Марат Яруллин мәктәп елларында бөреләнгән мәхәббәт турында җыр яздырырга җыена – видео
Кызларның яраткан җырчысы Марат Яруллин мәктәптә партага утырып «Миңа нишләргә» җырын башкарган. Ул Казанның 171нче мәктәбенә һәм мәктәп директоры Рания Нәныйповнага ярдәме өчен рәхмәт тә белдергән.
«Миңа нишләргә, әйтегез, дуслар? Һәркайсыбызның шундый мәхәббәте булгандыр, дип уйлыйм, килешәсезме? Беренче хисләр, беренче мәхәббәт…
Ничек сезгә җыр? Чыгарабызмы?» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Әлбәттә чыгар, Марат! Кызлар, апалар яңа җырларыңны бик көтә.