Моннан нәкъ 2 ел элек, 2022 елның 25 июнендә, блогер Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе Лилия фаҗигале төстә һәлак булган иде. Ул утырган машина төнлә юл кырына төшеп киткән, Лилия урында ук үлгән.
Аның кызы Латифа ятим калды, ул Гүзәл Хөснетдинова гаиләсендә үсә.
Бу фаҗига булыр алдыннан Лилия 30 минут алдан видео төшергән булган. Апасы Гүзәл бүген шушы видеоны күрсәтте.
Хөснетдинова апа белән сеңел соңгы тапкыр бергә төшергән видеоларын да урнаштырган.