news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин шундый бәхетле» - Миләүшә Сафина туачак баласының җенесен белгән

news_top

Җырчы Миләүшә Сафинаның дүртенчегә әни булырга җыенуы хакында хәбәр иткән идек. Инде, ниһаять, туачак сабыйның җенесен белер вакыт та җиткән. Шунысын да әйтергә кирәк, Миләүшәнең әлеге куанычлы яңалыкны белүе шау-шулы гендер-патилардан күпкә дулкынландыргычрак булып чыккан.

Миләүшә машинасында утырган килеш табиб биргән конвертны ача. Анда исә туачак сабыйның кыз булачагы язылган. Җырчы бәхеттән күз яшьләрен тыеп тора алмый.

«Аллаһ Тәгаләнең кодрәте бу. Мәрьям белән авырлы чакта, аның кыз булачагын белгәч, бик шатланган идем. Аны ничек матур итеп киендерәчәгемне, кулга-кул тотынышып йөрүләребезне күз алдына китердем. Мәрьям – минем язмышым бүләге.

Ә бу кыз бала – хыял. Мин кыз турында шундый хыялландым. Әле йөккә узганчы ук кечкенә кызлар белән рилслар карый идем. «И, Аллам, миңа да бер кыз бүләк ит», – дип сорадым. Шушы уйлар белән авырга уздым мин. Бик теләдем бу баланы. Мин шундый бәхетле. Сез дә минем өчен шатланыгыз.

Исән-сау табарга насыйп ит, миңа тагын бер тапкыр кыз бала әнисе булу мөмкинлеге бир, Аллаһ Тәгаләм. Мәрьям апасына ярдәмче булсын», – дип сөйләгән ул видеода, елый-елый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар