Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин операциягә кереп яткач, хатыным үлде» - яман шеш кичергән ир-ат тарихы

Эчәклек рагы - иң мәкерле яман шешләрнең берсе. Ул соңгы стадиягә кадәр үзен белгертмәскә мөмкин, ди табиблар. Казанда яшәүче Александр Тимофеевның (пациент үтенече буенча фамилиясе үзгәртелде) эчәгендә яман шеш табалар. Быел 65 яшен тутырган Александр Григорьевич нинди сынаулар аша узганын «Татар-информ» га сөйләде.

news_top_970_100
«Мин операциягә кереп яткач, хатыным үлде» - яман шеш кичергән ир-ат тарихы
Михаил Захаров

— 2019 елның декабрендә хәлем начарайды, көтмәгәндә олы йомыш белән бәдрәфкә йөрү кыенлашты, кан китте, бүтән симптомнар юк иде. Тикшеренергә кирәк дип, борчылып куйдым. Бер клиникага баргач, андагы табиб һич кичектермичә онкодиспансерга барырга кирәк, диде һәм шунда шалтыратты. Аның сөйләшүеннән үк хәлләр җитди икәнен аңладым инде.

Килдем онкодиспансерга, табиб Илгиз Гатауллин нинди анализлар бирәсен әйтте һәм ашыгыч рәвештә ятарга кушты. «Нурланыш белән генә дәвалап булмый, операция кирәк», - диде. Башта курку, шомлану булды бераз. Илгиз Габдуллович операция турында барысын да аңлатты, кешеләр операциядән соң да яши, тернәкләнә, диде, аннары тынычландым.

20 декабрьдә салдылар, 23е операция ясадылар. Беренче операциядә торбаны тышка чыгарып калдырдылар. Колостома дип атала ул. Аннары 2020 ел азагында сентябрьдә икенче операцияне ясадылар һәм эчәкләрне элекке хәленә кайтардылар. Пандемия аркасында бераз тоткарлыклар булды анда, шуңа сузылды ул.

Беренче операция гомуми наркоз белән озаграк булды, икенчесендә наркоз операция урынына гына кертелде. Яхшы белгечләр булгач, барысы да әйбәт кенә узды. Рәхмәттән башка сүз юк табибларга, — дип сөйләде Александр Григорьевич.

  • Колостомия — операция төре, тугым эчәгенең бер өлешен корсак аша тишек ясап тышка чыгаралар һәм тизәк, газлар һәм лайлалар чыга алсын өчен колостома ясыйлар. Бу юан һәм туры эчәк авырулары вакытында ясала торган операция.

Александр Григорьевич операциядән соң химия терапиясенең биш сеансын алган.

— Февраль–март иде, салкын вакыт булгач, химиядән соң аяк-куллар кычыта. Кайберәүләр бик авыр кичерә аны. Минем чагыштырмача җиңел узды. Химия терапиясеннән соң табиблар гел йөрергә кушты. Урамга чыгам да йөрим шулай. Хәзер өч ай саен табибларга күренергә киләм, - ди ул.

Гадәти тормышка кайткач та, бу операциядән соң диетаны гел контрольдә тоту кирәк. Физик көчәнеш ярамый, чама белән генә. Ә мин табигатем буенча дәртле, егәрле кеше, шуңа башта тыелып калу кыен иде, хәзер ияләштем инде. Оныклар белән юанам, балыкка йөрим, — дип белдерде Александр Григорьевич.

Кайгы үзе генә йөрми диләр, Александр Тимофеевка операциядән соң икенче көнне тормыш иптәшенең гомере өзелә. Ул көннәрдә Тимофеевларның кызларына шактый авырга туры килә: әниләрен дә җирлисе, әтиләрен дә саклыйсы…

— Хатынымда да яман шеш иде, ул инде авыр хәлдә иде. Миңа операция икәнен белми дә китте. Миңа авыр икәнен сизгәндерме, шулай китеп барды инде. Мин башта кызларыма «хатыным мондый авыр халәттә булганда, ничек операцияләргә ятыйм инде» дигән идем. Кызлар каты торды: «Юк инде, әти, ятарга кушкач, ятасың», - диделәр. Кем белгән шулай буласын. Операциядән соң кечкенә кызым янәшә иде. Олысы шалтыратып, «әни үлде» диде, — дип хатирәләрен яңартты әңгәмәдәшем.

Александр Тимофеев лаеклы ялга кадәр эчке эшләр органнарында, Җәзаларны үтәтү хезмәтендә дә, Юстиция министрлыгында да эшләгәнен әйтте. Шушы сынау үзе өчен сабак булганын әйтте.

— Элек тә ешрак тикшеренергә кирәк, дип әйтәләр иде. Без бит сузып йөрибез, авырткан җир булмаса, беркая бармыйбыз. Мин бит берни сизмәдем, кисәк тотып алды бит ул, кан күргәч кенә селкенә башладым. Юкса, тикшеренгән булсам, иртәрәк тә ачыклап булыр иде. Бәлки, нурланыш алып, операциясез дә узар иде. 50 яшьтән узгач, елга бер профилактик тикшерү кирәк инде. Тиктомалга әйтелгән сүз түгел бит ул. Үз сәламәтлегегезне контрольдә тотыгыз, — дип киңәш бирде Александр Григорьевич.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100