«Миллиард. Татар» милләт каһарманнарын барлады: 2025 ел татарлары исемлеге
Казан Кирмәненең Гавам урыннарында «Миллиард. Татар» басмасының «Ел татарлары-2025» премиясен тапшыру тантанасы узды. Басма премияне 2022 елдан бирле бирә. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла. «Интертат» 2025 елда әлеге исемгә лаек булучыларны барлады.
Россиянең төрле төбәкләреннән елның иң актив татарлары Казан Кирмәненә җыелды. Галимнәр, имамнар, укытучылар, спортчылар, җырчылар – әлеге премия татар дөньясының барлык өлкәләрен дә колачлый кебек. Чит төбәкләргә дә зур игътибар бирелә – бәйгедә Пермь, Сочи, Самара, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдән җиңүчеләр бар иде. Алар барысы да бүләк өчен түгел, ә үзләренә игътибар булганы өчен рәхмәт әйтте. «Безгә шундый игътибар булгач, үзебезне кирәкле итеп сизәбез», – диде, әлеге сүзләрне дәлилләп, Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов.
Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барды, тантана кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде: чарада төрле коллективлар, танылган җырчылар музыкаль композицияләр һәм биюләр белән чыгыш ясады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Үзен татар дип хис иткән һәр кешене «ел татары» дип атар идем»
Беренче булып, кунакларны «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов сәламләде.
Кемнәр алар – ел татарлары, дигәч, мин, гомумән, 2025 елда яшәгән һәм үзен татар дип санаган, хис иткән һәр кешене «ел татары» дип атар идем. Ләкин без миллионлаган татарлар арасыннан 40 кешене генә бүләклибез. Шундый дөрес бер әйтем бар: «Илем минем өчен нәрсә эшләде, дип түгел, мин илем өчен нәрсә эшләдем, дип сора», – диләр. Әлеге сәхнәгә чыгачак милләттәшләребез – нәкъ шундый. Алар төрле өлкәләрдә яшәп, төрле юнәлешләрдә эшләсәләр дә, барысы да милләтебез өчен җанатып, тырышып яшиләр, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Татар халкын алга этәрер өчен, көчемнән килгән кадәр барысын да эшләячәкмен»
Илдар Миргалимов «Без булдырабыз!» махсус номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Алар арасында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да бар иде. Ул барлык оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм алга таба да татар халкы үсеше өчен хезмәт итәчәген әйтте.
Әлеге сәхнәгә чыкканда һәрвакыт дулкынланам. Оештыручыларга минем Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешемне бәяләүләре өчен зур рәхмәт. Әлбәттә, мин татар халкын, үз милләтемне алга этәрер өчен, көчемнән килгән кадәр барысын да эшләячәкмен. Кирәкле, мөһим проектлар булдырасым килә.
Узган елны «Вакыт сакчылары» боз тамашасын әзерләдек. Киләсе елда бу матур программаны сезгә дә күрсәтербез, дип ышанам. Шулай ук киләсе елда Казанда фигуралы шуу үзәге ачыла. Анда балалар шөгыльләнәчәк, дип көтелә. Киләчәктә Татарстанда Олимпия һәм дөнья чемпионнары булсын өчен тырышачакбыз! – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «150 ел элек татар эстрадасы булмаган, театр да булмаган...»
Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйгедә дини юнәлештә җиңүчеләрне бүләкләде.
Милләт турында сүз алып барганда, без, беренче чиратта, аның кешеләре турында сөйлибез. Милләтебезне алга алып баручы кешеләр – галимнәр, мөгаллимнәр, имамнар турында. Әлеге бәйгегә эләккәнсез икән, димәк, халык сезнең белән горурлана, хөрмәт итә. Ләкин, халыкның киләчәге булсын өчен, тагын бер шарт үтәлергә тиеш. Ул – иман. Татар халкы һәрвакыт иманлы һәм китаплы халык булган.
Телебездән гарәп сүзләре китсә, бик күп мөһим сүзләр югала – иман, милләт, каләм, мәктәп, китап... 700 ел элек язылган беренче китабыбыз «Кыйссаи Йосыф»ны алыйк, ул нәрсә турында? Йосыф галәйһиссәлам, Коръәннең 12 сүрәсе турында, ягъни безнең беренче китабыбыз «Бисмилләһ» дип башлана. Җырлар булсын, беренче җырларыбыз – мөнәҗәтләр, ә мөнәҗәтләр – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында язылган әсәрләр.
150 ел элек татар эстрадасы булмаган, театр да булмаган. Мәчетләребез һәм мәдрәсәләребез булган. Әгәр дә алар булмаса, халкыбыз да калмас иде. Бөек галимебез, Мәккә шәһәрендә 36 ел укыткан остаз Мөхәммәт Морат Рәмзи язган «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» китабының I томында татарлар турында шундый сүзләр бар, ул: «Татарларны батырлык буенча бәяләп булмый, чөнки татарлар батырлыкның эталоны булып тора», – ди. Динебезне, тарихыбызны онытмыйк, – диде ул, кунакларны сәламләп.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«1791 елда салынган тарихи мәчетебезне кире торгызуга ирештек»
«Татар өммәте каһарманы» номинациясендә Кукмара районы Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов җиңү яулады. Мәчкәрәдәге тарихи мәчет, берничә ел ташландык хәлдә булганнан соң, быел яңадан үз ишекләрен ачты, аны төзекләндерү эшләре 2005 елда авылның имамы Мөнир хәзрәт җитәкчелегендә башлана. Гади кешеләрдән 3 миллион 300 мең сум җыела, соңрак мәчет дәүләт ярдәме белән тулаем торгызыла. 2024 елның 12 декабрендә мәчет манарасына ярымай урнаштырылган иде, 2025 елның 6 июнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил Сәмигуллин катнашында беренче Корбан гаете намазы укылды.
Әлеге бәйгегә безне тәкъдим иткән кешеләргә рәхмәт. Бик сөенеп килдек, «Миллиард. Татар»ны инде озак еллар күзәтәбез, редакция бик зур хезмәт башкара. Монда төрле төбәкләр булуына бик сөенәм, бу – татар милләтен саклауга бик зур өлеш. 2005 елда авылыбыз мәчетендә реставрация башланды, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Алар ярдәме белән 1791 елда салынган тарихи мәчетебезне кире торгызуга ирештек.
Әлеге вакыйгага күңелем сөенеп туя алмый, бу – Аллаһыбызның зур бүләге. Әлеге бәйрәмгә, шундый олы шәхесләр янына безне дә чакырганнары, безне дә искә алганнары өчен зур рәхмәт, – диде Мөнир хәзрәт, хис-кичерешләре белән уртаклашып.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Иң яхшы татар теле укытучысы» номинациясендә Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Хәйрова җиңү яулады. Рәхимә ханым быел 1 сентябрьдә интернетта мәктәпкә милли киемнәр – түбәтәй һәм калфаклардан килгән укучылары белән видео урнаштырып, барлык халыкны шаккатырган иде. Укучылар тантаналы линейкага «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры яңгыраган вакытта чыга, барысы да аларны алкышлап каршылый. Әлеге видео төрле төркемнәрдә таралды, бик күп караулар һәм кайтавазлар җыйды. «Мондый мәктәпләр Татарстанда да булсын иде», – дип язучылар да күп булды.
Мин – әби-бабаларымнан килгән укытучы хезмәтен алып баручы 3 нче буын. Максатым – телебезнең, тарихыбызның алтын үрнәкләрен балаларга тапшыру, балалар күңеленә затлы ачкыч табып, зыялы шәхесләр үстерү. Әлеге чараны оештыручыларга аерым зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин – гап-гади татар теле укытучысы һәм мине бар дөньяда таныйлар, – диде Рәхимә Хәйрова, бүләкне кабул итеп.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов җиңде. Ул интернет киңлекләрендә тавыш бирү ысулы белән сайланды. Җиңүчегә төп бүләк – пайцзаны (ханнар үз фаворитларын бүләкләгән кыйммәтле билге) ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тапшырды.
Әлеге җиңү – минем җиңүем генә түгел. Бу – Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясенең уртак җиңүе. Минем командама, барлык тавыш бирүчеләргә рәхмәт. Мондый исемгә лаек булу – минем өчен зур горурлык, – диде ул. Виталий татар телендә авыррак сөйләшә, ләкин киләчәктә ул сөйләм телен шомартырга вәгъдә итте. Аның чыгышы исә чарада утырган берәүне дә битараф калдырмады, ул ихластан барлык булган проблемаларны ачып салды.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Татарстанда һәм Татарстаннан читтә яшәүче татарларның проблемалары бик нык аерыла»
Минем исемем Виталий, әтиемнең исеме – Валерьян, әйе, шулай була. Алексей, Богдан, Данил, Денис – безнең коллективта иң актив катнашучылар. Бездә бүгенге көндә телне белү белән бик зур проблемалар, моны тулысынча кабул итәбез. Татарстанда һәм Татарстаннан читтә яшәүче татарларның проблемалары бик нык аерыла. Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт, безгә ярдәм итәләр, игътибар бар. Ләкин шул ук вакытта проблемалар да юк түгел. 10 ел элек Чиләбе өлкәсендә 180 мең татар булса, бүгенге көндә без – 120 мең. Без аңлыйбыз, статистика дөрес түгел, анда ниндидер без белмәгән факторлар бар, ләкин шуны әйтәсем килә: бик күп төбәкләрдә яшәгән татарлар үзләрен татар дип санамый. Шуның өчен әлеге проблеманы хәл итәргә тырышабыз.
Чиләбедә төрле юнәлештә эш алып барыла – спорт, тарих, подкастлар, балалар белән эшлибез. Татарча сөйләшү клубы да бар, анда 30га якын кеше йөри. Эштән кайтып, әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез, чөнки үзебез өчен моны бик мөһим дип саныйбыз, беребез дә әлеге эш өчен хезмәт хакы алмый. Мин татар телен камил белмим, ләкин татар телен белмәгән татар һәм үзен татар дип санамаган татар арасында аерма зур. Әлегә шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен, татарлар үзләренең татар икәнен аңласын өчен эшлибез. Безгә игътибарыгыз өчен рәхмәт, әлеге премияләр, очрашулар аркылы без үзебезнең кирәклегебезне аңлыйбыз! – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Редакция экспертлары билгеләгән аерым номинация: «Ел татары. Хатын-кыз» номинациясендә Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина җиңде. Аңа да махсус бүләк – пайцза тапшырылды. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов җырчының иңенә зәңгәр яулык япты.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Үземнең төп хезмәтем итеп, әни буларак, балама татар телен өйрәтүне саныйм»
Минем өчен бу – бик зур бүләк! Милләтебез бик нык, матур, көчле! Мин иҗатта хезмәт итәм, быел дустым, композитор Эльмир Низамов белән Чукоткага кадәр барып, халыкка татар музыкасын тәкъдим иттек. Чукоткада концерт вакытында залда 2 татар кешесе утыра иде. Июль аенда симфоник оркестр белән Төркиядә гастрольдә булдык. Татар музыкасын төрекләргә тыңлаттык, анда безне Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз алып барды, безне шундый җылы, матур кабул иттеләр.
Татар булу – горурлык! Минем улым татар телендә сөйләшә, үземнең төп хезмәтем итеп, әни буларак, балама татар телен өйрәтүне саныйм. Аның теле татар телендә ачылды, бу хакта горурланып әйтә алам. Бергә булыйк, бердәм булыйк, татар булыйк! – диде Эльмира Кәлимуллина, бүләкне кабул итеп.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Җиңдек, эшлибез!»
«Ел татары. Ир-егет» номинациясендә җиңүче – «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Әнвәр Гатиятулин. Бәйрәм тантанасы «Ак Барс»ның Чиләбе шәһәренең «Трактор» командасы белән уен көненә туры килгәнлектән, ул чарага килә алмады. Оештыручылар, аңа бүләк соңрак тапшырылачак, дип вәгъдә бирде. Сүз уңаеннан, Гатиятуллин командасы әлеге матчта җиңеп чыкты, тренер исә журналистларны традицион рәвештә татарча: «Хәерле кич! Җиңдек, эшлибез!» – дип сәламләде.
Әнвәр Гатиятулин уеннардан соң узган матбугат конференцияләрендә татар сүзләрен кыстырып җавап бирә. Һәр уен саен диярлек ул журналистларга: «Хәерле кич!» – дип мөрәҗәгать итә. Ул – «Ак Барс» тарихында үз чыгышларында даими рәвештә татар телен кулланган беренче баш тренер. Моңа кадәр тренер булган Зиннәтулла Билалетдинов – тумышы белән Түбән Новгород өлкәсе татары, татар телен яхшы белә, әмма интервьюларда бер дә кулланмый иде. Шулай ук «Ак Барс»та берничә ай эшләгән тренер Олег Знарок татар телендә берничә сүз ятлаган иде, аларның берсе – «сабырлык». Ләкин нәтиҗәдә команда гел җиңелеп барганга, «сабырлык» тренердан көлү объектына әйләнеп калды.
- Әнвәр Гатиятулин тумышы белән Чиләбедән, 2024 елның май аенда ул Казанның «Ак Барс» хоккей командасы белән контракт төзеде. Узган ел биргән бер интервьюсында ул татар телен өйрәнергә теләве, Салават Фәтхетдинов концертына баруы турында сөйләгән иде.
Фото:«Татар-информ», Владимир Васильев
Җиңүчеләр исемлеге:
- «Ел җыры» (эстрада) – Раил Арсланов «Син – язмышым бүләге»
- «Елның алдынгы музыкаль проекты» – «Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале», фестивальнең сәнгать җитәкчесе – дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов
- «Ел спортчысы» – Ринат Фәхретдинов – UFC лигасындагы беренче татар көрәшчесе
- «Елның иң мөһим мәдәни чарасы» – Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы
- «Иң яхшы татар дизайнеры» – Солтан Салиев бренды
- «Елның иң яхшы татар спектакле» – «Без – кырык беренче ел балалары», Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры
- «Иң яхшы татарча медиа проект» – «ZATATAR» подкасты
- «Иң яхшы һөнәрче» – «Tatar Ornament» зәркән бизәнү әйберләре бренды, Резедә Әглиуллова
- «Иң яхшы тел проекты» – «Идел» үзәге оештырган «Татар яшьләре көннәре»
- «Татар өммәте каһарманы» – Кукмара районының Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов
- «Безнең дусларыбыз» – Сочидагы «Рәхәт» татар җәмгыятенә нигез салучы Андрей Алексеев
- «Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты» – Сызрань шәһәренең «Туган тел» татар мәдәни үзәге җитәкчесе Наил Йосыпов
- «Елның иң яхшы татар IT-проекты» – Агрегатор An object – Татар IT-проектлар
- «Төп татар кызы-2025» – «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова
- «2025 елның әһәмиятле вакыйгасы» – Мәктәпләрдә туган тел өчен «көрәш»
- «Ел уңышсызлыгы» – Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылу
- «Иң яхшы татар теле укытучысы» – Рәхимә Хәйрова – Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
- «Татарча маркетингның иң яхшы үрнәге» – «МТС» – татар песиләре төшерелгән буклет
- «Иң яхшы татар рестораны» – «Кыстыбый»
- «Иң актив яшь татар егете/кызы» – Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов
- «Кама аръягы ел татары» – Фирдүсә Әюпова – Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры
- «Ел музее» – Тукайның Казандагы әдәби музее
- «Татар мәдәниятен популярлаштыручы ел проекты» – «Тархан» бәйгесе
«Без булдырабыз!» махсус номинациясендә җиңүчеләр:
- Галим Хатыйп Миңнегулов
- «Түбәтәй» ресторанына нигез салучы, эшмәкәр Солтан Сафин
- «Чәкчәк» Пермь татар яшьләре җәмгыяте җитәкчесе Рената Ибәтуллина
- Фольклорчы-галимә Фәнзилә Җәүһәрова
- «Lisan.Tatar» проекты командасы
- Эшмәкәр, Оренбург татарлары оешмасы әгъзасы Илфат Батыршин
- Спортчы Алинә Заһитова
Халык сайлавыннан тыш, редакция экспертлары билгеләгән аерым номинацияләр бар. Аларны «Миллиард.Татар» редакциясе белән берлектә төрле өлкәдәге экспертлар сайлап алган. Алар:
- Археолог, Чаллы педагогия институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев
- Тарихчы Рөстәм Вахитов
- Драматург Мансур Гыйләҗев
- Археолог Айрат Ситдыйков
- Тарихчы Фәрит Әхмәтгалин
- Мөселманнар хәйрия-патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин
- Татарстан Республикасы камера оркестры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова
- Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко
- Тарихчы галимә Тәэминә Биктимерова
- Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина
- Этнограф, тарих фәннәре докторы Әнисә Бикбулатова