news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Миләүшә Сафина дүртенчегә әни булачак

news_top

Җырчы Миләүшә Сафина үзенең сәхифәсендә искиткеч матур яңалык җиткерә. Ул дүртенчегә әни булачак.

«Мин Аллаһ Тәгаләдән көч сорадым, ә ул миңа мәхәббәт бирде. Барысын да җиңеп чыгарга шул җитте. Балам, без сине бик тә көтәбез», – дип яза, туачак сабыеның УЗИдагы фотосын күрсәтә ул үзенең сторисларында.

Миләүшә һәм аның тормыш иптәше Фагыйль өчен сәхнәдәш дуслары бик шатланган. «Котлыйбыз. Исән-сау табарга насыйп булсын», «Ура, Аллаһ бәхетен өеп бирсен», «Бәхет, исән-сау күтәреп чыгарга насыйп булсын», «Төгәл саны сау булып, игелекле бала булсын», – дип комментарийлар калдырганнар.

Җырчының беренче никахыннан кызы Мәрьям бар. Ире Фагыйль белән никахлашкач, яшь гаиләнең ике улы дөньяга килде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар