news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Минем өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык» – Ильмира Нәгыймовага мактаулы исем бирелгән

news_top
«Минем өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык» – Ильмира Нәгыймовага мактаулы исем бирелгән
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильмира Нәгыймова Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемгә лаек булган. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә яза.

«18 ел иҗатта. Бүген минем өчен бик мөһим көн. Миңа Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирделәр. Минем өчен бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык.

Чын күңелемнән үземнең тамашачыларыма яратулары, терәк булулары, ышанганнары өчен рәхмәт әйтәм. Сезнең белән алга таба да иҗат итәсе, үсәсе һәм тагын да яхшырак буласы килә.

Безне киләчәктә тагын да күбрәк яңа җырлар, матур очрашулар көтә. Сезнең өчен тагын да илһамланып иҗат итәчәкмен. Минем белән булуыгыз өчен рәхмәт!» – дигән ул.

Җырчының куанычын сәхнәдәш дуслары да уртаклаша.

«Ниһаять, кояшым. Булдыргансың, күптән кирәк иде», – дигән Гүзәл Уразова. «Котлыйм, дустым», – дигән, күптән түгел Ильмираның продюсеры булып эшли башлаган Фирдүс Тямаев. Матур теләкләргә Гөлназ Асаева, Зинира-Ризат Рамазановлар, Илназ Сафиуллин, Рәдиф Зарипов, Рифат Зарипов, Алсу Фазлыева һәм башкалар кушылган.

Тамашачылары да җырчы өчен чын күңелдән сөенгәннәр. «Без инде синдә бу исемнең булмавына бик аптырый идек. Бик лаеклысың», – дип язалар аңар.

Ришат Фазлыйәхмәтовка да Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелүе хакында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар