Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интегеп үлде». Авыру янына килгән табиб кызны үтереп ташлаганнар

news_top_970_100
«Интегеп үлде». Авыру янына килгән табиб кызны үтереп ташлаганнар
"Татар-информ" архивы

2 августта Оренбургта торак йорт подъездында 25 яшьлек кызны пычак белән кадап үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кыз – участок терапевты, ул авыру кешегә ярдәм итәргә чакыру буенча килгән. Ашыгыч ярдәм машинасыннан төшеп подъездга кергән һәм шунда һәлак булган.

Билгесез кеше табибка пычак белән һөҗүм иткән. Матбугат чаралары белешмәсе буенча, кыз ярдәм сорап кычкырган, интегеп үлгән. Шаһитлар аңа табиб чакырткан, тик аңа ярдәм итә алмаганнар.

 

Табиб кыз телефон шалтыратуларына җавап бирмәгәч, аны туганнары эзли башлаган. Ире хастаханәгә йөгереп килгән. Хезмәттәшләре дә шок халәтендә. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмәнең балалары булмаган, ире тол калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100