news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Минем могҗизам, җәннәтем»: җырчы Миләүшә Сафинаны туган көне белән котлыйлар

Миләүшә Сафинага 31 яшь тулган.

news_top
«Минем могҗизам, җәннәтем»: җырчы Миләүшә Сафинаны туган көне белән котлыйлар
Салават Камалетдинов

Җырчы Миләүшә Сафина туган көнен бәйрәм итә. Аңа 31 яшь тулган. Беренчеләрдән булып аны ире Фәгыйль котлаган.

«Минем гүзәлем, могҗизам! Синең белән төштәге кебек яшим. Сине һәрвакыт яратачакмынмын! Бу турыда шикләнмә дә. Туган көнең белән котлап, сине яратып кочаклыйм. Чәчәгем, җәннәтем, сөйкемлем, язмышым, сине яратам!», — дип язган ул.

Җырчы үзе дә матур фотосын куйган һәм янына 31 дип язган.

Миләүшәнең виртуаль дуслары туган көне белән котлап, матур теләкләр язганнар һәм бәйрәм смайликлары тезгәннәр. Котлауларга безнең редакция дә кушыла. Җырчының барлык хыяллары да чынга ашуын телибез.

Җырчының никахы булуы турында язган идек. Бу - Миләүшәнең икенче никахы. Беренче ире белән аерылышканнан соң ул кызы Мәрьямне берүзе үстерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар