«Мин татарча сөйләшәм»гә 20 ел – акциягә мәхәббәтне яңгыр көче белән үлчибез
26 апрель көнне яңа Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе 20 еллык юбилеен гөрләтте. Яңа урын, хурлык премиясе, яңгыр астында биюләр турында «Интертат» репортажы.

«Динозаврлар бармы?!»
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел беренче тапкыр яңа Камал театры каршында узды. Урын сайлау буенча килеп чыккан гаугаларга, төрле каршылыкларга карамый сайланган урын үзгәрмәде – тамашачылар алып баручыларга гына түгел, Кабан күленә дә хозурланып утырды.
Акцияне алып баручылар быел 3 парга бүленгән иде: 6 алып баручы, 3 пар – 3 буын. Беренче буын – Илфар Кәримов һәм Айсылу Лерон, икенче буын – Илгиз Шәйхразыев һәм Ләйлә Лерон, яңа буын – «Ялкын» журналы баш мөхәррире урынбасары Зилә Дәрҗеманова һәм юморист, «Әйдә ШаяРТ!» татар КВН лигасы Дилияр Борһанов. Ләкин алып баручылар алдыннан беренче булып сәхнәгә «Tubatay Beats» төркеме чыкты: Солтан Сафин, Ислам Вәлиев һәм Ильяс Фәрхуллин концертта татар халык көйләрен заманча стильдә яңгыратты.
Алып баручылар чыккач, Айсылу: «Монда иң беренче акциядә булучылар бармы?» – дип сорады. Берничә кул күренде, шуннан Илфар: «Айсылу, мин курыккан идем, монда син дә мин генәдер инде, пенсионер катнашучылар», – дип шаяртты. «Динозаврлар», – дип өстәде Айсылу. Чара башында өлкән буын вәкилләре дөрестән дә бар иде, концертның уртасы – яңгыр коя башлауга кадәр булдылар алар, шуннан соң гына юкка чыктылар – моның турында соңрак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Туйган инде «хурлык, хурлык» дип йөрүчеләрдән»
Алып баручылар, чыгыш ясаучыларны игълан итүдән башка, кечкенә генә төрле сценкалар күрсәттеләр: Илгиз Шәйхразыев белән Ләйлә Лерон манекен киендерде, аны татар итәргә тырышты, Дилияр белән Зилә сүзләр тәрҗемә иттерде. Үз буынына алып баручылар дөрес сайланган, дигән хис калды, Айсылу белән Илфардан ниндидер тынычлык, тәҗрибә бөркелеп торса, Дилияр белән Зилә исә үзләрен яшьләрчә, шаян итеп, «на лайте» тотты.
Айсылу: «Яңа урын акция тормышында яңа борылыш булырга мөмкин», – дип өлгермәде, сәхнәгә матур гына «күгәрчен» йөгереп чыкты һәм «Хурлык, хурлык!» – дип әйләнә башлады.
«Туйган инде, ризасызлык күрсәтеп, «хурлык, хурлык» дип йөрүчеләрдән. Андыйларга игътибар итмик, бөтен андый әйберләргә игътибар итә башласаң, йөрәгең җитмәс. Барысын да яхшыга юрыйк!» – дип куды әлеге күгәрченне Илфар. Бу – акцияне яңа Камал театры каршында узуга каршы чыгучыларга булды, дип аңладык, яшьләрчә әйтсәк – троллинг.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Сәхнәдә җиңүчеләр»
2016 елдан «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында музыкаль бәйге оештырыла. Һәр башкаручы үзенең тере җырлавын видеоязмага төшереп, гариза җибәрә. Җиңүчеләрне оештыручылар һәм социаль челтләрләрдә тыңлаучылар тавыш биреп билгели. Төп бүләк – 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясау. Быел оештыручылар 4 җиңүчене сайлап алган, алар – Илнар Сибгатуллин (AIGYR), Ләйлә Хафизова, Мәликә Юнысова һәм Гүзәл Сабирова.
Иң беренче булып сәхнәгә җиңүчеләрдән бердәнбер егет – AIGYR, Илнар Сибгатуллин чыкты, алып баручылар аның турында бер мәгълүмат та бирмәгәч, Илнарның кигән джерсиына карап, «Әлмәттән» дигән нәтиҗә ясадык, анда «Нефтяник» дип язылган иде. Илнар татарча рэп укыды, җырын «Бит – не лицо, можно и промазать», – дип тәмамлады, шулай да «не промазал» үзе, үзен тыныч һәм кыю тотты.

Илнар Сибгатуллин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кайсыдыр дәрәҗәдә альтернатив музыканы эстрада белән чагыштыру дөрес тә түгелдер. Ләкин алар икесе дә татар телендә иҗат ителгәч, ирексездән, «безнең эстрадада шаккаткыч темалар кытлыгы» дигән уй килде. «Мин татарча сөйләшәм»дә чыгыш ясаучылар арасында җырлар тематикасы шундый бай иде. Безнең җырчыларның яраткан «топ» темалары ул – 1. Мин сине яратам. 2. Син мине яратмыйсың. 3.Туган ягымны сагындым. – булса, яшьләрнең темалар диапазоны күпкә киңрәк. Монда – милләт, заман, үзгәрешләр. Тагын бер матур тема – тормышка мәхәббәт. Монда мәхәббәт турында да җырлар байтак иде, ләкин «мин сине яраттым, ә син – юк» дип түгел.

Айдар Исхаков
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Казан җәмәгать транспортының татар теле ни хәлдә?!»
«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең тагын бер кызыклы традициясе – ел саен төрле оешмаларның татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерү һәм, аларга нәтиҗә ясап, «Тяжело с татарским» антипремиясен, яки Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов «Татар-информ» матбугат конференциясендә белдергәнчә – «хурлык премиясе»н тапшыру. Антипремиягә быел Казанның җәмәгать транспорт системасы лаек дип табылды.
Казан транспортында тукталышлар 3 телдә – шул исәптән татарча да яңгырый. Ләкин тукталышларны гына тавышландыру – 2 дәүләт телен тулаем куллану дигән сүз түгел. Казанда йөри торган җәмәгать транспорт сәхифәсе һәм мобиль кушымта татарча эшләми. Светофорларның аудио сигналлары да татарча яңгырамый. Кондукторсыз маршрутлардагы экраннарда, күрсәткечләрдә татар теле кулланылмый, – дип аңлатты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
Аның сүзләренчә, премия аерым бер оешмага түгел, ә тулысынча системага бирелә: «Тел мәсьәләсе – ул бер идарәчелек эше генә түгел, ул – бергәләп чишелә торган уртак бурыч», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Антипремия белән бергә «Мин татарча сөйләшәм» чарасында татар телен хөрмәт иткән оешмалар да телгә алынды. Быел рәхмәт хаты «Т-Банк» һәм «Nordwind Airlines» авиакомпаниясенә тапшырылды. «Т-Банк» үз банкоматларында хезмәтне татар телендә күрсәтә, тиздән аларның мобиль кушымтасының да татарча версиясе эшли башлаячак. «Nordwind Airlines» авиакомпаниясе Казанга очучы рейсларда игъланнарны 3 телдә – русча, инглизчә һәм татарча яңгырата.

«Nordwind Airlines» авиакомпаниясе вәкиле рәхмәт хатын кабул итә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мин татарча сөйләшәм»гә мәхәббәтне яңгыр көче белән үлчибез»
Концертның нәкъ уртасында сәхнәне алып баручы һәм җырчы Илгиз Шәйхразыев үзе алды. Шунда башланды да МТСның иң кызу мизгелләре. Илгизнең чыгышына яңгырның иң койган чагы туры килде кебек, ул моны үзе дә көтмәгәндер, бер җырдан соң, чыгышына алданрак махсус кигән кара күзлеген дә салып куйды, яңгыр тамчылары тамашачыларны күрергә комачаулады бугай. Ә татар яшьләрен яңгыр да, җил дә куркытмый. Яңгыр коя торды, яшьләр өздереп бии торды. Концертта чыгыш ясаган җырчылар лычма булсалар да, берсе дә сер бирмәде.
Монда кызык бер күзәтү – яңгыр коя башлауга, чарадан өлкән буын югалды. Беренче сәгатьләрдә халык күпкә күбрәк иде, яңгыр берникадәр явып та туктамагач, алар акрын-акрын гына тарала башлады, кемнәрдер яңа Камал театры бинасына кереп посты. Анда узган «Язгы Печән базары»нан халык чара ябылышына – сәгать 8гә кадәр өзелмәде, ә яшьләр бии бирде.
Кемнәрнең яңгыр астында бию хыялы бар, икенче елга «Мин татарча сөйләшәм»гә килегез, чөнки бәйрәм концертында һәр ел коеп яңгыр ява. Ләйлә Лерон әйтмешли: «Бу инде – база, традиция». Һәр елны бер үк хәл кабатлангач, бәлки, оештыручыларга ябык сәхнә ясау турында уйларга кирәктер, соңгы җепкә кадәр чыланганчы, ышыкта бию күпкә кулайрак булыр.

Илгиз Шәйхразыев
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Татфаклар» мондамы?!
Илгиздән соң, сәхнәгә яңа буын – Зилә Дәрҗеманова һәм Дилияр Борһанов чыкты: «Синең өчен күбәләк эффекты нәрсә ул?» – дип сорады Зилә чыга-чыгышка.
Өчпочмакны «треугольник» дип атый башлыйсың икән, шул ук вакытта өчпочмаклар сатыла торган җирдә хис-кичерешләр сарае ачылып, анда аҗдаһалар оча башлый икән, саграк булырга кирәк, – дип җавап кайтарды Дилияр. Кызык.
Дилияр белән Зилә тамашачылардан сүзләр тәрҗемә иттерде. Тырышып-тырмашып, тормышта сирәк куллана торган сүзләрнең татарчасын эзләдек, Дилияр шаяртып, ярдәм итәргә: «Татфаклар» мондамы?!» – дип тә сорады. Сүз уңаеннан, Дилияр да, Зилә дә татар филологиясе юнәлешендә белем алалар.
Концертның хедлайнерлары булып инде ничәнче ел рәттән «Gauga» төркеме чыгыш ясады. Алар да кунакларны яңгыр астында биетте.
Менә без 12 ел «Мин татарча сөйләшәм»дә чыгыш ясыйм, шул 12 ел эчендә бер тапкыр җылы һава торышы булды. Ә 1 елны бөтенләй кар ява иде, әлеге һава торышы кабатланып килә, бу – бик кызык күренеш, – диде җырчы Оскар Юнусов.
Зилә Дәрҗеманова һәм Дилияр Борһанов
Фото: © Бөтендөнья татар яшьләре форумы тәкъдим итте, Фирүзә Вәлиева
Концерттан соң уйларга чумып барганда, бер танышым: «Мин татарча сөйләшәм» ул – яшьләр, ә яшьләр янында күңелсез була алмый», – диде. Дөрестән дә, «Мин татарча сөйләшәм» – яшьлек, дәрт, ярату белән ассоциацияләнә. Монда форумда буыннар алмашынып торуы да үз ролен уйныйдыр, яшьләр командасына, бернинди каршылыкларга карамый, алда да шундый матур чаралар оештыруда уңышлар телибез!
Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы
Фото: © Бөтендөнья татар яшьләре форумы тәкъдим итте, Фирүзә Вәлиева