Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа нишләргә?» – Марат Яруллин җавапсыз мәхәббәттән интегә?

news_top_970_100
«Миңа нишләргә?» – Марат Яруллин җавапсыз мәхәббәттән интегә?
Фото: Марат Яруллинның шәхси аккаунтыннан

Яшь кызларның яраткан җырчысы Марат Яруллин мәктәп елларында бөреләнгән мәхәббәт турында җыр яздырырга җыена, дип хәбәр иткән идек инде. Ул аны Казан мәктәпләренең берсендә парталар арасында җырлап, социаль челтәрләрдә күрсәткән иде. Менә, ниһаять, ул җыр чыккан.

«Чыкты-ы-ы-ы-ы-ы бит!!! Премьера!!! Барлык музыкаль мәйданнарда. Сездән матур видеолар.

Рим Шәрифуллин көе, Миләүшә Әфләтунова һәм Рим Шәрифуллин сүзләре», – дип тәкъдим иткән җырны Марат «Телеграм» каналында.

«Ура-а-а», «Пушка», «Шәп», «Супер», «Хит булган бу!» – ише бик күп санлы җылы комментарийлар килгән җырчыга виртуаль дусларыннан.

«Ой, Марат, вообще так классно. Мәктәптә встречаться итә алмаган кызлар белән встречаться итәсе килеп китте», – дип, татарчалы-урысчалы комментарий калдырган Маратның иҗатташ дусты, юмор остасы Данир Сабиров та.

Тик тискәре комментарий язучы да булган. «Бер матур җырың юк, бөтен җырың да 2-3 сүзле», – дигән Рәмзия атлы берәү.

Аңа җавап итеп, яраткан җырчыларын яклап чыкканнар. «Ә сез аның «Телеграм» каналында нишләп утырасыз, аның җырлары сезгә ошамагач?» – дип «ташланганнар».

Җырны сезнең игътибарыгызга дә тәкъдим итәбез. Йә, ничек сезгә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100