news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин моны әйтә алмам»: Фирдүс Тямаев Ильмира Нәгыймованы елаткан

news_top

Ильмира Нәгыймованың җырчы Фирдүс Тямаев белән эшли башлавы турында хәбәр иткән идек. Хәзер җырчы Фирдүс белән яңа проект әзерли. Әлеге эш барышында беренче күз яшьләре дә түгелгән. Моны Фирдүс Тямаев социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтте.

Видеода ул: «Дуслар, без Нәгыймованың концертына әзерләнәбез. Карагыз әле», – дип телефон камерасын Ильмира Нәгыймова утырган якка бора. Кадрда җырчының елап утырганы күренә.

«Елап бетте бу. Ничек программа?» – дип сорый Фирдүс Ильмирадан. Ул күз яшьләрен тыя алмыйча, җавап бирми.

«Менә шулай ул, абыең белән утырсаң», – ди Фирдүс.

«Булды. Әлегә укырга теләмим. Мин моны укый алмам, әйтә алмам, мөгаен», – ди Ильмира Нәгыймова.

«Аласың, аласың, шул күз яшьләрең белән сөйлә генә», – дип җавап бирә Фирдүс.

Нинди сүзләр ишетәсе булыр икән Ильмирадан?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар