Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мин Шигырь бәйрәмендә беренче тапкыр һәм анда ниләр күрдем?

26 апрель көнне татар милләтенең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууга 138 ел. Әлеге датаны Казанның татар җәмәгатьчелеге зурлап билгеләде, бәйрәм итте. Чараларда «Интертат» журналисты да булып кайтты. Сүз уңаеннан, бу – минем Шигырь бәйрәмендә беренче тапкыр катнашуым.

news_top_970_100
Мин Шигырь бәйрәмендә беренче тапкыр һәм анда ниләр күрдем?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре һәм киң җәмәгатьчелек Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Өстән яңгыр явып торуына карамастан, халык ифрат күп иде. Яшьләр, мәктәп укучылары да күренде. Димәк, белем учакларында милли тәрбия төшенчәсе яши бирә.

Тантаналы чара бөек әдипнең «Бәйрәм бүген» дигән шигыре белән башланып китте.ТР халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла татар халкы өчен бәйрәмнең әһәмиятен билгеләде. «Татарның бәйрәмнәре күп түгел ул. Сабан туе, Ураза гаете, Корбан гаете һәм Шигърият бәйрәме. Иң заманчасы шулар арасыннан Тукай яки Шигърият бәйрәме. Минем өчен менә шулай. Рус халкы, христианнар елына 365 көн бәйрәм итә. Көн саен бәйрәм. Ә безнең исә бәйрәмнәр сирәк, ләкин милли бәйрәмнәр. Тантанага яңгыр кәефе белән килдем. Бик әйбәт, игеннәр уңар, икмәк булса – бәйрәм дә булыр. Яңгыр яуганга сөенәм», – дип бәян итте ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ әйтүенчә, Казанда Тукай һәйкәле янындагы бәйрәм тантанасына 1961 елдан бирле килә. «Һәр ел саен монда килгәч, яшибез әле дип, канатланып һәм рухланып кайтам. Тукай барыбызны да берләштерә. Яшьләр, балалар бирегә бик күп килүенә сөенәм. Димәк, милләтебезнең дәвамы, өмете бар. Тукай – рухи дәүләтебез. Мондый чараларга халык милли киемнәрдә килсен иде. Менә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә түбәтәй, калфак кисеннәр иде», – дип сөйләде шагыйрь.

Бер төркем яшьләр бик матур «Мин татарча сөйләшәм» дигән логотиплы киемнәрдән иде. Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин да миңа үзенең фикерләрен җиткерде.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Менә яңгыр булуына карамастан, бүген безнең йөрәкләрдә җылы, чөнки бөек шагыйребезнең туган көне. 26 апрель –татар өчен Яңа ел, дисәк тә була. Хәзер глобализация чорында яшьләр вакыт төшенчәсе белән бер адымда барырга тиеш. Мәсәлән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан «Ясалма фәһем» проекты кысаларында «ТукAI» плагины булдырылды», – диде ул.

Яшь егет әйтүенчә, «ясалма фәһем» моделе өчен Габдулла Тукайның шигырьләре, мәкаләләре, чыгышлары, аның тормыш юлы турында мәгълүмат кертелгән. Шул рәвешле, «ясалма фәһем» плагины Тукай үзе сөйләшкән кебек аралаша ала. Әңгәмәдәш татар яшьләренең милли чараларда актив булуларын әйтте. «Булган тарихны онытмыйча, киләчәкне дә күзаллап яшәү кирәк», – дигән фикерен дә белдерде.

Чәчәкләр салу тантанасы барышында, яңгырлы һава торышы сәбәпче булгангамы, бер генә дә рәсми чыгыш та яңгырамады. Җитәкчеләр һәм язучылар җыелган халык белән берникадәр аралашты, халык алар янына фотога төшәргә ашкынды.

Чара барышында милли моңнар яңгырап торды. Тукай һәйкәленә чәчәк салуга килүчеләр арасында гармунчылар да булды. Ахырдан хәрби пенсионер, полковник, танкист Әнвәр Гыйниятуллин «Туган тел» җырын гармунда уйнады. Бу вакытта инде рәсми вәкаләтле затлар калмаган иде...

«Бәйрәм бүген»: Ркаил Зәйдулланың фәлсәфи чыгышы, премия лауреатлары балкышы

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында узган Шигърият бәйрәмендә танылган иҗат әһелләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашты. Бәйрәмне ТР Мәдәният министрлыгы белән Язучылар берлеге оештырган. Чараны Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Дания Нәгыйм алып бардылар. Гадәттәгечә, чара башланыр алдыннан сценарийга күз салдым. Бик бай эчтәлекле, шул ук вакытта консерватив тоелды ул.

Мин тумышым белән Татарстаннан түгел, шуңа да бу – минем Шигырь бәйрәмендә беренче тапкыр катнашуым. Шуңа күрә, элекке еллардагы бәйрәмнәр белән чагыштырып анализлый алмыйм. Моны гомерендә беренче тапкыр Шигырь бәйрәмен күргән кешенең карашы дип кабул итегез.

«Чыннан да Тукай булганда, без зурбыз, Тукай булганда яшәрбез һәм тарих мәйданында үзебезнең сүзебезне әйтербез! Тукай – безнең барлыгыбыз, яшәү рәвешебез. Аның иҗатында татар дөньясының бөтен хасиятләре язылган. Ул үз заманының елъязмачысы гына түгел, ул – татар дөньясының энциклопедиясе. Аның исеме безнең өчен маяк булып торганда – юлыбыз туры, олы һәм дөрес булыр», – диде чыгышы вакытында ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов башкаруында Тукайның «Әллүки» җыры белән башланган чара язучылар һәм җырчылар чыгышы белән дәвам итте. Агымдагы елда Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова һәм сынчы Кадим Җәмитов та сөйләде, рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Язучылар хәле ярлымы? Тукай үз премиясен кемгә бирер иде? Журналистика белән әдәбият янәшә барамы?

Бер арада шагыйрә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова белән сөйләшеп алдык.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Безнең гомер милләтем дип, аның язмышын хәл итеп үтте. Матди байлык турында уйламадык. 32 ел радиода тугры хезмәт куйдым. Милләт язмышы өчен борчылмыйча һич кенә дә мөмкин түгел. Апрель – тулаем Тукай ае! Конкрет бу бәйрәм мәңге дәвам итәчәк. Тукаебызның кыйтгалары көннән-көн киңәя бара. Бик күп җирләрдә, чит илләрдә дә аның һәйкәлләрен ачалар. Әсәрләрен дә өйрәнәләр. Бөтендөнья татар конгрессында эшлим, үземнең вазыйфам буенча Россиянең барлык төбәкләрендә булырга туры килә. Кайдадыр баргач, милләт өчен куанып кайтасың, кайдадыр – борчылып та кайтасың. Бу – Татарстанда да шулай. Күптән түгел генә Чаллыда, Түбән Камада булып кайттык. Чаллының кайбер мәктәпләрендә кәефләр төште, туган телне аңламаган балаларга шигырьләр сөйләдем. Ә менә Түбән Каманың «Адымнар» гимназиясендә – бөтенләй киресенчә күренеш, шатландым. «Балык башыннан...» дигән әйтем бар, эшнең башында кем тора инде... Шулай да, киләчәгебез якты булсын, милләтебез яшәсен иде», – дип фикерләрне әйтте.

Менә, иҗат кешесе бушка эшли, дигән сүзне дә әйттегез... Акчага эшләргә тиеш түгелмени?

Җыр сәнгатен алсак, бөтен кеше сәхнәгә фәкать акча эшләр өчен менде. Ә тәгаен шагыйрьләргә кагылсак, алар беркайчан да акчалы булмады. Минем шигырьләргә 300дән артык җыр бар. Алар өчен акча алганым юк. Иң ким дигәндә атнаның 3 көнендә шагыйрә буларак чыгыш ясыйм. Чыгыш өчен акча алган, күргән юк. Бик әйбәт, бушка булсын, бик теләп йөрим. Башкалар минем шигырьләремне тыңлагач, шатланам. Чыгышымнан соң бер 5 бала булса да татарча сөйләшә, татар теленә аеруча мәхәббәт белән карый башласа – яхшы, димәк, миссиямне үтим! Әлбәттә, әйтмим, бөтен кеше дә телебезгә йөз белән борылыр, дип... Бар шундый кешеләр: «Акча түлиләрме чыгышларың өчен?» – дип сораучылар да бар. Мин беркайчан да акча сорамадым. Эштә дә ничә сум хезмәт хакы бирәләр, шуңа риза булып яшәдем. Әниебез әйтә иде: «Кызым, бәрәкәтле булса аз да җитә, бәрәкәтсез булса – күп тә бетә». Мине беркем дә «хәерче» дип әйтә алмый. Мин рухи яктан бай.

Тукай бүгенге көндә яшәсә, иң бай шагыйрь булыр идеме, Шәмсия апа?

Ә сез бүгенге көндә бездә бай шагыйрьләрне, язучыларны атый аласызмы? (Уйланып). Матди яктан байлар бар инде ул. Хәзер бит әйтәләр – «сорасаң гына бирәләр». Бар ул фатирлар, затлы исемнәр алучылар... Аерым кешеләр байлык туплый ул. Әгәр дә Тукай без белгән холкы белән яшәсә, бай булмас иде. Ул бай булмаса да, рухи байлыгына риза булыр иде. Тукай барыбер Тукай булып калыр иде. Алай булмаса, аны дөнья халкы яратмас иде!

Киләсе әңгәмәдәшем ТР халык артисты Миңгол Галиев булды.

«Тукай – җыр сәнгатендә дә зур шәхес. Аның җырлары да, аңа багышланган опералар да бар. Ул үзе дә җырлаган. Минем хәзер, рус һәм итальян вокал мәктәпләре дәвамы буларак, Тукай васыяте белән, татар җыры мәктәбем бар. Бөтен дөньяга сибелгән татар халкы әгәр дә, Тукай теләгәнчә, җыр белән алга барсак, үрнәк кенә түгел, ә хөрмәткә лаек булачакбыз», – ди күренекле шәхесебез.

Габдулла Тукайга багышланган Шигърият бәйрәмендә журналистлар остазы, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы деканы, филология фәннәре докторы, галим Васил Гарифуллин белән дә сөйләшеп алдым.

«Бу бәйрәмне хезмәттәшләр, фикердәшләр белән бер елны да калдырмадык. Кар яуса да, боз ишсә дә, көн эссе булса да киләбез. Көтеп алган, елга бер була торган шигърият, мәдәният бәйрәме. Безне берләштерә торган бәйрәм. Әлбәттә, тамашачылар күбрәк булса да әйбәт булыр иде. Турыдан-туры трансляцияләрдән карап, тамаша кылып була, әмма килеп монда аралашулар, гапләшүләр безне берләштерә.

Менә сез турыдан-туры яшь буын, булачак журналистлар белән эшлисез. Студентлар Тукай шигъриятен өйрәнәме, остазыбыз?

Габдулла Тукай әсәрләренә ихтирам-хөрмәт гаиләдән, мәктәптән үк килә. Студентлар арасында Тукайга багышланган кечкенә конкурс та үткәрә идек. Быел, кызганычка, булмады ул. Студентларыбыз әдәби иҗат белән дә мавыга. Журналистика белән әдәбият һәрчак янәшәдә булды, бергә атлады. Булачак журналистларыбызның әдәби әсәрләр дә иҗат итүләрен хуплыйбыз.

«Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләренә мин бөтенләй игътибарсыз. Тукай телен, татар телен шушы хәлгә китереп терәгән бер вакытта, бетереп барганда – минем өчен «телне бетергән өчен бирелгән премия» булып тоела. Менә бүгенгесе көнне Тукай үзе бу премияне кемгә бирер иде икән?! Шул хакта уйланам. Хәзер бу премия – татар язучысын «йоклату алымы», – дип бәян итте кыю сүзле шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина.

Нәҗибә апа, яшь буын бөек шагыйребез иҗатын өйрәнә микән?

Бирегә җыелучылар елдан-ел картая. Яшьләр бик юк. Монда Ленин бакчасыннан башлап Дәүләт Советына кадәр мәйдан шыгрым тулы булырга тиеш. Шуннан нәтиҗә ясап буладыр соравыңа.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Дәрәҗәле дәүләт премиясе лауреатлары – халыкка рәхмәтлемен?

Шигърият кичәсе барышында олпат әдипләребез дә, яшьләр дә чыгыш ясады. Бу күренеш аеруча күңелгә ятышлы булды. Тик, Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре булган затларга сәхнә түрендә утыргычлар куелган булса да, бер-бер артлы китәргә ашыгулары сизелде. Әйтеп булмый, бәлки, бу йолдызлы көнне алар бик күп чараларга да чакырылган булганнардыр. Шулай да, инде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашулары үткән иде, инде биредә үзләрен күтәргән, данлаган халык арасында булсалар да, шәп булыр иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Хәер, моны үзләре беләдер алар. Ни дисәң дә, бер коллегамның сүзен дәвам итеп, яшь-җилкенчәкләр түгел, олпат, дөньяда ярты гасырдан күбрәк яшәгән шәхесләр бит! Яшьләрнең бәйрәмдә булулары, катнашулары сөендерде, әлбәттә!

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

И туган тел, и матур тел... Аннан соң ничек әле ул?

Ничек кенә булмасын, Казанның төп Шигърият бәйрәме тантанасы үз югарылыгында узды, тамашачы шигырь дә, җыр да тыңлады, дәүләт нәшрияты палаткасында сатылган китаплар, басмалар белән кызыксынучы иптәшләр дә шактый күп күренде.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Халкыбыз гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды чара. Шундый күренешне еш күзәтәм: мәйданнардагы, заллардагы халык бу халыкчан гимны беренче генә куплетын белә. Аннан соң авызлар әкренләп ябыла… Шулай итеп Казан халкы милләтнең бөек, олуг язучысын ихластан хөрмәтләде, искә алды, мәдхия җырлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100