Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин татармын, яшәсәм дә удмурт җирендә» - Ижауда татар язучылары белән очрашу

Ижауның 6нчы санлы гимназиясендә февральдә Халыкара туган тел бәйрәме узды. Бирегә ерак араны якын итеп, балалар, әдәбиятны, телне, мәдәниятне сөючеләр белән очрашырга Казаннан танылган язучылар килде.

news_top_970_100
«Мин татармын, яшәсәм дә удмурт җирендә» - Ижауда татар язучылары белән очрашу
Шәфкат Ганиев архивыннан

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, «Мәдәни мирас» журналы мөхәррире, танылган шагыйрь һәм балалар язучысы Ләбиб Лерон, «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире, тарихи әсәрләр авторы Вахит Имамов балаларга тел, әдәбият, тарихыбыз турында тирән фикерләрен җиткерделәр, балаларны милли тормышта актив булырга өндәделәр. Укучылар татар телендә чыгыш ясап, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, «Асылъяр» фольклор ансамбленә йөрүче балалар җырлар башкардылар.

Әлеге чыгышларны караганнан соң, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова: «Бу 6нчы санлы гимназиядә укучы балалар әле күптән түгел генә Казан шәһәрендә узган Халыкара «Дуслык җире» фестивалендә катнашып, Гран-при яулап кайттылар», — диде һәм әлеге кичәне оештыруга һәм балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләүдә көч куючы татар теле укытучыларына зур рәхмәт әйтте.

Данил Салихов укучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстанда узган милли бәйгеләрдә катнашырга чакырды.

«Хәзерге вакытта Россиякүләм «Илһам» дип аталган әдәби бәйге бара. Анда үз иҗади эшләрегезне җибәрегез, апрель аенда бәйгегә йомгак ясау була. Сезне Казан шәһәренә чакырырлар. Моннан тыш, «Иделем акчарлагы» конкурсы уздырыла. Әгәр катнашсагыз, сез үзегезгә яңа дуслар, теләктәш кешеләр табарсыз. Татар халкының офыгын тагын да киңәйтерсез. Мин сезгә акыл өйрәтмим, сез яңа технологияләр белән эшләүче алга киткән кешеләр. Милләтне яшәтү өчен менә шушы кулларыгыздагы телефоннан файдаланып та үз өлешегезне кертә аласыз бит. Көн дә берәр шагыйрьнең шигырен укып, аны үзегезнең социаль челтәрдәге битегезгә куйсагыз да, аны күпме кеше карый һәм алар: «Бу милләт бетә торган түгел!» — диярләр.

Без мондый очрашуларга әдәбият белән кызыксынучыларны тапмабызмы дигән өмет белән киләбез. Чөнки безгә алмаш кирәк. Күптән түгел генә арабыздан күренекле язучылар Ринат Батталов, Габдулла Галдиев, Чыңгыз Мусин китеп барды. Максатыбыз - сафларыбызны тулыландыру» — диде ул.

Данил Салихов кайчандыр үзенең дә мәктәп укучысы булып шушындый ук парта артында утыруын, әдәбиятка килгән урау тормыш юлын балаларга кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләп үтте.

Ләбиб Лерон балаларга үзенең шигырьләрен укыды. Туган җирне, туган телне хөрмәтләү — үз-үзеңне үстерү икәнлекне мисаллар белән аңлатты.

«Татар кызы» бәйгесендә катнашкан бер кыздан: «Сезнең иң зур хыялыгыз нинди?» — дип сорадык. Әлбәттә, бу сорау аны сынау өчен бирелә. Кыз: «Минем зур хыялым - Майкл Джексонны күрү», — дип җавап бирмәсенме! Мондый җавапны ишеткәч, шушы сылу кызның бар матурлыгы юкка чыккан сыман тоелды.

Балалар, бәлки сез киләчәктә зур кешеләр булырсыз, язучылар, җырчылар… Беркайчан да үзегезнең татар икәнегезне, милләтегез шәхесләрен онытмагыз», — диде Ләбиб Лерон.

Вахит Имамов укучылардан татар шәхесләрен ничек белүләре турында кызыксынды. Татарларның батырлыгы, җаваплылыгы, тыйнаклыгына мисал булган шәхесләр турында сөйләп үтте. Ул укучыларны милләтебез тарихы белән күбрәк кызыксынырга чакырды.

Җирле шагыйрь Гыймран Сафин, Гөлфия Исхакова, Ибраһим Биектаулы үзләренең шигырьләрен укыдылар, балаларга китапларын бүләк иттеләр.

«Яңарыш» газетасы мөхәррире, Удмуртиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе әлеге чараны оештыручы укытучылар Рәсилә Габдрахманова, Гөлнирә Гафиева, Рәсимә Садыйкова, Рәзинә Җәлиловага рәхмәт белдергәннән соң, әлеге очрашуларның очраклы булмыйча, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан узуын ассызыклады. Алда халык санын алу кампаниясе көтүен искәртеп үтте һәм һәркемгә үз-үзенә: «Мин кем?» - дигән сорауны бирергә кушты, катнаш гаиләләрнең күп булуы әйтте һәм алар татарлыкларын онытмасмы дип борчылуын белдерде.

Кичә 12нче мәктәптә дәвам итте. Биредә дә әдәби рух хөкем сөрде, чара 12нче мәктәп укучылары, Казан һәм җирле язучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Ижау шәһәрендә Рәфилә Рәсүлева җитәкчелегендәге «Бәхет» ансамбле, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Рәшидә Җиһаншинның «Улларым» спектаклен күрсәтте. Әлеге әсәрне тамашачылар елый-елый карадылар, аягүрә басып, озак алкышладылар. Дөрестән дә, үзешчән артистлар әсәрнең тирән эчтәлеген күңелгә үтәрлек итеп ачып бирә алды. Казаннан килгән кунак Данил Салихов та югары бәя биреп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган чара түгәрәк өстәл рәвешендә дәвам итте. «Яңарыш» газетасы каршында эшләүче «Балкыш» әдәби түгәрәге әгъзалары, Әгерҗедән, Казаннан килгән кунаклар бу эшлекле сөйләшүдә китаплар нәшер итү юллары, әсәрләрнең сыйфаты, Язучылар берлегенә яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләрен күтәрде.

Әдәбият, иҗат өлкәсендә каршылыклар юк түгел. Әмма әдәбиятның да, милли йолаларыбызның, гореф-гадәтләребезнең дә сакланып калуы милләттәшләребезнең татар телен белүенә бәйле. Телне өйрәнү, саклап калуга килгәндә, бүген уңай чор кичермәсәк тә, өметне югалтырга ярамый, алга атлау өчен кулыбыздан килгәнне һәммәбез башкарырга тиеш. Үзебезнең Удмуртия җирлегендә татар сыйныфларында тәрбияләнүче укучылар:

«…Җаным, каным белән мин татармын

Яшәсәм дә удмурт җирендә…»

— дип шигырьләр сөйләгәндә, нигә төшенкелеккә бирелергә?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100