Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мине җен тели»

Ят номердан хат алдым беркөнне. «Зилә, син мине якыннан беләсең, әмма күзләреңә карап сөйләргә куркам. Шуңа яңа ят номер алып язарга булдым. Берәр нәрсә язганда бәлки файдасы тияр, кыстырып җибәрерсең минем тормыш хәлләрен», - дип язылган иде анда.

news_top_970_100

Ә хат шактый куркыныч та, сәер дә булып чыкты. Ул кешенең минем танышым булуы, минем якында гына икәнлеге бигрәк тә күңелгә шом салды.

«Күп еллардан бирле безнең өйдә бер җен яши. Мин аның барлыгын сизәм, тоям. Үземә дә, өйдәге башка кешеләргә әллә ни зыяны тигәне юк. Әмма ул мине тели», - дип башланган озын смс хәбәр. Тәнемә салкынлык йөгерсә дә, кызыксынуым куркуымнан көчлерәк булып чыкты һәм хатны алга таба укырга булдым.

«Вакыйгаларның кайчан башланганын да белмим. Балачакта еш кына өйдә кеше булмаганда, җәйге кызуларда аскы эч киемемнән генә йөргән чаклар булды. Әллә шул вакытлардан ук ияләште микән дип уйлап куям кайчак. Торыр урыныбызны әллә ничә тапкыр алмаштырдык, әмма ул миннән калмый. Бәлки эчемдә яшидер, әмма мин аны читтән тоям. Гел мине күзәтә кебек. Киенгән-чишенгән чакларымда бигрәк тә. Баштарак киемемне салып шәрә килеш калырга курыксам да, хәзер ияләндем инде. Өшкерүчеләргә, муллаларга күп йөрдем, хәзер үзем дә догалар өйрәндем. Һәрчак дога укып йөрим. Өйдә бар җирдә дә шамаилләр, җен-шайтаннардан саклаучы үләннәр. Әмма боларның берсе дә ярдәм итми.

Иң кызыгы шунда — ул минем янга ирем өйдә юк чакта, безнең арада озак кына җенси якынлык булмаганда килә. Иптәшемнең төнге сменалары һәм командировкага киткән чаклары еш булгалый. Менә шул төннәр минем өчен үтә дә газаплы. Чөнки мин җен белән сөешеп ятарга теләмим, ә ул моны тели».

Кызык, хәтта күз алдына килми… Берәр саташкан кеше язганмы соң моны, дим…

«Баштарак йоклый алмый башладым. Әллә ниләр белән саташып, куркып уяна идем. Иптәшемә дә: «Мине калдырып йөрмә әле, үзем генә йокларга куркам», - дим. Тик «Хатыным үзе генә йокларга курка», - дип ул да эш ташлый алмый бит инде. Берара җаен таптым: төнгә ут кабызып калдыра башладым. Килми башлады бит бу… Әмма бу хәйләнең асылына тиз төшенде «мине күзләүче». Утларны үзе сүндерә үк башлады. Иптәшем, билгеле, мин сөйләгәннәргә ышанмый. «Башың китәме соң?» - дигән сүзләреннән соң, бу турыда аңа бөтенләй кузгатмаска булдым. Өйдә азан әйттердек, Коръән укыттык. Тик файдасыз. Җен миңа тынычлык бирми.

Хәер, беренче баламны алып кайткач, балам ир җенесеннән булгангамы, тынычланды, югалды. Сөенечтән нишләргә белмәгән идем, монысы да озакка сузылмады: бер-ике елдан тагын үзенең барлыгын сиздерә башлады «теге җан».

Аптырагач, күрәзәчегә бардым. Сездән бик көнләшәләр, өегезгә килүчеләрне хәтерлисезме, шулар арасында берәү тормышыгызга борчу өстәп торыр өчен сезгә бу җенне калдырган, ди. Килүче-китүчеләр күп булды, кем икәнен ачыклау минем өчен авыр булды. Ә җен шулай яши бирде.

«Хәзер сиңа иң кызыгын сөйлим. Ирем эштә. Ишекләрне бисмилла әйтеп ябып сыпырам, тәһарәт алам, чөнки тәһарәт алмаган төннәрдә мин аннан көчкә качам, андый төннәр бик авыр. Шуннан урын-җиремне дога укый-укый сыпырам. Ятам, укыйм, күп итеп, озак итеп укыйм, укый-укый йоклап китәм. Әмма озак та үтми, ярты сәгатьме, 40 минутмы, ул мине «уята башлый». Аяк очымдагы юрганны тарткалый, кайчак өстемә менә, соңгысында битемә ком сибеп уятты. Шулай минем белән «шаяра» ул. Әмма бит тынычлап йоклыйсы килә! Йокы аралаш мине кемдер назлый башлый сыман. Мин иптәшем белән назлашкандагы рәхәтлекне тоям, әмма канәгатьләнеп бетми уянып китәм. Шулхәтле чиркангыч һәм авыр булып китә. Нишләргә соң? Торып юынып алам, су эчеп тынычланып да кабаттан йокларга ятам. Кайвакыт шуның белән бетә, ә кайбер төннәрдә әллә ничә уята.

Кычкырасым килә, кычкырып булмый. Эчемнән шул догалар укыгач кына ул ничектер «китеп бара».

Бу хәлләр иптәшем өйдә юк чакта гына була. Иптәшем өйдә булганда, әйтерсең, ул аннан курка, килми дә, уятмый да! Шуңа хәзер тагын бер хәйлә уйлап таптым: иремнең киемнәрен я янымдагы урындыкка куеп, я кочаклап ук йоклый башладым. Шулай ук яныма өйдәге иң үтә торган кайчы һәм иң каты зур пычагымны куеп йоклау да булыша, ахры. Чөнки чыннан да яныма килсә, мин аны чәнчер чиккә җитәм.

Менә шундый хәлләр, тора-бара нишләр… Көлке итеп язасыңмы, кызганыпмы, үзең карарсың инде. Әмма мин үз акылымда, дөньяда шундый хәлләр дә була икән», - дип тәмамланган бу исемсез хат.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 декабрь 2022
    Исемсез
    Була андый хэллэр.Казанда Рашит Юсуповка или Эдуард Кашаповка барып карагыз эле.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100