Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин Равилнең хатыны түгел, тикшермәгез»: Рузилә Хәйретдинованы якын кешесе үпкәләткән

news_top_970_100
«Мин Равилнең хатыны түгел, тикшермәгез»: Рузилә Хәйретдинованы якын кешесе үпкәләткән

Җырчы Рузилә Хәйретдинова белән блогер Равил Закиров арасыннан «кара мәче узуы», аралашмый башлаулары хакында язган идек. Аларның дуслыгына Равил Закировның да нәкъ Рузиләнеке кебек үк хатын-кыз киемнәре кибете ачуы киртә булды.

Җырчы белән блогерны бик еш бергә күреп ияләшкән язылучылары гына һаман тынычлана алмый. Үзенә даими килеп торган «Хәзер Равил белән бөтенләй аралашмыйсызмы?», «Нәрсә булды?» дигән күпсанлы сорауларга җавап итеп, җырчы сторисларында болай дип язды.

«Хөрмәтле язылучыларым һәм Равил Закировның язылучылары. Бу темага соңгы тапкыр сөйлим, һәм мин аны ябам. Сез бу ситуацияне артык якын кабул иттегез, без озак еллар яшәгән пармыни.

Минем кебек ачык йөрәкле кешегә, ни кызганыч, андый вакытлы кешеләрне тормышымда күп күрергә туры килде.

Мин инде 33 ел үземнең тырышлыгым белән яшим. Мин үземә беркайчан да кеше башларыннан йөрергә һәм шуның белән нәрсәгә дә булса ирешергә юл куймадым. Мин бер кешене дә кабатламыйм. Шулай ук иртәнге аш ашыйм, үземнең кызыклы, мәшәкатьле тормышым белән яшим. Иң мөһиме – намусым чиста.

Мин күсе түгел, чит идеяләрне урламыйм.

Кешегә салынмыйм, корбан ролен дә уйнамыйм. Кеше хисабына пиар ясап, зарланып, елап утыручылардан түгелмен.

Кемдер кеше башыннан йөреп, санаулы көннәр эчендә урланган идеяләр белән бизнес ача ала. Андыйлар шулай ук тиз генә ябылып куялар яки, тынычлана алмыйча, бизнесларын сатып җибәрәләр. Ә кемдер барысын да намус белән башкара, ләкин эше җиңел генә бармый.

Мин Равилнең хатыны түгел, тикшермәгез. Ләкин шуны әйтәсем килә: мин беркайчан да, үзем өчен кайчандыр бик якын булган кешеләр кебек, андый кабәхәтлек эшләмәс идем», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100