Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин эшсез утыра алмыйм икән» — Гөлназ Асаева бала караучы эзли

Ләкин Гөлназ Асаева кечкенә Динәне бала караучы белән генә калдырмаска җыена. Эшләре артыннан йөргәндә ул бала караучы белән Динәне дә үзе белән йөртмәкче.

news_top_970_100
«Мин эшсез утыра алмыйм икән» — Гөлназ Асаева бала караучы эзли
Салават Камалетдинов

Гөлназ Асаеваның бәби тапканына әле артык күп вакыт узмаса да, җырчы үзенә өйдә утыру бик кыен бирелүен аңлаган. Шуңа күрә бүген яшь гаилә тәҗрибәле, ышанычлы бала караучы эзләү белән мәшгуль. Бу хакта Гөлназ инстаграм сторисларында сөйләгән.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, миңа өйдә эшсез утыруы кыен бирелә. Шуңа күрә бала караучы алырга булдык. Әмма мин Динәнең үзен генә аның белән калдырмаячакмын. Минем күзәтүем астында бала һәм минем белән йөриячәк ул», — дип язган ул.

Шулай ук Гөлназ Динәгә күкрәк сөте ашатуын, әмма соңгы вакытта кичергән көчле стресстан соң сөтенең кими башлавы турында әйткән. Гөлназ Асаеваның яраткан карт әтисенең вафат булуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100