Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин татарча сөйләшәм!» хедлайнеры чыгыш ясамады: концерт өзелүгә Камал театры гаеплеме?

news_top_970_100
«Мин татарча сөйләшәм!» хедлайнеры чыгыш ясамады: концерт өзелүгә Камал театры гаеплеме?
Рамил Гали

Кичә 26 апрель көнне Галиәсгар Камал театры каршында барган «Мин татар сөйләшәм!» акциясендә Qaynar төркеме солисты Рәдиф Кашапов чыгыш ясаганда, җыр барышында сәхнәдән Татарстан Конституциясен укыды. (Рәдиф Кашапов журналист буларак та билгеле). Шушы чыгыштан соң ут бетте. Моны «утны өзделәр» дип гаепләүчеләр дә, махсус эшләнгән символик алым, дип кабул итүчеләр дә булды.

Акция алдыннан рекламаланган хедлайнер, танылган блогер, автор-башкаручы Arslan – Раил Арсланов чыгыш ясарга өлгерми калды. Arslan, кулына баян алып, халык белән бергә татар җырларын башкарырга мәҗбүр булды. Мәйданда җыелган халык «Туган тел»не дә музыкасыз җырлады.

Программа буенча чара кичке 8дә генә бетәргә тиеш иде. Ут сүнү сәбәпле, ул сигезенче яртыларда ук тәмамланды. 

Arslan үзенең социаль челтәрендә канәгатьсезлек белдергән һәм ут сүнүне Камал театрында барган «шәхси премьера» белән бәйләгән.

«Дуслар, бүген эксцесс килеп чыкты. Минем чыгыш алдыннан утны сүндерделәр һәм үземә генә баянда уйнап, җырларга туры килде. Чөнки артта урнашкан Камал театрында «шәхси премьера» булган. Күрәсең, аларга бу ошап бетмәгән. 21 гасырда кешеләр килешә алмыйлар», – дип, видео яздырган җырчы.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе соңгы елларда Камал театры каршында үтә. Узган ел акция бернинди проблемалар кичермичә, 8ләргә хәтле барды. Шуңа күрә мәйданда җыелган яшьләрнең утны Камал театры сүндерүенә ышанасылары килмәде. «Казанның берничә җирендә ут сүнгән бит, бәлки шуның белән бәйледер», –диючеләр дә очрады. Тик электр энергиясе белән концертны Камал театры тәэмин итте. Ялгыш ут сүнү очрагы булса, театр да утсыз калыр иде. Хәтта оештыручыларның да кайберләре нигә ут сүнгәнен әйтә алмады.

 

Фото: © Рамил Гали

Без Камал театрыннан бәхәскә ачыклык кертүләрен сорадык. Театр директоры урынбасары Илшат Латыйпов утны чыннан да Камал театры сүндерүен әйтте, чөнки театр каршындагы тамаша тавышлары залга ишетелеп торган. Аның сүзләренчә, утны 19 сәгать 5 минутта сүндерәчәкләрен «Мин татарча сөйләшәм!»нең оештыручылары алдан белгән.

Чара электр энергиясе белән театр тарафыннан тәэмин ителде. Ә спектакль башланганнан соң – 19.05 сәгатьтә сүндерелә. Бу – акцияне оештыручылар белән алдан килешү нигезендә эшләнде. Өстәвенә, театр каршында чара булу сәбәпле, тамашачыларны театрга касса фойесы аша кертергә туры килде. Ә театрга тамашачыларны кертү спектакльгә 1 сәгать кала башлана. Шуңа күрә, театр алдан килешенгән пунктларның барысын да үтәп, оештыручылар билгеләгән срокта концертны уздыра алсын өчен барысын да эшләде, дип әйтә алабыз. Без, акцияне оештыручылар кебек үк, бу көнне тагын бер чара булачагын белә идек. Шуңа да алдан килешеп куйдык. Оештыручылар театр җитәкчелегенә «акция 19 сәгатьтә тәмамланачак» дип вәгъдә итте.

Гомумшәһәр чарасы урынына «частный показ» барды, дип әйтүчеләргә фейклар язар алдыннан мәгълүматны тикшерергә киңәш итәбез. Әйе, Г.Камал театрында бу көннәрдә Уфа «Нур» татар театры гастрольләре уза. Гастрольләрне 25 апрельдә ике республиканың да мәдәният министрлары урынбасарлары ачты. Бу чаралар турында күптән билгеле иде. Моны безнең сайтка кереп тикшереп була.

Концерт спектакльгә комачаулыймы-юкмы, дигән сорауга килгәндә, әйе, әлбәттә, комачаулый. Спектакль вакытында концерт үткәрү – спектакльне өзү дигән сүз, чөнки театр каршындагы тамашаның тавышлары залга ишетелеп тора, –дип җавап бирде Илшат Латыйпов.

 

Фото: © Рамил Гали

«Нур» театры Камал театрының 2 залында да спектакльләр куйган. Икесенә дә тамашачылар касса аша керергә мәҗбүр булган.

Илшат Латыйпов акциягә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе телне саклау һәм үстерү өчен игелекле ният белән үткәрелә һәм милли театр каршында уза, театрның да миссиясе шудый ук. Акция монда беренче тапкыр гына узмый. Без һәрвакыт кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез. Бу очракта, тискәре эмоцияләргә бирелмичә, нәтиҗәле хезмәттәшлекне саклап калырга тырышып анализларга кирәк.

Бүген акциядә катнашучыларның берсе пост язып чыкты. Анда, электр энергиясе сүнгән булуга карамастан, акция күңелле атмосферасында дәвам итте, һәм барысы да баянга хор белән таныш җырларны җырлады, дип әйтелә. Бу бары тик бердәмлекнең булганын һәм акциянең миссиясе үтәлгәнен генә күрсәтә. Ә «Нур» театры тамашачылары һәм артистлары исә, үз чиратында, сәнгати бөтенлеге бозылмаган спектакль карый һәм уйный алды, – диде Илшат Латыйпов.

 

Фото: © Рамил Гали

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова да театр җитәкчелегенең спектакль булачагы һәм, шул сәбәпле, тавышны көчле итеп кабызмаска кирәклеге турында кисәтүләрен әйтте.

Әйе, без белдек. Тик хәзер гаеплеләрне эзләп утырасым килми. Театрга яла ягасым килми, үз өстемнән дә җаваплылыкны төшермим. Чара Рәдиф Кашаповның Татарстан Конституциясен укуы белән тәмамланды, бергәләп баянга кушылып җырладык. Шулай матур гына тәмамладык, – диде Ленария Мөслим.

 

Фото: © Солтан Исхаков

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе – замана яшьләренең бергә җыела, замана кумирларын, татарча альтернатив музыка тыңлый, татарча аралаша торган урыны. Тик, ни кызганыч, шундый көтеп алынган бердәнбер чараның шулай өзелүе – оештыру дәрәҗәсенең какшый бару күрсәткече. Әлбәттә, Татарстан Конституциясен уку һәм азактан баянга җырлау һәркемгә ошап, матур хатирә булып калды. Тик утның 7дә сүнәчәген белә торып та программаның 8гә хәтле төзелүе – хедлайнер буларак чакырылган Раил Арслановка, аны тыңларга килгән тамашачыга хөрмәт булмавын күрсәтә.

Рәдиф Кашапов «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә Татарстан Конституциясен укыды

«Мин татарча сөйләшәм»дә ут сүнде, хедлайнер Arslan баянда уйнап җырлады

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100