Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин Лилияне үтердем... Ул үлде»: Гүзәл Хөснетдинова сеңлесе һәлак булган көнне искә алды

news_top_970_100
«Мин Лилияне үтердем... Ул үлде»: Гүзәл Хөснетдинова сеңлесе һәлак булган көнне искә алды
Фото: © Лилия Гафурова аккаунтыннан

2022 елның 25 июнендә блогер Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе Лилия фаҗигале төстә һәлак булган иде. Ул утырган машина төнлә юл кырына төшеп киткән, Лилия урында ук үлгән. Аның кызы Латифа ятим калды.

Гүзәл Хөснетдинова фаҗига булган көнне вакыйгаларны искә алды.

«Чистай» дип язылган язу янында 00:30 сәгатьтә машина юл кырыена төшеп киткән. Аллаһ минем бердәнбер сеңлемне үз янына алды. Әнигә Миләүшә (ул рульдә булган) телефоннан кычкыра икән: «Мин Лилияне үтердем. Ул үлде». Әни Рушанга (Гүзәлнең ире – ред.) шалтыратты, – дип искә ала ул бу көнне.

Гүзәл шушы югалтудан соң бик көчле стресс кичерүен, 3 тапкыр карынындагы балаларын югалтуын яза.

Шушы хәлләрдән соң Гүзәл Раиф исемле малай алып кайтты. Алар хәзер 4 малай һәм 1 кыз үстерә. Сеңлесе Лилиянең вакытсыз вафатыннан соң ятим калган һәм бүгенге көндә әбисе тәрбиясендә яшәүче кызы Латифа да Гүзәлнең гаиләсендә еш кунак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100