Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«MINGAZOV» кавер-төркеме концерты: «Халык төрлечә уйларга мөмкин, әмма бу – телне саклау»

13 февраль көнне Казан «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «MINGAZOV» беренче татар кавер-төркеменең тәүге диско-концерты үтте. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«MINGAZOV» кавер-төркеме концерты: «Халык төрлечә уйларга мөмкин, әмма бу – телне саклау»
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

«MINGAZOV» – татар эстрадасында беренче һәм әлегә бердәнбер кавер-төркем. Алар популяр татар җырларына яңа сулыш өреп, аларны яңача яңгырашта башкара. Төркем оешуга быел 6 ел, моңарчы алар төрле клублар, туй, юбилейларда чыгыш ясау белән генә чикләнгән, бу – зур масштаблы беренче һәм бик үзенчәлекле диско-концерт. Тамашачы гадәти концертлардагы кебек утырып кына тормый, тамаша залының яртысы бию кыры (танцпол) итеп эшләнелгән, бу – яшьләр өчен. Амфитеатр һәм балкон урыннары гадәттәгечә калган, анда биергә теләмәүчеләр утыра.

Афишаларда концерт башлану вакыты 18.30 дип билгеләнгән булса да, концерт 19.00 сәгатьтә генә башланып китте. Аңа кадәр тамашачыларның «Пирамида» фойесында фотокабинка форматында ясалган җайланмада фотога төшү мөмкинлеге бар иде. Шулай ук, концерт башланыр алдыннан лотерея билетлары өләшенде, аның бүләкләрен Ильяс Минһаҗев үзе концерт вакытында уйнатты.

Концерт иганәче булган компанияләрнең видеоязмаларын карау белән башланып китте. Алар арасында – каш ясату салоны, кием-салым кибете, өйләр сату компаниясе һәм Кукмара савыт-саба заводы. Шуннан соң тагын бер чираттагы реклама дип карала торган видео кабынды. Ләкин анысы концертны башлау өчен яздырылган ролик булып чыкты. Хәзер күп җырчылар алдан яздырып куйган видеолар белән файдалана. Әлеге төркем дә читтә калмаган, анда кечкенә Ильяс рәсем ясап утырганда Илһам Шакировның «Идел буе каеннары»н җырлый, ә әти-әнисе дуслары белән чәй артында гапләшеп утыра. Шуннан соң алар нәни Ильясны үзләре янына чакырып: «Илһам Шакировның җырларын беләсеңме?» – дип сорый. Малай: «Әлбәттә, беләм», – дип җавап кайтара.

– Ә Хәния Фәрхинекен?

– Беләм.

– Салават абыйныкын?

– Сорап торасыз, әлбәттә, беләм, – ди нәни егет һәм Салаватның «Уфтанма» җырын җырлый башлый. Кушымтадан соң барлык тамашачылар да аңарга кушылды. Мин инде «Концертны башлауны бигрәк кызык, гадәти булмаган итеп эшләгәннәр» дип уйлап куйган идем, кинәт видео өзелде һәм башка таныш булмаган көй яңгырый башлады. Егетләр концертта Салават Фәтхетдиновның җырларын да башкардылар, ләкин соңрак. Ә концерт аларның үз авторлыгында булган «Һәр кешенең үз бәхете» җыры белән башланып китте.

«MINGAZOV» кавер-төркем дип саналса да, бүген аларның үз авторлыгында булган 4 җыры бар. «Алга таба да үзебезнең җырларны яздыруны дәвам итәчәкбез» – диде, төркемнең солисты Ильяс Минһаҗев. Шуннан соң Гамил Әсхәдулла иҗат иткән «Миңа син генә кирәк» җыры яңгырады. Җыр башланыр алдыннан экранда көй, текст авторлары күренеп алды. Минемчә, бу – һәр концертта булырга тиешле күренеш, ләкин, кызганыч, әлеге концертта һәр җырның да авторлары күрсәтелмәде. Төгәлрәк әйтсәк, кайбер җырларда алар күрсәтелде, ә кайберләрендә – юк. Кайбер җырларның беренче кем башкаруында яңгыравы да әйтелмәде. Дөрес, башкарылган җырлар барысы да популяр, аларны башкаручыларны да тамашачы күптән белә, бу җырларны ярата һәм кушылып җырлый. Ләкин, бу – күпмедер рәвештә авторларга хөрмәт күрсәтү дип тә кабул ителәдер.

Берничә җыр җырлагач, Ильяс Минһаҗев «MINGAZOV» кавер-төркеменең составы белән таныштырды: «Тимур Сапаров – барабанда, Рүзәл Зиатдинов – баянда, Денис Кузьмин – гитарада. Ә бергә без – «MINGAZOV» BAND», – диде ул, «текә» генә иттереп. «Band» – ул татарча «төркем» дигән сүз була инде.

«Адашкан Айдар Галимов маҗаралары»

«Син – минем җанымның яртысы» җыры яңгырый башлаган иде, сәхнәгә күтәрелә торган баскычларда ниндидер «төртешү» башланды. Шуннан соң Ильяс Минһаҗев җырлаудан тукталып: «Егетләр, нәрсә булды анда, үткәрегез әле», – дигәч, сәхнәгә Татарстанның халык артисты Айдар Галимов күтәрелде:

– Что за тусовка монда? Дөресен әйткәндә, үтеп китеп бара идем, өске этажда юбилей бара, ниндидер таныш җыр ишеттем. Ну болай «нормально» гына башланды ул, «ниче»...

– Айдар абый, болай булгач, бәлки, бергә җырларбыз? – дип дәвам итте Ильяс.

– Тукта әле, мин бит кая килеп эләккәнемне аңламадым. Мин бу егетләрне социаль челтәрләрдә генә күргәнем бар, «лайк» та куйдым әле, беренче тапкыр «репост» та ясадым. Син «вроде бы» Мингазов. Ярар, туганнар, теге юбилей көтеп торыр ул әзрәк, шушы җыр булгач, әйдә бергә яңадан җырлыйбыз, – диде. Шулай итеп, «MINGAZOV» Айдар Галимов белән «Син – минем җанымның яртысы» җырын башкардылар. Аннары Айдар Галимов тамашачыларга «Син, син, син» җырын бүләк итте. Шуннан соң ул: «Хөрмәтле тамашачылар, мартта минем «Уникс»та концертларым була, анда шушы төркемне дә чакырасым килә. Сезнең белән бергәләп җырларбыз әлеге җырны, сөйләштекме?» – дип дәвам итте. Ильяс: «Бик теләп», – дип җавап кайтаргач:

– Ярар алайса, мин киттем юбилейга. Син, син, син һәм син концертка килегез – дип, тамашачыларга төртеп күрсәтте дә тиз генә сәхнә артына кереп тә китте.

«Лотерея һәм юмарт Илназар»

Концертның иң интригалы мизгеле – лотерея уйнату булды. Махсус билетлар тамашачыларга залга кергәндә өләшенде, андагы саннар буенча 5 җиңүче ачыкланды. Бүләк бик үзенчәлекле – «MINGAZOV» кавер-төркеме җиңүчеләрнең мәҗлесендә бушка җырлаячак. «Бу шарт 1 ел эчендә гамәлдә була, җиңүчеләр безнең администраторга килеп теркәлегез, һәм без сезне теләсә кайсы бәйрәмегез белән котларга киләбез», – диде Ильяс Минһаҗев.

«Кавер-төркем буларак кеше җырларын гына башкармыйбыз, Аллаһка шөкер, үзебезнең автор җырларыбыз да иҗат ителә, киләсе башкарыла торган җырны без күптән иҗат иттек – Илназар көе, Зөфәр Бохаров сүзләре – «Җанашым», – дип дәвам итте Ильяс Минһаҗев. Җыр яңгырый башлагач, сәхнәгә берничә ел паузадан соң кире эстрадага әйләнеп кайткан популяр җырчы Илназар чыкты, әлеге җырны алар дуэт итеп башкардылар. «Дус егетләргә булышырга килдем һәм буш кул белән түгел», – диде Илназар, тамашачыларны сәламләп һәм Ильяска үзенең фотосы төшкән календарь бүләк итте. «Сездә генә түгел андый календарь», – дип, шаяртты ул. Дөрестән дә, бик оригиналь бүләк! Календарьләр белән алмашкач, Илназар «Син димен» һәм «Рәхмәт яугыры» җырларын башкарды.

«Татар кавер-төркеменнән бер русча җыр»

Концертта тамашачыларны тагын бер сюрприз көтә иде: «Без татар кавер-төркеме буларак татарча җырлар гына башкарабыз, ләкин бүген сезнең өчен эксклюзив итеп, экспромт рәвештә, бер русча җыр башкарырга булдык», – диде Ильяс һәм «Ласковый май»ның «Седая ночь» җыры яңгырый башлады. Тамашачы дәррәү килеп кул чапты. Залның бер ягында быел үтә дә популяр булган сериалда күрсәтелгән бию элементларын килештерүчеләр дә күренде. Бу – иң күп күп хисләр уяткан җыр булгандыр, мөгаен. Тагын «Әлдермешкә кайтам әле», «Су буенда учак яна» һәм «Салкын чәй»не тамашачылар аеруча да якын кабул итте. Моны кул чабулар, көр, дәртле биюләрдән аерып була иде.

Концерт Фирдүс Тямаевның «Сандугач» һәм «Гомер үтә» җырлары белән тәмамланды. Нәтиҗә итеп, Ильяс тамашачыларга бик матур сүзләр җиткерде: «Күптән түгел мин үземнең якын кешемне югалттым. Якын кешем – җизнием, ул 9 яшемнән әтием урынына булды. Мин аңа вакытында әйтер сүзләремне җиткерә алмадым. Шуңа күрә, яратасыз икән – «яратам» диегез, кеше сезгә кадерле икән – кадерләп яшәгез, әйтәсе сүзегез бар икән – иртәгә калдырмагыз, соң булырга мөмкин. Мин иртәгә нәрсә буласын белмим, ләкин бер әйберне төгәл беләм – тынычлык кирәк кешегә, гаилә тынычлыгы, күңел тынычлыгы, дөнья тынычлыгы».

Венера Ганиева – «Биемичә көчкә түзеп утырдым»

Тамашачылар арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева да бар иде, ул концерттан соң үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште:

– Бүген бик үзенчәлекле, көтеп алган концерт. Бу төркем – безнең республикада бердәнбер. Тамашачы өчен утырып карарга да мөмкинчелек, «дискәтүк» өчен дә урын бар. Мин үзем биемичә көчкә түзеп утырдым, шундый чыгасы килде. Тукта әле, халык нәрсә дип әйтер, «Винерага нәрсә булган» дип әйтерләр дип, үземне тыеп утырдым. Без бүген ишеткән җырларны безнең буын күптән белә, без яттан беләбез инде, җырлыйбыз. Заманында безнең яраткан җырчыларыбызның хит булган җырлар яңгырады.

Халык уйларга мөмкин: «Нәрсәгә «перепевать» итә инде бу, җырлый болай», – дип. Ләкин моның әһәмияте бик зур – бу җырларны без белсәк тә, төркем яшьләр өчен бик зур эш башкара. Яңа аранажировкалар белән аларга җиткерә. Бу – телне саклау, безнең җырларны саклау. Аларны үстерү, рухын ныгыту. Мин моны бик кирәкле юнәлеш дип әйтер идем. Безнең халык җырларга ярата, җырлар – безнең тормышыбызның юлдашы. Егетләргә уңышлар телим, яңадан-яңа үсешләр.

– Егетләр сезнең репертуарыгыздагы җырларны да башкара, моңа ничек карыйсыз?

– Әйе, мин бик шат моңа. Бүген дә көтеп утырдым, алар минем җырларны башкара – «Зәңгәр томан», «Туй күлмәге». Бу бит әле беренче концерт кына, алдагы концертларында мин дә, Аллаһы Тәгалә теләсә, катнашырмын. Уңышлар егетләргә.

Венера Ганиева Ильяска бөек җырчы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап бүләк итте.

Ильяс Минһаҗев: «Барлык артистлар да хөрмәт итеп карый»

Концерттан соң төркемнең солисты Ильяс Минһаҗев белән әңгәмә корып алдык.

– Ильяс, концертны дискотека форматында үткәрү идеясе каян килде?

– Баштан «Корстон»ның «Бальный» залында оештырырга исәпләгән идек, үзгәрешләр килеп чыкты. Төрле клублар эзли башладык. Соңыннан концертның режиссеры Айрат Ильясов шундый форматны тәкъдим итте. Мин ризалаштым, ярдәм итүче кешеләр бик күп булды, аларга зур рәхмәт. Кадерле тамашачыларыбызга да охшагандыр дип ышанабыз.

– Кайбер җырларның авторлары күрсәтелде, кайберләренең юк. Ник шулай булды?

– Баштан без барлык җырларның да авторлар күрсәтергә теләгән идек, ләкин бездән тормый торган хәлләр килеп чыга. Бүген дә киресенчә килеп чыкты, концертка ярты сәгать кала экраннарны үзгәртергә туры килде.

– Җырчылар арасында сезне аңламаучылар бармы?

– Җырчыларның сүз әйткәне юк, гомумән, эстрадада безне яраталар. Бүген дә Айдар абый Галимов хөрмәт итеп килде, дуэт башкардык. Барлык артистлар да хөрмәт итеп карый.

– Аудиториягезнең күбесе яшь кызлар, мәхәббәт хатлары еш киләме?

– Кызлардан игътибар бар, булырга тиештер дә ул артист кешегә. Бик күп язалар, социаль челтәрләрдә еш утырмыйм, шуңа күрә барысына да җавап бирә алмыйм. Ләкин барлык тамашачыларымны яратам һәм хөрмәт итәм.

– Лотерея дә уйнаттыгыз.

– Әйе, бу – безнең төркемнең идеясе иде. Кызганыч, күбесенә эләкмәде әле ул. Концертта 1.5 мең кеше, ә билетлар 750 генә иде. Җиңүчеләр өчен әлеге елда теләсә нинди бер мәҗлестә чыгыш ясаячакбыз.

– Бүгенге концерттан канәгать калдыгызмы?

– Бик тә, концерт без уйлаганнан да шәбрәк үтте. Моның өчен тамашачыларыбызга, безгә ярдәм иткән һәрбер кешегә зур рәхмәт.

Тамашачы фикере – «От души» биедек»

Төркемнең баянчысы Рүзәл Зыятдиновның әнисе Рузилә апа Зыятдинова:

– Концерт бик ошады, улым белән горурланам. Концерт карарга дип, махсус Балтачтан килдек. Дус, тату төркем, гел шулай бергә булырга язсын. Улым Рүзәлне музыка мәктәбенә мин 8 яшендә бирдем, аларны балалар бакчасында инде гармун белән җырлаталар иде, 4-5 яшьләрендә мавыга башлады музыка белән. Гаиләбездә әтиебез дә җырларга ярата. Алда нәрсә булачагын вакыт күрсәтер, әлеге улым бик теләп, яратып уйный.

Төркемнең дусты Ленар Сираҗев:

– Концерт шәп, егетләргә – афәрин. «От души» биедек. Техника, ут, репертуар – барысы да югары дәрәҗәдә. Көтмәгәндә Айдар Галимов та килеп чыкты. Концерт күңелле, рәхәт үтте.

Әминә Фазлыева, Казан Федераль университеты студенткасы:

– Концертка бергә укучы кызлар белән килдем, бик күп танышларымны очраттым. Безнең институттан да күп килгәннәр, бу – шатландыра. Бергә биедек, моңарчы бер дә мондый концертта булганым юк иде. Тагын шундый концертлар күбрәк булса, бик әйбәт булыр иде. Минемчә, татарларда мондый форматтагы концертлар җитешми.

Концерт тәмамлангач, «Пирамида» тамаша залында «дискәтүк» дәвам итте, ләкин килгән кунаклар инде рус җырларына бии иделәр. Ә фойеда су буе чират, юк гардеробка түгел – «MINGAZOV» төркеме белән фотога төшәргә. Егетләр концерттан соң булуга карамастан, тулы составта баннер янына фотога төшәргә чыккан һәм соңгы тамашачы килеп фото «сукканчы» басып торып, тәүге тамашачыларын елмаеп озаттылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100