Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин – Актанышта, ирем Питрәчтә»: аерылышкан гаиләләрдәге балаларга ташламаны кем бирә?

news_top_970_100
«Мин – Актанышта, ирем Питрәчтә»: аерылышкан гаиләләрдәге балаларга ташламаны кем бирә?
"Татар-информ" архивы

«Интертат» сайты өлешчә мобилизация буенча килгән сорауларга җаваплар эзләвен дәвам итә. Чираттагы сорауны безгә Гүзәл язып җибәрде. 

«Ирем белән аерылышкан идек. Ул Питрәчтән, шушы көннәрдә яшәү урыныннан мобилизацияләнде. Мин Актанышта торам, балабыз биредәге балалар бакчасына йөри. Пропискабыз да Актанышта. Балага льготаларны (бушлай балалар бакчасына, түгәрәкләргә йөрү, бушка ашау һ.б.) мин кайсы районнан алырга тиеш – Актаныштанмы, Питрәчтәнме?»

Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан Питрәч районы мәгариф идарәсенең номерын җыйдык. Кызганычка каршы, ике көн дәвамында берөзлексез шалтыратуларым бушка булып чыкты - бүлек җитәкчесен дә, аның урынбасарларын да, методистны да урынында туры китерә алмадым. Кабул итү бүлмәсендәге сәркатип кызлар да бу сорауны ничек тә булса хәл итү өчен булышырга атлыгып тормады, төрле юллар белән бәйләнчек журналисттан котылырга тырыштылар. Башкарма комитет җитәкчесең мобилизация буенча ярдәмчесе дә сорауга җавап бирергә әзер түгеллеген белдерде. Гомумән, Питрәч районының башкарма комитетының эше тыгыз, яки алар проблемалы сораулардан шул рәвешле качарга өйрәнгән дигән фикер калды.
Икенче көнне кичкә таба гына районның социаль яклау бүлеге белән сөйләшә алдым. Миңа Питрәчтә әтиләре мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен штаб оешуын хәбәр иттеләр. “Ә инде сезнең сорауга килгәндә, әтиләре кайсы районнан мобилизацияләнүгә карамастан, без Питрәчтәге мәктәп һәм бакчаларга йөрүче барлык балаларга үзебез ярдәм күрсәтергә җыенабыз. Һәр район ташламалар буенча карарны үзе кабул итә”, - дип, Актаныш районына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте исем-фамилиясен күрсәтмәвен үтенгән хезмәткәр.

Әлеге сорауга Актаныш мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова җавап бирде.

«Әлеге мәсьәлә безгә таныш, мөрәҗәгать иткән ханым – үзе дә мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәр. Әтиләре Питрәчтән мобилизацияләнгәч, ул льготалар буенча Питрәч районы мәгариф идарәсенә шалтыратып сорашкан. Алар аңа башкарма комитет җитәкчесенә хат язарга кушканнар. Без хатны юлладык, җавап көтәбез. Әгәр дә Питрәч районы әлеге әнигә ярдәм күрсәтә ала икән, без бик шат. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, без бу гаиләгә льготаларны үзебезнең районнан билгеләячәкбез.

Әлегә безнең хезмәткәрләр әтиләре мобилизациягә эләккән һәр гаиләгә йөреп, яшәү шартларын карап, хәлләрен белешеп, проблемаларны ачыклый. Шуннан соң мәктәптә укучы балаларны бушлай ашату, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балалар бакчасына бушлай йөртү мәсьләләре каралачак. Боларның барысын да район үз бюджетыннан күтәрә. Безнең алга ике көн эчендә барлык гаиләләрне йөреп чыгу бурычы куелды.

Бер гаилә дә читтә калмаячак, һәрберсенә индивидуаль якын киләчәкбез. Без шундый позицияне алдык. Чөнки бу – бер гаиләгә генә килгән авырлык түгел, һәм берәү дә «бу – мине читләп үтәр» дип әйтә алмый».

«Интертат» өлешчә мобилизациягә кагылышлы сорауларга җавапларны бер язмага туплап бара. Әгәр сезнең нинди дә булса сорауларыгыз булса, 89276766791 ватсап номерына язып яки аудиохәбәр формасында җибәрегез, infotat@tatar-inform.ru электрон почтасына да яза аласыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100