Миләүшә Сафина кияүгә чыккан!

Миләүшә Сафина кияүгә чыккан!
Җырчы Миләүшә Сафина инстаграмда шатлыгы белән уртаклашкан. Аның бүген никахы булган!

Әлегә ире турында берни билгеле түгел. Фотода аның йөзе дә күренми.

Миләүшәнең кияүгә чыгасы берничә ай элек билгеле иде, ләкин җырчы көнен сер итеп саклады.

Бу Миләүшәнең икенче никахы. Беренче ире белән аерылышканнан соң ул кызы Мәрьямне берүзе үстерде. Мәрьям тумыштан авырый, аңа даими ярдәм кирәк. Интервьюларында Миләүшә Мәрьямнең аны көчле һәм бәхетле итүен әйтә иде. Инде никахының да бәхетле һәм озын гомерле булуын телик!