news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймованың быелгы концертларын Фирдүс Тямаев оештырачак

news_top

Ильмира Нәгыймова җырчы Фирдүс Тямаев белән эшли башлый. Җырчы, тамашачылары алдында гафу үтенеп, үзенең Фирдүс белән яңа проект әзерләве, шул сәбәпле, көз айларына планлаштырылган концертларының булмаячагын хәбәр итә.

Фирдүс Тямаевның сторисларыннан аңлашылганча, ул Ильмираның продюсеры булачак һәм аның барлык концертларын оештыру эшләрен үз кулына алачак.

«Кечкенәдән театрда, КВНда уйнагач, туйлар алып баргач, оештыру эшләре ошый миңа. Минем бер артистны алып, аның программасын эшләп, үз идеям белән куеп карау теләгем бар иде. Ильмира Нәгыймова дигән җырчы кызның концертын эшләп карыйм. Миңа калса, матур булыр, чөнки аның иҗаты матур, җырлары матур», – дип сөйли ул бу хакта үзе.

Ильмира Нәгыймова соңгы вакытта гел Фирдүс Тямаев янәшәсендә. Алар аның студиясендә җырлар яздыралар һәм яңа концерт сезонына әзерләнәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар