«Мин кәбестә яратмыйм» - Балалар мәктәптә ничек ашый?
Пешекчеләрнең хезмәт хаклары түбән, эш сәгатьләре күп, азык-төлек блоклары таушалган, балаларга ашханәдә урын җитми, ризыклары суына, биргәнен ашап бетермиләр — мәктәп ашханәләрендә проблемалар буа буарлык.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары балаларны ашату мәсьәләсе турында президиум утырышында сөйләште. Утырышка кадәр Казанның 179нчы гимназиясе һәм Биектауның Г.Баруди исемендәге 4нче мәктәбе ашханәләрен карап чыктылар.
Казан гимназиясендә пешекче хезмәт хакы — 18 мең сум
Казан гимназиясе рәхәт, җылы, якты, ашханәсендә таралган тәмле ис борынны кытыклый. Гадәттә ашханәләрдә еш чыга торган озак торган май исе түгел иде ул, ашыйсы килмәгән җиреңнән ашата торган ис иде. Шул арада ашханәгә кергән нәни укучыларның өстәл артына утырып ашый башлавын карап торып та тамак туеп китте үзе. Әнинең: «Сез ашасагыз, мин тук», — дигән сүзләре искә төште. Балаларга тавык ите белән томалап пешерелгән бәрәңге һәм кәбестә салаты бирделәр.
— Тәмле шундый, менә мин нәкъ бүгенгечә биргән ризыкны яратам, гел ашап бетерәм. Көндезге ашка берәр камыр ризыгы белән аш ашарга яратам. Кәбестә салатын яратмыйм, томалап пешерелгәнен генә ашыйм, — диде 2 сыйныф укучысы Артем.
Соң ул кәбестә салатын өйдә ашап гадәтләнмәгән бала нишләп мәктәптә ашап утырсын ди инде?! Бездә бит кәбестә, чөгендер, кишер кырып салат ясап ашау дүрт елга бер килә торган Кәбисә елына тиң. Хәзер без ысланган тавык, колбаса, гөмбә, әстерхан чикләвеге, ананас, тагын әллә ниләр салынган салатларны хуп күрәбез.
Депутатлар ризык төрләрен карадылар, пешекчеләр белән аралаштылар. Рамил Төхвәтуллин һәм Хафиз Миргалимов пешекчедән күпме акча алып эшләвен сораштылар. Пешекче егет кулга 18 мең сум хезмәт хакы алганын әйтте.
Кайнар бәрәңге белән кәбестә салаты — бер тәлинкәдә, кашыклар да онытылган
Биектау мәктәбе ашханәсенә килеп кердек — эчкә салкын үтте. Кайдадыр тәрәзә ачык, җилләткәннәр иде дисәләр дә, без анда торган 40 минутлап вакыт эчендә дә җылынмады ул бина. Мәктәп пешекчеләре 987 баланы ашата. Дүрт пешекче урынына икәү, өч кухня хезмәткәре урынына икәү — ничек тә шушы эшне үз җилкәләрендә тарталар. Пешекчеләргә ризык пешерү өчен чимал Азык-төлек департаментыннан китерелә.
Без ашханәгә депутатлардан иртәрәк кереп өлгердек. Өстәлләргә ризык таратыр вакытларына эләктек. Өлкәнрәк сыйныфлардан 6-7 дежурный бар. Үзләре халат кигәннәр, башларында да бар. Хәзер тиз генә өстәлләргә ялт итеп ашарга тезеп чыгарлар да, тынычлап укучыларның ашарга кергәнен көтәрләр төсле иде. Итле бәрәңге белән кәбестә салатын бер тәлинкәгә салганнар. Бер караганда, җайлы инде, юарга савыт-саба азрак. Тәлинкәләрне өстәлләргә тезеп чыгып, эшләре бетеп, җиңеләеп тә калганнар иде кебек. Тик алай ук булып чыкмады.
Инде менә-менә ашханәгә кунаклар керер дигәндә, департамент вәкиле күреп алды да, тиз генә кәбестә салатын аерым тәлинкәгә салып чыгарырга кушты. «Җитешәбезме-юкмы, беттек», — дигән уйлар белән шушы мәктәпнең 3-4 кешесе хафага төшеп, чабыша башлады. Каушамаслык та түгел шул. «Тизрәк тәлинкәләрне кире ташыгыз», — дип, дежур балаларны куаларга да тотындылар. Инде моңа кадәр гел шулай ашап гадәтләнгән балалар аптырап та китте төсле. Шөкер, өлгерделәр.
Депутатлар килеп кереп, өстәлләрне карый башлады, ул арада 4 класс балалары ашарга төште. Килеп утырдылар, тик кашыклары юк. Әле дә ярый, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тиз генә кашыклар таптыра башлады.
Балаларның күбесе кәбестә салаты яратмыйм дисәләр дә, салатын ашап бетергән Марсельгә юлыктым.
— Өйдә дә кәбестә ашыйм. Була инде ашап бетермәгән чаклар да, аның өчен ачуланмыйлар, иң мөһиме, ачуланмасыннар өчен тизрәк илтеп кую, — диде ул.
Кырыендагы классташы иң яраткан ризыгы бәрәңге пюресы белән сосискалар булуын әйтте. «Өйдә тәмлерәк инде, ләкин монда да яратып ашыйбыз», — диештеләр балалар.
10 сыйныф кызларының да дүртенче дәрестән соң ашарга төшкән мәлләре иде. 69 сумга гарнир һәм ит төрен үзләре сайлап алдылар. «Бик тәмле, гел ашап бетерәбез», — диде Рената.
Пешекче Гүзәл Гайнуллина ставкага 10 мең 800 сум каралганын, тагын өстәмә түләгәннәрен әйтте.
— Эш режимы көйләнгән булса, ул акча җитәр иде, бәлки. Эш көне дә ике сменалык, иртәнге 6дан кичке 5кә кадәр эшлибез. Балалар артты хәзер, шуңа авырга туры килә, — диде ул.
Биектау мәктәбендә 5 сыйныф укучысының әнисе Лилия Төхвәтуллова ашханәдә ашатудан бик канәгать булуын әйтте. «Әле кызым миңа өйдә дә шундый ук ризык әзерләргә куша», — диде.
«Яшелчә салаты, балык ашату кыен»
Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты генераль директоры урынбасары Алла Агапова 2017 елдан бу мәктәпнең департаментка күчерелгәнен искәртте.
— Монда урында әзерләү өчен барлык шартлар тудырылган. Без азык-төлек китерәбез, үзләре безнең меню буенча әзерлиләр. Штат буенча 4 пешекче, 3 кухня хезмәткәре булырга тиеш. 2 пешекче, 1 кухня эшчесе җитми. Быел балалар саны арткач, эш күләме дә артты, кайберәүләр шартларыннан, эш хакыннан канәгать түгел. Башлангыч мәктәп бушлай ашый. Өлкән сыйныф укучылары да 8 сумга бушлай ризык ала.
Әзерне алып килеп, җылытып өләшү җайлырак инде анысы. Күпләр шундыйга күчәргә тели. Аның өчен шушы ризык саклана торган суыткычлар һәм җылыта торган җайланмалар гына кирәк, — диде ул.
Алла Агапова пешекчеләрнең — 18 мең сум, кухня хезмәткәрләре — 16 мең, производство мөдиренең хезмәт хакы 25 мең сумнан башлануын әйтте. Аның сүзләренчә, быел ризык салкын булудан зарланулар кимегән.
— Башка әйберләрен алдан әзерләп куеп, кайнар ризыкны балалар төшәр алдыннан гына салып куярга тырышалар. Баланы дәрестә тоткарламасалар, укытучы тиз генә төшереп утырта икән, җылы була инде ул ризык, — диде Алла Агапова. Шикаятьләр кимүгә ата-аналар контроле дә йогынты ясаган булуы бар.
Департамент вәкиле кайбер балалар өйдән ашап килгәнгә мәктәптә ашамавын әйтте. «Әгәр бала мәктәптә 9.15тә ашаса, аны ник өйдә ашатырга?! Ашап бетермәү мәсьәләсе бар инде. Яшелчә салаты ашату авыр. Балык ашату кыен. Без һәр атна балык кәтлите бирәбез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Мәктәп ашханәләрен төзекләндерү буенча аерым программа кирәк»
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәктәп ашханәләре буенча аерым программа кирәк, дигән фикердә. Парламентарийлар 260 мәктәптә балаларны тукландыруны оештыру тәртибе белән танышкан.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов әйтүенчә, тикшерү барышында пешекчеләрнең түбән хезмәт хакы, ашханәләрдә пешекчеләр җитмәү, кухня җиһазлары, җайланмалары таушалу, ашханәдә балаларга бергә утырып ашау өчен урыннар җитмәү кебек проблемалар ачыкланган.
— Депутатлар азык-төлек блоклары искерүенә игътибар юнәлтте. Кайдадыр азык-төлек саклау өчен урын җитми, кайдадыр ремонт кирәк, — диде Зарипов.
Айрат Зарипов республикада мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, ФАПлар төзү буенча президент программалары булуын искәртте. «Мәктәп ашханәләре һәм азык-төлек блоклары инфраструктурасын яхшырту буенча аерым программа булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез.
Тулаем алганда, депутатлар укучыларны ашату, рационнарын, ризык сыйфатын яхшырту күзәтелгәнен билгеләп узды», — дип әйтте ул.
Ул авыл мәктәпләре ашханәләрендә мәктәп бакчасында үстерелгән продукцияләр кулланылуын да уңай мисал итеп китерде. «Бу рационны төрләндерү, ашау өчен түләүне киметү мөмкинлеге бирсә дә, мондый продукцияне сертификацияләү мәсьәләсе әле кала бирә», — ди Айрат Зарипов.
«Эш хакы аз, кадрлар җитми»
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина районнарда мәктәп ашханәләре пешекчеләренең хезмәт хакын арттыру кирәклегенә басым ясады. Районнарда пешекчеләр һәм ризык пешерү блоклары хезмәткәрләренең эш хакы 11-12 мең сум.
— Бу хезмәткәрләренең эш хакын арттыру буенча ярдәм кирәк, чөнки Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча былтыр Казанда мәктәп пешекчеләренә өстәмә акча булды. Районда 11-12 мең сум булып кала. Бу рәсми статистика, — диде ул.
Кадрлар кытлыгы да кискен мәсьәлә. «Эштән китүчеләр күп, кадрлар җитми. Бу акчага авырлык белән эшлиләр. Эш күләме дә арткач, бу кискен сорау», — диде Әсәдуллина.
Алсу Әсәдуллина азык-төлек блокларын яңарту буенча программа эшләнеп килүен әйтте. Әлегә 44 районда 198 мәктәп күздә тотыла.
«1 сыйныф баласының иртүк ничек кәтлит белән карабодай ашыйсы килсен?!»
Ашханәләр бүген өч типта эшли — китерелгән чимал белән, яшелчәләр, ярымфабрикатлар рәвешендә ярымәзер ризыкны әзерләп бетерү, әзер ризыкны гына таратучы ашханәләр.
— 2020 елның 1 гыйнварыннан шәһәр ашханәләрендә пешекчеләрнең эш хакы артты. Кадрлар белән тәэминат 93 процентка җитте. Һөнәрнең абруен күтәрергә кирәк. Пешекчеләрне укытабыз, дәресләр алып барабыз, квалификациясен күтәрәбез, — дип сөйләде Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина.
Ул коронавирус вазгыяте сәбәпле, ашату тәртибе үзгәргәнен, 8.30дан ук башлануын искәртте. «1 сыйныф баласының иртүк ничек кәтлит белән карабодай ашыйсы килсен?!» — диде ул. Шулай ук күп кенә мәктәпләрдә, шул исәптән Казанның 25 мәктәбендә дә бер урынга 8 бала туры килә, ә норма 3 бала.
— Безнең төп бурыч — балаларны сәламәт ризыкка күндерүдә ата-аналар безнең фикердәшләр булсын иде. Бик күп ата-аналардан аш кирәк дигән мөрәҗәгать булды. Бушлай ризыкка аш керми, шуңа күрә көндез 16 сумга аерым аш алырга була, — дип аңлатты Рима Мөхәммәтшина.
Кайсы шәһәр-район мәктәпләрендә ризык салкын?
Роспотребнадзор мәктәп ашханәләрендә ризык салкын булган районнарны атады. Минзәлә, Бөгелмә, Тукай, Мөслим, Яр Чаллы, Казанда 18 мәктәп ашханәсендә балаларның өстәлендә әзер ризыкның суынган булуы расланган. Ризык бирү линиясендә суынган ризык Яр Чаллы, Бөгелмә районында, Казан, Түбән Камада ачыкланган. «Ризык суынуның сәбәбе — аны иртә салып кую, я дәрес соң бетү, я ризык өләшү линияләрендә температураны киметү», — дип сөйләде Любовь Авдонина.
Татарстанда кайбер мәктәпләрдә укучыларның ризыкны ашап бетермәү күренеше киң таралган. Иртәнге ашны ашап бетермәү буенча иң югары 69 процент Тукай районы Биклән авылында теркәлгән. Анда иртәнге ашны мәктәп үзе әзерли.
Татарстанда бушлай кайнар иртәнге ашны ашап бетермәү буенча уртача индекс 12,5 процент. 172 мәктәптә иртәнге ашны ашап бетерәләр диярлек, 64 процент мәктәптә ризыкның 20 проценты ашап бетерелмәгән. 24 мәктәптә ризыкның 20 проценттан артык өлеше ашап бетерелмичә калуы ачыкланган. Бу Түбән Кама, Тукай, Алабуга, Алексеевск районнары, Яр Чаллыдагы мәктәпләр.
Любовь Авдонина сүзләренчә, ризыкны ашап бетермәү сәбәбе — суынган булуы, кыска тәнәфесләр аркасында өлгерә алмау, балаларның яратмаган ризыклары буенча индивидуаль үзенчәлекләре.
Әзер ризык порцияләре күләмен киметеп бирү очраклары булган. Тукай, Минзәлә, Бөгелмә районында алты мәктәптә, Түбән Кама, Чистай, Лениногорск районнарында тукландыру операторлары белән эшләүче мәктәпләрдә ризык порциясе тулмавы ачыкланган.
Ярымәзер ризык рационының калорийлеген киметү Арча, Чистай, Саба, Балтач, Түбән Кама, Яңа Чишмәдә алты мәктәптә ачыкланган. Казан, Алабуга, Бөгелмә, Лаештагы алты мәктәптә куллану вакыты чыккан продукция табылган.
Алабуга, Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Казан, Түбән Кама һәм Чистайда барлыгы 9 мәктәптә ризыкта эчәк таякчыклары группасы бактерияләре ачыкланган.
«Эшкә дә өйрәтер, баласына тәмле ризык та ашатыр»
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың һәр мәктәбендә укучыларга балансланган ризык ашатуны кайгыртырга кушты.
— Балалар сәламәтлеге — бик мөһим мәсьәлә, бүтәнчә күз алдына да китерә алмыйм. Бу эшне ышанычлы рельсларга куярга кирәк. 1-4 сыйныфларда укучылар, һичшиксез, тәмле, балансланган сәламәт ризык белән тукланырга тиеш, — диде парламент башлыгы.
Шулай да ул кайбер мәктәпләрдә балаларны бергәләп утыртып ашатырга мөмкинлекләре булмаганын искәртте. Кайбер мәктәпләр пешекчеләрнең хезмәт хакы бик түбән дигән мәсьәләне күтәргәнен әйтте. «12-13 мең сум, кайда ничек, аны карарга кирәк дигән тәкъдим керттеләр. Барлык чыгышларны исәпкә алып, бүгенге карарны имзалап, Хөкүмәткә дә, Президентка да җибәрәбез», — дип белдерде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин утырыш барышында балаларга мәктәп бакчасында яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнергә ярамый дигән сүз чыкканын да искәртте. «Балалар мәктәп бакчасында эшләп, үз ашханәләрендә үзләренә ашарлык ризык булса, беркем тыймый. Бу эш ата-аналар ризалыгы белән диделәр. Эшкә дә өйрәтер, баласына тәмле ризык та ашатыр», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Депутат Рамил Төхвәтуллин фикеренчә, ташламалы категориягә кереп бушлай ашаучы укучыларны билгеләүнең бердәм критерие кирәк. «Бер авылда өч балалы, икенчесендә дүрт балалы гына гаилә күп балалы санала. Инвалид балаларны ашатуда да бердәм критерийлар кирәк», — диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин бу фикер белән килеште.
Татарстанда 1403 мәктәптә 450 меңгә якын бала укый, шуның 209 меңнән артыгы — башлангыч сыйныф укучылары. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тукландыруга күчү бурычын куйды.
Укучыларның 97,9 проценты кайнар туклану белән тәэмин ителгән, 1-4 сыйныф балалары исә 100 процент күләмендә иртәнге кайнар аш белән туклана. 2021 елда бер балага ашау 53,41 сум тәшкил итә. 5-11 сыйныф балаларына республика бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирелә, 2021 елда ул бер укучыга 8 сум күләмендә.