Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли театрлар арасында уздырылган грантлар бәйгесенә нәтиҗә ясалмый. Сәбәбе билгесез

Төп максаты татар телен популярлаштыру булган бәйгенең нәтиҗәләре нигезләмә буенча 21 февральдә — Халыкара туган тел көнендә игълан ителергә тиеш иде.

news_top_970_100
Милли театрлар арасында уздырылган грантлар бәйгесенә нәтиҗә ясалмый. Сәбәбе билгесез
Владимир Васильев/архив

Милли театрлар арасында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия һәм Татарстан Республика Театр әһелләре берлеге үткәрә торган конкурсның нәтиҗәләре вәгъдә ителгән вакытта чыгарылмады. Татарстан Республика Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге кичектерелүнең сәбәбенә әле дә булса ачыклык кертмәде.

Сүз Татарстан Республикасында заманча драматургиягә һәм театр сәнгатенә ярдәм итү буенча «Родной язык, целый мир в твоем богатстве я постиг…» («Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…») конкурсы турында бара.

Конкурс шартлары буенча, милли театрлар ТР Тетар әһелләре берлегенә заявка бирәләр. Бәйгедә махсус язылган пьесалар һәм татар классикасы яки бүгенге әдәбият буенча язылган инсценировкалар катнаша. Җиңүче театр проектын тормышка ашыру өчен 600 мең сум грант ала, ә авторга 100 мең сум каралган.

Төп максаты татар телен популярлаштыру булган бәйгенең нәтиҗәләре нигезләмә буенча 21 февральдә — Халыкара туган тел көнендә игълан ителергә тиеш иде. Спектакльнең премьерасы 31 октябрдән дә соңга калмыйча чыгарга тиеш.

Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге әйтүенчә, комиссия карамагына 8-9 гариза кергән. «Комиссия әлегә хәл итә. Барысы да паузада. Комиссиянең номинантлар буенча кайбер сораулары бар», — дигән иде матбугат үзәге март уртасында. Татарстан Республика Театр әһелләре берлеге нәтиҗәләрне бер айга соңрак 27 мартта — халыкара театр көнендә игълан итергә җыенуын әйткән иде. Әмма апрель тәмамланып килүгә карамастан, ул нәтиҗәләр игълан ителмәгән.

Бүген Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге бу мәсьәләгә ачыклык кертергә теләмәде.

Шунысы да игътибарга лаек - Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов “Казан утлары”на биргән интервьюсында: “Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге белән үткәрелгән «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…» конкурсы заманча драматургия һәм театр сәнгатен үстерүгә багышлап уздырылды. Җиңүчеләрдән ел азагында премьералар көтәбез”, диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100