Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның әтисе вафат. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте.
Җырчының әтисе хастаханәдә дәвалана иде. Әтисенең авыр хәлдә икәнен белеп, күптән түгел ашыгыч рәвештә Башкортстанга кайтып киткән иде.
Рөстәм Асаевның авыр кайгысын уртаклашабыз!
Җырчы соңгы тапкыр әтисе һәм әнисе белән фотоны май аенда урнаштырган иде һәм аларга тигез гомер теләгән иде.