«Мин дә почти җырчы»: Чаллы батыры Азат Габдрәшитов Салаватка үзенчәлекле бүләк ясаган

Быел Чаллы Сабан туе баш батыры, көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы Азат Габдрәшитов Салават Фәтхетдиновка үзенчәлекле бүләк ясаган. Ул җырчыга быел Сабантуйда откан кубогын, медален һәм махсус футболка бүләк иткән. Видеолар белән көрәшче үзенең социаль челтәрләрендә бүлеште.
Мин балачактан сезнең җырларны тыңлап үстем. Үземнең быелгы Сабантуй трофеемны сезгә бүләк итәсем килә, сез дә җырчы һәм спортчы, мин дә спортчы һәм почти җырчы, – ди Азат, Салават абыйга бүләкләрен тапшырып.
Зур рәхмәт! Болар барысы да музейга кайтачак, минем музей бик бай. 37 ел буена җыелган әйберләр, мин берсен дә ташламыйм. Бер генә әйбер музейга барып җитми… – ди Салават Фәтхетдинов, бүләкләрне кабул итеп.