Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа нәселдә имгәкләр кирәкми»

news_top_970_100

Луиза дус кызы Гүзәлнең сүзләренә шаккатты. Ялгыш ишетмәгәндер бит инде? Ел ярым очрашып йөргән көнләшерлек матур пар бүген аерылышкан.

Гүзәл белән Айрат беренче курста танышып, бер-берсенә үлеп гашыйк булдылар. Егетнең кара кашлары астыннан ялтырап торган яшел күзләре кызны тәмам әсир итте. Аның турындагы уйлар йокларга ирек бирмичә газаплый иде. Айрат та Гүзәлнең икегә үрелгән озын кара чәчләренә битараф калмады. Институтта ярты төркем чәч-башын туздырып йөргән кызлар арасыннан бу кечкенә буйлы кыз аерылып торды. Аларның арасында булган химияне төркемдәшләре шунда ук аңлап алдылар. Гүзәлнең якын дусты Луизаның да бу Айратка күзе төшсә дә, хисләрен ул сиздермәде, читтә торды. Ул Гүзәлгә ак көнләшү белән карады. Иң авыры дустының Айрат турында сөйләгәнен тыңлавы иде. Көн дә диярлек ул егетнең нинди чибәр, озын буйлы назлы икәнен, матур елмаюы турында ишетеп торды ул.

Бер ел узгач, Гүзәл Луизага зарлана башлады.

Беләсеңме, без инде беренче ай гына йөрмибез, тик ул мине шикләндерә башлады. Ул минем белән уйнап кына йөри, ахрысы.

Ни сөйлисең инде, Гүзәл? - дип бүлдерде Луиза, сумкасыннан нидер актарып. - Ул бит уйнап йөрү түгел, башка кызларга күзен дә төшерми, ә аңа кызлар...

Беләм. Ә алайса нигә ул мине әти-әнисе белән таныштырмый? Өенә алып кайтмый? Мин бит әтисенең исемен аның отчествосыннан гына беләм! Айрат Мөнирович!

Үзең дә алып кайтмадың бит әле аны, кая ашыгасың?

Менә тагын! Ничек алып кайтыйм, ди. Сорарга килгәндә генә бусагадан атлаячак. Алайса ул миңа өйләнми калса, Илгиз кызы Гүзәл җилбәзәк дип, авылда гайбәт таралачак.

Әйтеп тә куясың инде син… Үзе нәрсә ди соң? Берәр “намек” ясамадыңмы?

Җенем сөйми ык-мык килгәнен! Һаман теманы бора, булыр әле дип сөйләнә. Тагын ярты ел көтәм дә, күрмәгәнен күрсәтәм, - дип, кырт кисеп салды Гүзәл.

Ярты ел узды.

Айрат белән Гүзәл җитәкләшеп, Бауман урамы буенча атладылар. Айрат үзенең электр техникасы турында сөйләде, ә Гүзәл юл буена “әйе-юк, шуннан” дип кенә кәефсез барды. Айрат түземлеген югалтып, кызының иңнәренә кагылып:

Матурым, син соңгы арада бөтенләй үзгәрдең. Әйт миңа, нәрсә булды? Сиңа бүтән минем белән кызык түгелме?

Син мине яратмыйсың! – дип куйды Гүзәл, егетнең күзенә карап.

Ничек инде яратмыйм, нык яратам!

Алайса нигә мине гаиләң белән таныштырмыйсың?! Минем танышасым килә! Бүген үк фатирыңа алып бар.

Айрат авыр сулап куйды. Әмма бу юлы кызының каты торганын күреп, аның үтенечен кире кага алмады. Ниһаять, шул ук кичне ул аны таныштырырга сүз бирде.

Гүзәлнең шатлыгы эченә сыймады. Тулай торагына ул очына-очына кайтып китте. Луиза аны чәйләр ясап каршы алды.

Нигә шулай балкыйсың? Сөйлә инде дип, сораштырырга кереште.

Гүзәл аңа бүген кич Айратларга баруын әйтте. Ул шунда ук шкафыннан күлмәкләрен тартып чыгарып, киеп карый башлады.

Луиза, мине бүген бизәндерерсең әле? Күз аслары карасын да бетерәсе иде. Яхшы тәэсир калдырасы килә.

Ничек инде бизәндермәскә, чәчеңне дә үрә алам дип, Луиза дусты өчен шатланды.

Кичне Гүзәл зарыгып көтте. Башында ул кайсы сорауга ничек итеп җавап бирәчәген күзалларга тотынды. Ниһаять, егете аны өенә алып кайта! Зарыгып көткән вакыйга иде бу яшь йөрәккә.

Сәгать җиденчеләрдә Айрат Гүзәлне килеп алды. Килеп җиткәч, егет ишекне ачып маташканда, Гүзәл каушап, тирән сулап куйды. Аларны көләч йөзле хатын каршы алды:

Исәнмесез! – дип тантаналы итеп әйтеп куйды Гүзәл.

Килдегезме, балакайлар! Керегез, кер. Синең турында Айрат безгә күп сөйләде, – диде әнисе.

Түргә узгач, аларны әтиләре каршы алды. Бөтен фатирга бәлеш исе таралган иде. Айрат кызына карап:

Гүзәл, таныш бул, бу минем әнием Зөһрә, әтием Мөнир һәм сеңлем Айгөл.

Гүзәл әти-әнисенә карап алганнан соң, залның бер почмагында инвалид коляскасында утырган 10 яшьләрдәге балага күзен төшерде. Аның карашы я түшәмгә, я идәнгә, тик Гүзәлгә генә юнәлмәгән иде. Кыз калтырап куйды.

***

Кичке сәгать унберенче яртыда Луиза киемнәрен алмаштырып йокларга ятты. Аның хыялларында ул Айрат белән икәү. Бер-берсен өзелеп яраталар, киләчәккә планнар коралар... Луиза үзенә шул уйларга бирелергә бераз ирек бирә дә, чынбарлыкка кайтып үзен үгетләргә тотына. “Кайчан инде аны онытам!” – дип сөйләнеп, икенче якка борылып ятты.

Йокыга гына китәм дигәндә, бүлмәгә шакыдылар. Луиза торып ишекне ачты. Каршысында кып-кызыл күзле Гүзәл тора иде. Башта Луиза нәрсә әйтергә белмичә аңа карап торды. Гүзәл бер сүз эндәшмичә, киемнәрен бер башка ыргытып, үргән чәчләрен сүтәргә кереште. Тарак белән умыра-умыра тарап, каш астыннан гына үз-үзенә көзгедән карады:

Ничек уйлыйсың, миңа кыска чәч килешер микән? Иртәгә үк кисеп атам.

Нәрсә булды сиңа, Гүзәл? Нигә кисәсең?

Кисеп атам! – дип кычкырды Гүзәл, Күпме үстергән толымнарымны да кисеп атам, егетем белән булган мөнәсәбәтләрне дә өзәм!

Луиза йокысыннан уянды. Күзләрен шар ачып, Гүзәлгә тутырып карады:

Әллә әти-әнисе начар кешеләр? Ошатмадылармыни?

Аның сеңлесе гарип. Миңа нәселдә имгәкләр кирәкми! Менә ни өчен ул мине өенә алып кайтмыйча, вакытны сузган.

Луиза дус кызы Гүзәлнең сүзләреннән таң калды. Ялгыш ишетмәгәндер бит инде?

Миңа киләчәктә сәламәт балалар кирәк! Айратның нәселе чирле...

Бу төн авыр булды. Ярты төн Гүзәл елап, аннары эт кебек улап, соңрак бөтенләй хәлсезләнеп, әлсерәп ятты. Луиза аны тынычландырырга тырышса да, төпле киңәш бирә алмады. Әмма Луизаның Айратка карата хисләре сүрелмәде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100