Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә югалып калмаган Арсланов төрек кызларын биетә – видео

news_top_970_100
«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә югалып калмаган Арсланов төрек кызларын биетә – видео
"Татар-информ" архивы

Популяр музыкант, җырчы, «Хижина музыканта» «Ютуб» каналын алып баручы блогер Раил Арсланов, татарча җырлар җырлап, төрек кызларының кәефен күтәргән. 

«Мин төрек теленә бик тә охшаган тел беләм. Ә сез татар телен беләсезме?» – дип сорый ул алардан.

«Әйе, мин беләм», – ди җавап бирә аларның берсе. 

«Уйнап күрсәтим әле, бәлки, искә төшерерсез», – ди Раил кызларга. Блогер «Күбәләгем»не җырлый башлауга, кызлар торып басып бии үк башлый. «Төрек кызлары татарча музыканы ошатты», – дип яза Раил үзе бу хакта. 

«Раил, туган телебездә җырлар ишетүе ничек күңелле», «Халыклар дус яшәсен өчен, син Чит ил эшләре министрлыгына караганда да күбрәк өлеш кертәсең», «Башка халыкларның синең җырларны тыңлап шаккатуын күрәм дә, инглиз телен тагын да теләбрәк өйрәнә башлыйм», – дип яза аңа сәхифәсен карап баручылар. 

Раил Арсланов төрле илләрдә яшәүчеләр белән видеоэлемтә аша аралаша, аккордеонда уйнап, татарча һәм русча җырлар башкара. Башка милләтләрнең җырларны ничек кабул итүен «Ютуб» каналында һәм социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтә. Быел Раил Арслановны «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә хедлайнер буларак та чакырганнар иде. Тик аның чыгышы алдыннан гына ут сүнеп, Раил татар җырларын баянда уйнап, халык белән бергә башкарырга мәҗбүр булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100