның укучылары, күп еллар бергә эшләгән коллегалары. Алар арасында танылган композитор Сара Садыйкованың кызы, бүген аның мирасын саклаучы Әлфия Айдарская да бар иде.

Концертта асылда классик җырлар һәм татар халык җырлары яңгырады. Сәхнәгә рәхмәт белдерергә менгән берничә тамашачыдан: «Сикереп йөрүче, җыен моңсыз җырлаучы инде туйдырган иде, бу концерт – күңел белән ял итү», – дигән фикер яңгырады. Бу –дөрестән дә шулай! Миңгол Галиев инде онытылып барган «Динар тавы», «Җиңүчегә», «Мандолина», «Идел вальсы», «Канкай улы Бәхтияр», «Зәңгәр күзләр» кебек җырларны башкарды. Алар үзгәртелеп, заманча яңгырашта түгел, нәкъ менә традицион, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин язып калдырган көйләрдә яңгырадылар. Җырны башкару алдыннан шигырь һәм көй авторларын әйтү дә күңелгә бик ятышлы, мөһим фактор булып тора.

Сәхнәгә бер-бер артлы Миңгол абыйга чәчәкләр, бүләкләр тотып рәхмәт белдерүчеләр агылып торды. «Нинди көнең соң бу синең, юбилей дә түгел бит. Безнең халык артистларга хөрмәт, игътибар күрсәтүгә бик юмарт инде», – дип киная белән елмаеп куйды Алмаз Хәмзин.

Миңгол абыйга – Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, төрле елларда Казан Федераль университеты белән берлектә музыка белгечләре әзерләргә зур ярдәм күрсәтүе өчен, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук Миңгол Галиев ЮНЕСКОның халыкара бүләге – алтын «Шәфкатьлелек» медале белән бүләкләнде. Медальне иясенә тарих фәннәре докторы, профессор, халыкара «Европа – Азия» академиясе президенты Энгель Таһиров җиткерде.

Шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпованың чыгышы тамашачыда зур тәэсир калдырды:

«Бүген Миңгол абыебыз шушы яшендә сәхнә тота, мондый шәхесләрне бөек халык кына тудыра ала, шушыны онытмасак иде! Үзебез дә, халкыбыз да аның кадерен белсәк иде. Быел аңа Тукайны бирергә бик вакыт! Бу ялгышны төзәтергә кирәк, чөнки үкенергә мөмкинбез аннары, безнең инде андый үкенечләр бик күп! Миңгол абыйның тагын бер шундый зур, матур бәйрәменә килергә насыйп булсын! Әгәр Миңгол абый булмаса, аны инде тудырырга кирәк булачак иде, чөнки безнең халык Миңголсыз була алмый!»

Концертта җырчының шәкертләре дә бик матур, үзенчәлекле чыгышлар ясадылар. Алар арасында – Альбина Кармышева, Динар Шәймарданов, Рөстәм Егоров һәм тамашачыларны таң калдырган Алим Бикмуллин. Алим – 13 яшьлек бик үзенчәлекле егет, аның тумыштан күзе күрми, шуңа да карамастан, ул җырларга өйрәнә, бик теләп, концертларда чыгыш ясый. Бәйрәмдә ул «Шөкер итеп яшик» җырын башкарды.

Концертны Алмаз Хәмзин: «Миңгол Галиев татарда булды, булачак һәм мәңге калачак!» – дигән фикер белән тәмамлады. Дөрестән дә, татар халкында Миңгол Галиев – үз юлын булдырган, үзеннән соң олы мирас калдырган бөек шәхес!

Концерттан соң, Миңгол абый белән әңгәмә корып алдык.

– Миңгол абый, хәлләрегез ничек?

– Аллаһка шөкер, әле һәрвакытта төрле чараларга чакырып торалар, мине шул яшәтә күрәсең. Дөньяга кирәк булуым яшәтә. Менә әле Минеральные Водыларга, Пятигорскига бардык, Мәгариф министрлыгы алып барды. Шушы көннәрдә генә Сара Садыйковага багышланган фестивальдә булдым, бүген инде монда концерт куям! 83 нче яшемдә минем җырлаганны халык тыңларга килгән икән, димәк, мин әле кирәк, әле яшим!

– Бүгенге татар эстрадасы белән танышып барасызмы?

– Бүген татар эстрадасының шоуга гына әйләнеп баруы борчый мине. Тәрбияви буларак татар моңын саклап, татар моңының үзенчәлекләрен белеп җырласак иде. Безнең композиторлар әсәрләре булсынмы, халык җырлары булсынмы – аны матур итеп башкара белү кирәк. Үзгәртеп, заманча «шырды-бырды»га борырга ярамый, бу – бик куркыныч әйбер. Халык моңнарын саклау, дуслыкны ныгыту өчен, һәр милләтнең үзенең ягымлы моңы булырга тиеш. Рухи тәрбия өлкәсендә моңга, шифалы тәрбиягә лаеклы, кеше күңелләренә җылылык бирә торган моңнан башка юньле киләчәк була алмый, «сикерә-сикерә» упкынга бару булмасын.

– Татар җырчыларыннан кемнәрне тыңлыйсыз?

– Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллинны тыңлыйм. Алар әйбәт үстеләр, миңа бик ошый. Үсеп килә торганнардан да булыр. Мин әйтәм, әгәр җырчы халыкка танылып, халыкның хөрмәтенә лаек булды икән, ул инде халыкка яраклашу өчен тырышырга кирәк түгел, халыкны тәрбияләү юлына күчәргә тиеш. Хәзер, халык ярата дип, җырчы теләсә нәрсә эшләп йөри сәхнәдә, чыгып, менә мин тавыш күрсәтәм, сикереп күрсәтәм, күлмәк алыштырам дип түгел, үзенең моңы белән халыкны тәрбияләргә тиеш, дип уйлыйм.

– Сезнең фонограммага җырлаганыгыз булдымы?

– Бездә инде минусовка, плюсовка дигән әйбер бар, плюсовка ул – җырлаганда авыз ачып тору. Мин үзем, авыз ачып тору түгел, минусовкага да җырларга яратмыйм. Оркестр булганда рәхәт, без өлкән буын шулай күнеккән инде. Мин андый әйберләрне күз алдына китерә алмыйм. Минемчә, кеше үз тавышы белән җырларга тиеш.

– Яшегезгә карамый чараларда еш күренәсез, шулай йөрергә авыр түгелме?

– Менә басып торам бит әле, ятмыйм, димәк, йөрим. Күпме кешеләребез китте, миннән яшьләр китте, миңа Аллаһы Тәгалә шундый гомер биргән. Мин сугыш вакытында туганмын, мине исән калыр дип уйламаганнар. Кешегә охшамаган идең, ничекләр үсәрсең инде, дип әйтә иделәр. Тормыш юлымда очраган яхшы кешеләр мине кеше итте.

– Бүгенге көндә кемнәрне укытасыз?

– Балалар белән дә, олылар белән дә эшлим. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларыннан киләләр, мин барысына да булышырга тырышам. Иң өлкән укучым – Зөлхәбирә апа, заводта эшләгән, ул 94нче яшендә. 3 - 4 яшлек балалар киләләр. Бик акыллылар, мин аларга елмаеп карыйм, мине үз итәләр. Кешегә ничә яшь булмасын, күкрәктә сабый бала яши, ә сабый бала һәрвакыт наз сорый. Нинди генә булса да, ачулы кешеләр дә булгалый, мин аларга барыбер җылылык телим. Һаман кешеләр белән дус, әлегә, яшәгәндә, кешеләр белән аралашып яшәсәм иде.

– Сездә кайчандыр депутат булу теләге дә булган. Нишләп бу теләгегез тормышка ашмый калды?

– Аны алай теләк дип әйтеп тә булмый инде, һәрвакыт татар иҗтимагый үзәгендә булдым, әйткән иделәр, син – педагог кеше, депутатлар арасында синең кебек мөгаллимнәр дә булсын, дип, тәкъдим иттеләр 2 тапкыр. Ләкин мине пропагандалаулар булмады, «тиешле» кешеләрне пропагандаладылар инде. Барыбер берсендә 7 кешедән икенче булып калган идем.

Мин җыр сәләте белән халыкка хезмәт итү юлында. Бүген – тарихи вакыйга. Килерме икән кеше, дигән идем, килгәннәр бит! Туганнары кебек карыйлар миңа, шуңа күрә мин бәхетле, юлымда яхшы кешеләр очрады. Үземнең дә хыялым шундый иде – эх, шундый кеше булсаң иде, бер күрешсәләр синең белән, тагын күрешәселәре килсен иде, дип. Ул – бик зур хыял, шуңа күрә, мөмкин булганча, кешеләргә яхшылык эшләргә тырышам.

– Тормыш иптәшегез Фәния апа белән ничә ел бергә?

– Без гомер буе бергә инде, бер мәктәптә укыдык, бер колхоздан. 9нчы сыйныфта укыганда, бернинди режиссерсыз, авылда спектакль куйдык. Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» спектакльендә Лалә белән Шәрәфне уйнаган идек. Роль бирделәр дә, Фәния, җырлый белмим, ди, шулай өйрәттем инде. Бергә укып чыктык, һәрвакыт бергә идек, хәзер инде 55 ел бергә яшибез.

– Шулай озак еллар бергә яшәүнең сере нәрсәдә?

– Һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк, үзеңнең кирәгеңне белеп яшәргә кирәк. Дөньяга кирәк булу кирәк. Бу дөньяга кирәгеңне белсәң, ул үзе тарта, шулай яшәтә. Минем яратып әйтә торган сүзләрем бар:

«Гомерем буе мин сиңа бурычлы, туган җир,

И Ходаем, исән чакта, җирдә изгелек кылырга ярдәмең бир».

– Бүгенге көндә нәрсә турында булса да хыялланасызмы?

– Иң зур хыялым – Тукай күзаллаганча, үзебезнең мәктәбебезне булдыру һәм шул мәктәп аша дөньяга танылу. Тукай аптырап әйткән булган: «Буламы икәнни ул, авызны зур ачмыйча җырлап?» – дип. Була икән, мине бит халык күрә, карый. Кара, авызын ачмый бит ул, диләр. Япониядә чыгыш ясадык, шул концертта залдан сорау бирделәр: «Сез авызыгызны да ачмыйсыз кебек, тавышыгыз бик моңлы, яңгырап чыга», – дип. Шуннан шатландым мин, кара, болар мине аңлаганнар бит, дип. Тукайны искә төшереп әйттем: «Татар халкында җырның барлык моңын, мәгънәсен тамашачыга җиткерү өчен, авызны зур итеп ачып җырлау мөһим түгел, җыр күңел түреннән чыгу мөһим!»

– Рәхмәт, Миңгол абый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100