Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төрмәдә чересә иде» – гашыйк егет яшь табибәне вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
«Төрмәдә чересә иде» – гашыйк егет яшь табибәне вәхшиләрчә үтергән
www.vesti.ru

Оренбургта яшь табибә Елена Федорованы үтерү мотивлары билгеле булды. 25 яшьлек кызны, пациент янына килгәч, Волгоград урамындагы йорт подъездында вәхшиләрчә үтергәннәр. Кызга 30 тапкыр пычак белән чәнчегәннәр. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. 

Полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре бу җинаятьтә шикләнелүчене тота алган. Табиб кыз артыннан бер адрестан икенче адреска кадәр эзәрлекләп барган егетне видеокүзәтү камералары язмалары аша карап тапканнар. Елена, сменадан соң, пациентларның өйләренә килеп, традицион обход ясарга чыккан булган.

Ир-ат кара кофта, кара күзлек кигән, йөзен битлек белән каплаган. Подъездларның берсенә ул Елена белән бергә кергән һәм шунда һөҗүм иткән.

28 яшьлек егетне үз фатирында 3 август кичендә тоткарлыйлар. Ул гаебен таныган.

Orenburg.kp.ru басмасына үз чыганакларыннан җинаятьнең мотивлары турында билгеле булган. Җинаятьче егет Еленаны социаль челтәрләрдә күреп, гашыйк булган. Сөйкемле, елмаеп торган яшь кыз аның игътибарын яулый. Егет, ничек итеп булса да, аның белән бергә булырга тели.

Ләкин моңа берничә әйбер комачаулаган – Елена инде күптән кияүгә чыккан бәхетле хатын-кыз. Һәм үтерүче егет белән ул хәтта таныш та булмый.

Ачыкланганча, егет – җитди психик авыру кеше, аның инвалид статусы бар. Күрәсең, акылы җиңеләйгән егет «Әгәр минем белән булмаса, башка кеше белән дә булмасын!» дип карар кыла һәм аңлы рәвештә кызны үтерә.

Аның Еленага кылган вәхшилеге шаккатыра. Кызның исән калу шансы бөтенләй булмый диярлек. Ул әлеге егетнең үзенә гашыйк икәнен, хәтта эш вакытында аның үзе артыннан күзәтеп йөргәнен башына да китермәгән...

Бүген суд җинаятьчегә җәза билгели. Социаль челтәрләрдә дә аңа карата йөзләгән мыскыллау һәм «төрмәдә чересәң иде» дигән «изге» теләкләр яуган. Ләкин егетнең психик авыруы бар икән, аны махсус оешмада госпитализация белән генә дә чикләүләре ихтимал.

Әмма, икенче яктан карасаң, хәзер инде яшь, талантлы табибәне кире кайтарып булмый...

Елена Федорова белән бүген, 4 августта, Оренбургта хушлаштылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100