Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин янында, әтисе аяк очында йоклап чыга идек». Нәни Риязга дәвалану өчен ярдәм кирәк

1 яшь тә 5 айлык Рияз Исмәгыйлев 3 яшькә кадәр аягына басарга тиеш – табиблар сабыйның әти-әнисен шулай дип өметләндерә. Әмма дәвалану юлы әле башлана гына, әле бу юлның шактый озын булуы бар.

news_top_970_100
«Мин янында, әтисе аяк очында йоклап чыга идек». Нәни Риязга дәвалану өчен ярдәм кирәк

Рияз 2016 елның 25 ноябрендә Балтач бала тудыру йортында якты дөньяга аваз сала. Тәүге тапкыр әни булу бәхете Лилиягә җиңелләрдән бирелми, шактый азаплануларга дучар була ул. Бер айга кадәр чирнең әллә ни билгеләре күренмәсә дә, сабыйның михнәтләре бер айдан соң башлана. Казан белгечләре Риязга симптоматик эпилепсия, микроцефалия диагнозы куя. Лилия Исмәгыйлева нарасыеның авыруы, аңа нинди ярдәм кирәк булуы турында сөйләде. 

– Мине йөклелек вакытында ук хастаханәләргә саклануга берничә тапкыр салдылар. Баланың йөрәк тибеше начар дип килделәр, аннары туар вакыты җиткәч, табиблар суны алдан җибәреп, үзең табасың дип, 14 сәгать баланы сусыз тилмерттеләр. Башта табар өчен төрле уколлар ясадылар, аннары булышмагач, ашыгыч кесарево ясадылар. Нәтиҗәдә, бала бер генә балл белән туды, әмма Казанга җибәрмәделәр, балтачлылар үзләре генә карады. 

5 көннән безне прививка да ясамыйча чыгардылар. БЦЖны бер ай узгач кына кададылар. Атна-ун көннән бала эпилепсиядәге кебек зәңгәрләнә башлады.  Казанга табибка барып, безгә Веста синдромы дигән диагноз куеп кайтардылар. Хәзер 8 нче хастаханәгә йөри башладык, сезнең Веста синдромы түгел, гади эпилепсия диләр. Нәселдә дә юк безнең андый нәрсә. Кая гына барсак та, родовая травма, туганда килгән зыян дип әйтәләр. Бала зәңгәрләнеп тугач, бөтен гаеп шул баш мие күзәнәкләрендә кислород җитмәүдән диделәр. Казанда табиблар, вакытында беренче ярдәм күрсәтмәүдән шулай булган, берничек тә баланы 14 сәгать сусыз тилмертергә тиеш түгел иде алар, дип әйтәләр. Тугач та Казанга җибәрергә тиешләр иде, диделәр миңа ДРКБ да. Баланың үсеше юк, көзән җыерган саен баш мие күзәнәкләре үлеп бара, - дип борчылып сөйли Лилия.

Яшь әни район табибларының битарафлыгына, ваемсызлыгына үпкә белдерә. Начар хәлдә туган баланы, югыйсә, Казанга җибәрсәләр дә була иде, ди. Анда вакытында ниндидер ярдәм күрсәтә алган булулары бик ихтимал.

– Бала тудыру йортыннан чыкканда да табибларга күренегез дип аны-моны әйтмәделәр. Балалар караучы хатын “баланы елатмагыз” дип кенә кисәтте. Балам иммәде, кешеләрнеке имә иде, минекен гел смесь белән кертә иделәр. Имезә генә башлыйм – имә алмый, елый. Шунда, “елатмагыз балагызны” дип кенә әйтте ул хатын. Педиатрлар да бер сүз әйтмәде. 

Бер айга кадәр авыруның бернинди билгеләре күзәтелмәде. Әле БЦЖ прививкасына кадәр, 24 көндә баланы сөннәткә утырттык, анда да утыртырга ярыймы-ярамыймы – беркем бер сүз әйтмәде. Мин шунысына гына аптырыйм: миннән соң икенче көнне тагын бер хатынның баласы авыр хәлдә иде, аныкын ДРКБ га шул көнне үк җибәрделәр, ни өчен минекен җибәрмәделәр – шуның сәбәбен белмим. Минем бала бер генә балл белән туып та Казанга җибәрмәделәр. Ул хатынның инде баласы тәпи йөри, аралашып торабыз, - ди Лилия.

Аның әйтүенчә, бүген Риязның хәлендә алга китеш берникадәр бар. Республика клиник балалар хастаханәсе табиблары билгеләгән даруларны эчкәч, 8 нче хастаханә табибларына күренеп йөри башлагач, ятып кына торган бала яртылаш әйләнә ала.

– Башта бер ай эчендә шушы авыртулар барлыкка килгәч, бик борчылдык инде. Ул вакытта стресстан сөтем дә булмады. Өч ай буе баланы саклап чыктык, бала теләсә кайсы вакытта зәңгәрләнә иде. Мин янында, әтисе аяк очында йоклап чыктык. Табиблар өянәкләре вакытында безгә баланы яны белән салырга куштылар. Шулай эшләдек тә, өч айга кадәр бик авыр булды инде. Ул вакытта баланың теле артка китеп, шәмәхәләнеп бетә иде. 

Яшәрме икән, торырмын икән бу бала дип уйлаган вакытлар да булды. Өстәвенә, туганда ук баланың куллары, аяклары чыккан булган. Бер аягы озын, бер кулы кыска иде, остеопатларга йөреп, шуларны утыртканнан соң, бала торам дип маташа башлады. Хәзер инде уенчыкларны үзе кулларына тота ала. Безнең баш мие нервлары кысылгач, күз белән дә проблемалар бар. Күрү сәләте яхшы, ләкин нервлар кысылгач, күз алмалары йөри. Безгә анысын да баш миенә бәйле, башыгызны дәваласагыз, күзләре күрәчәк, диделәр.

Балаларын аякка бастыру өчен, Исмәгыйлевлар “Первый шаг” медицина үзәгендә дәваланырга җыена. 24 көнлек беренче курс өчен кирәкле сумма җыелып беткән. 121 мең сум акчаны оешмадан да күчергәннәр, битараф булмаганнар да кушылган.

– Без шул “Первый шаг”ка баручылар белән сөйләштек инде. Эпилепсиядән файдасы бар диләр, тик бер курс белән генә калып булмый, 3-4 тапкыр барырга кирәк диючеләр булды. Алга таба Германиядән ай саен 20 мең сумлык препарат кайтартып торырга туры киләчәк, ди табиблар. Бу гормональ дару баладагы көзән җыеруны бетереп, үсешен тәэмин итү өчен кирәк. Табиб әле бу даруның тәгаен күпме кирәк булачагын әйтмәде, әмма алдан ук акчагызны хәстәрли торыгыз, баланың көзән җыеру өянәкләрен видеога төшереп торыгыз, диде. Безнең соңгы тапкыр өянәкләр ешайды, шуңа күрә төшереп, табибка күрсәтергә кирәк. Аннары гормональ даруның кайсысы һәм нинди суммада кирәк, үзем билгелим, диде. Табиблар тернкәләнергә шанс бар дип юаталар. Йөри башлагансыз икән, 3 яшькә кадәр йөрегез, 3 яшькә кадәр аякка бастыра аласыз, диделәр.

Лилия Исмәгыйлевага бүген “Первый шаг” үзәгеннән шалтыратканнар. 16 апрельгә бала белән тернәкләндерү үзәгенә 24 көнлек дәвалану курсын узарга чакырганнар. Шулай итеп, нәни Рияз яшьтәшләре кебек утырырга, үрмәләргә, тәпи йөрергә өйрәнә башлаячак. Дәвалану юлы әле башлана гына, әле бу юлның шактый озын булуы бар. Алда җәй, Сабан туйлары, әйдәгез, шушы сабыйга үз аякларында йөреп китәргә булышыйк. Хәйрия ярдәме өчен реквизитлар түбәндәгеләр:

4276160961675304
2202200927024149
Телефон 89874181914. Получатель Исмагилова Лилия Айдаровна.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2022
    Исемсез
    Лилия сенелем сезгэ ходай сэлэмэтлек, сабырлык, туземлек бирсен. Кулыгызны тешермэгез. Сез дорес юлда. Барда эйбэт булыр Алла телэсэ. Гел якшы кешелэр очрасын юлыгызда. Чын кунелемнэн шуны телим.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100