Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мимими дәресләр: билгеләрне песиләр белән куя торган укытучы бар!

news_top_970_100
Мимими дәресләр: билгеләрне песиләр белән куя торган укытучы бар!

Якутиядә бер укытучы балаларның күңелләрен күрү җаен тапкан. Ул билгеләр янына песи сурәтләре ябыштыра. Әгәр бала «4»ле, «5»ле билгеләре алса, билге янына шат песи сурәте ябыштыра. Билгеләре түбән булса, моңсу песи сурәте ябыштырыла.

«Мин бу мәктәптә тагын бер урта белем алыр идем», – дип язган бер кеше.

«Кызык песиләр өчен мин махсус «икеле» алыр идем»;

«Монда «икеле» алсаң да борчыласы түгел»;

«Хәзерге балаларның күңелләренә юл тапкан», – дип язалар.

Шул ук вакытта бу идеядә тискәрелек табучылар да бар:

«Хәзер аның өстеннән жалу язачак әле ата-аналар»;

«Начар билгеләр алырга өнди түгелме соң бу?»;

«Башта ябыштырачак, аннары гарык булачак»;

«Акчасы җитмәячәк наклейка алырга».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100