Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мине 99 яшьлек әби терелтте. Ул бозымны кайтарды»

news_top_970_100
«Мине 99 яшьлек әби терелтте. Ул бозымны кайтарды»
Фото: © «Яңарыш» газетасыннан

Кияс районы татарлары белән элемтәдә тотучы Мәсхүдә Бәхтиева белән мин күптәннән таныш. Ул Байсар авылында яши, биредә мәдәният йорты мөдире булып эшли. Авылының борынгы ядкарьләрен, тарихын үтә саклык белән туплап, җыеп, музей оештыручы, аны җитәкләүче дә ул. Алай гына да түгел, Байсар авылының һәр кешесен хөрмәтләп, бу авыл өчен җанатучы ханым ул. Бирегә баргач, мин Мәсхүдә ханым белән очрашмыйча калмадым.

Аның белән хәл-әхвәл сөйләшкәннән соң, ул: «Безнең авылда 90нан олы яшьтәгеләр күп түгел. Сания Миңнерахман кызы Хаҗиева – 93 яшен тутыручы, бик ихтирамга лаеклы, зирәк, дини әбиләребезнең берсе. Аның кебек кешеләрне «акъәби» дип йөртәләр. Сезне дә Сания апа белән таныштырасым килә», – дип, Байсар авылындагы бер йортка алып керде.

«Безнең Сания апа – 93 яшендә булуына карамастан, намазларын укып, Рамазан аенда уразалар тотучы иң өлкән авылдашыбыз. Без аны бик хөрмәт итәбез», – дип таныштырды хуҗабикә белән Мәсхүдә апа.

– Быелгы Уразалар көннәр бик озын чакка туры килде, кыен түгелме соң ураза тоту? – дип кызыксынам.

– Бер дә авыр булмады, кызым, ният иткәч, Ходай Тәгалә ярдәм итә ул. Берничә көне генә калды. Аларын яңадан тота башлаган идем, кызым: «Әни, чирләп китәрсең», – дип туктатты. Авылдагы кызым Мәйсәрә көн дә ашау пешереп китереп торды. Үзем дә пешерә алам югыйсә. Миннән ризык пешертмәде, үзе алып килде. Намазымны да укыйм, Аллаһка шөкер. Балалар бар яктан уңайлыклар тудырды, җылы суым өйдә агып тора, – ди Сания апа.

– Сәламәтлегегез ничек?

– Әйбер тутырган кебек, башым авыр минем. Аягым бетте. Бик йөри алмыйм, кулым белән ябышып кына йөрим.

Урамга чыгып йөри аласызмы соң?

– Чыгам әкренләп, бакчаларны әйләнеп керәм. Менә беркөн түтәлләрнең чүпләрен алыйм әле азрак, дип, өйгечләр алып чыккан идем. Кызым күреп ачуланды. «Егылып ятсаң, әни, кем ярдәмгә килер?!» – ди. Шулай шул, янәшәдә күршеләр юк хәзер. Кычкырсаң да ишетүче булмас.

Үзем Сания апа белән аралашам, күз алдыма үземнең әби килеп баса...

Минем әбигә дә быел 95 яшь була. Җир җимертеп эшләр иде, дәрте ташып тора, яше ничә икәнен оныта. Өе каршындагы тауга җиләккә менеп китә, кирегә төшә алмый, – дим.

Мине тыңлап торган Сания әби:

– 95 туламыни, олы икән инде. Мин әле 93тә генә...

– Яшь әле син, Сания апа, әле яшәргә дә яшәргә... – дип, елмаеп сүзгә кушыла Мәсхүдә апа.

Сания апаның тормыш юлы белән кызыксынам. «Мин тумышым белән Татарстаннан, Әгерҗе районының Яңа Аккуҗа авылыннан. 14 яшемнән фермада эшләдем. Тормыш бик яшьли авыр эшкә күнектерде. Кияүгә дә бик яшьли чыкмадым. 24 яшем тулып киткән иде. Авылыбызга, туганнарына дип, Галиәсгар дигән бер егет килгән дә, аңа минем турында сөйләгәннәр. Минем белән танышырга килде. Шулай итеп, 1955 елның 14 апрелендә ялганчы көнне (искечә) кияүгә киттем мин. Кияүгә чыкканчы, булачак иремнең 1 яше тулмаган кызы барлыгын, хатыныннан аерылган булуын әйткәннәр иде. Килен булып төшкәч, тагын да бер баланы күреп: «Монысы кемнең улы?» – дип сорыйм. «Минем улым», – ди Галиәсгар. Килмәс дип курыкканнардыр инде, туганнары миңа 1 генә баласы барлыгын әйттеләр, ә аның 1 улы, 1 кызы бар икән. Бу хакта белгәч, әй еладым инде, кая барырга да белмәдем. Бик яшьли фермада эшләп, авыр эшләр бик нык үзәгемә үткәнгә, калдым инде. Шулай итеп, безнең уртак балабыз тугач, 3 балабыз булды.

– Балалар үз иттеме сезне?

– Үз иттеләр. Алар бәләкәй иде бит, кызым. Олысы – 2 яшьтә, кечесенә 9 ай гына иде. Бик кызгандым мин аларны. Үземнең баламнан да ныграк якын итеп, жәлләп карадым. Бигрәк сабыр, ипле, аңлаучан булдылар.

– Кайнана-кайната белән яшәдегезме?

– Кайнанам гына, кайнатам юк иде. Кайнана белән шактый озак яшәдем, Аллага шөкер.

– Усал идеме кайнанагыз? – димен, шаярып.

– Кем белгән инде, оныттым инде хәзер. Кеше үлгәннән соң, барысы да онытыла, диләр бит, бары яхшылыклары гына истә кала. Кайнанам безгә һәрчак булышты, балаларны үстерергә ярдәм итте, мин таңнан эшкә чыгып китә идем, – ди, тапкыр гына итеп Сания апа.

– Авыр булдымы ул заманнарда?

– Безнең заманда эшләгәнгә акчалар бик бирмәделәр, кызым. Бик авыр тордык башта. Әмма кияүгә чыккач, барыбер тормышым алай ук михнәтле булмады. Акча бирелмәгән авыр чаклар булды инде. Анысын бар кеше дә күрде. Бик тырышып дөнья көттек. 2 баланы укытырга кирәк иде. Һәр елны палас суга идем. Ул хәтле җепләрне әзерләргә кирәк бит. Чүпрәкләр кисеп, 20-30 метр палас сугып, сата идем дә, балаларга кием ала идек.

– Ризык белән ничек иде?

– Кибет ризыгы белән әллә ни тукланмадык ул вакытта, чәй, шикәр ала идек инде. Ипине үзебез пешердек. Мал тоттык, печән әзерләдек. Печән әзерләргә 1-2 көн ял бирәләр иде. Бакчабыз зур. Бәрәңге, ашлык, печән чәчтек. Шуның белән мал асрадык. Саламны колхоз бирде. Сарык, сыер тоттык.

Кияүгә чыгып, берәр ел торгач, бик зур михнәтләр күрдем мин. Иремнең беренче хатыны миңа бозым салды. Безнең ирем белән яхшы гына торганны күргәч, көнләшеп, шулай эшләде, ахрысы. Башта күзем белән бер ел җәфа чиктем. Туган авылым Аккуҗага барып, бер бабайдан өшкерттем. Шушы булышты. Аннары бөтенләй йөри алмас хәлдә калдым. Аякларыма баса алмый башладым. Бик нык интеккәч, хастаханәгә салдылар, әмма дәвалануның файдасы тимәде.

Олы апам Минзәләдә яшәүче өшкерә торган дини әби барлыгын ишеткән. Шушы әби Пермьдәге бер кешене догалар укып аякка бастырган булган. Апам шушы кешедән әбинең адресларын алып кайтып бирде. «Барып кара әле, болай яшь килеш гарип булып кала күрмә», – диде.

Ул вакытта Минзәләгә барырлык акча да юк иде. Колхоз эшләгәнгә акча бирә алмый иде. Ирем көндезен колхоз­да эшли, кичләрен һәм төннәрен урманчылар оешмасына тракторы белән я печән чабарга, я җир эшкәртергә, я печән җыярга ярдәм итте. Аңа моның өчен агач бирделәр, ул агачтан бура бурап, аны сатты. Шушы акчага трактор белән Минзәләгә юл тоттык. Камага кадәр трактор белән, аннан соң көймә белән елганы чыгып, машина яллап, Минзәләгә барып җиттек. 99 яшьлек әбине эзләп таптык. Шушы әби мине терелтте. Ул бозымны кайтарды.

2 төн кунып, 3 мәртәбә догалар укып, Коръән китабы белән шушы әби мине өшкерде. Менә шулай кызым, диннең көченә ышанмасаң да ышанырсың! 1 ел тора алмыйча җәфа чигеп яттым, әби мине терелтте.

Галиәсгар абыегыз белән бик матур яшәдек. Уртак 3 балабыз туды. 5 баланы бергә-бергә тәрбияләп үстердек. Бишесе дә исән-сау, Аллаһка шөкер! Үги балаларым мине үземнекеләрдән дә ныграк якын күрәләр. Шул кадәрле аңлыйлар. Үги кызым Мүшәктә тора. Атна саен машина белән алып китә, мунчасын ягып кертә. Нинди ашау пешерсә, бөтенесен китерә. Балаларым һәрвакыт хәлемне белеп торалар. Юньләп ашау пешергәнем дә юк, китерәләр. 2 улым Ижауда гомер итә. Балаларым бик әйбәт, акыллы, сөенеп бетә алмыйм. Онык­ларым да сөбханАллаһ, гел кайтып торалар.

– Галиәсгар абый күптән вафат булдымы?

– Аның гүр иясе булганына 2 ел вакыт узды. 92 яшендә иде. Бик уңган иде. Тракторда олыгайгач та эшләде әле ул. Бөтен кешегә печәнен, утынын ташый иде. Элек бит утынны да үзебез әзерләдек. Әле авылыбызга газ керүенә 4нче кыш кына булды. Утын ягып гомер иттек.

– Мичне сүттегезме инде?

– Юууук, сүтмәдек. Бөтен балаларым җыелып кайта. Атна саен мичтә я коймак, я шәңгә пешерәбез. Мин камырын ясап куям, кызларым пешерә.

– Ураза бәйрәменә без дә монда җые­лабыз, – ди Мәсхүдә апа. – Элек Нурҗан апага керә идек. Хәзер Сания апага киләбез. Авылдагы иң өлкәне ул. Аның да, безнең дә күңел була.

Урындыкта Сания апаның намаз кием­нәре, намазлыгы, янәшә генә дисбесе. Аның нурлы йортына матур гөлләре тагын да ныграк ямь өсти. Янында: «Күрдегезме минем хуҗабикәне?! Ул – минеке!» – дигән кебек әле бер, әле икенче аягына сырпаланып песие йөрде дә, Сания апаның янәшәсенә ятып, биредә бик рәхәт, тыныч яшәвен исбатлап йокыга да китте.

«Тормышлар мул, җитеш хәзер. Сәла­мәтлек тә булса...» – ди өлкән әңгәмәдәшем.

– Яшьләргә һәм «Яңарыш» газетасы укучыларына нинди киңәшләр бирер идегез? – дип сорыйм аннан.

– Яшьләр изгелек эшләргә көчләрен кызганмасыннар, хезмәтне яратсыннар. Изге гамәлләр беркайчан да юкка чыкмый. Догаларның, Аллаһның көченә ышансыннар һәм намазга бассыннар. Аллаһы Тәгалә ташламый. Аяксыз, өметсез калган чакларымны беркайчан да онытасым юк. Мин хастаханәгә киткәндә кыш иде, кеше ураза­га кереп калды. Мин хастаханәгә киттем. Даруларның бер генә файдасын да тоймадым. Яттым-яттым, аннары дәвалаучы табибым керде дә: «Без сиңа берничек тә ярдәм итә алмыйбыз», – диде. «Кешеләр уразага кереп калды. Ходай миңа Ураза тотмаганга, намаз укымаганга ярдәм итмидер», – дип уйладым. Кайтып мунча кердем дә икенче көнне үк уразага кердем. Күршеләрем ярдәм итте: ураза тотарга, намаз укырга өйрәтте. Алар миңа язу язып бирделәр. Шкафка язуны элеп куйдым да, көн саен вакытында торып, юынып, утырам да намаз укыйм. Минзәләгә барып, догалар ярдәмендә савыгуым диннең көченә, куәтенә тагын да ныграк инандырды. Терелеп, аякка баскач та, беркайчан да намазымнан аерылганым юк. Элек фермада эшләгәндә, көндезләрен бик укый алмадым, иртә-кич укыдым. Кайнанам белән иртән бергә торып укый идек. Ходай Тәгаләнең барлыгына һәм көченә инанып яшәгез, – дип, киңәшләрен бирде Сания апа Хаҗиева.

Гомер кичергән йортында үзе генә яши Сания апа. 93 яшендә үз аяклары белән йөри, намазлар укый, ураза тота. Балаларына, оныкларына изге теләктә, догада, аларның уңышларына сөенеп, ярдәмнәрен тоеп яши. Мондый олы бәхет бар кешегә дә бирелми. Күзләр тимәсен аңа!

«Яңарыш» газетасыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100