Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли Шура утырышы нәтиҗәләре: Сабантуйлар, Милләт Җыены һәм кичектерелгән Яшьләр форумы

16 май көнне Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Чарада 2025 елда Милләт Җыенын үткәрү турында карар кабул ителде. Бу хакта тулырак «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Милли Шура утырышы нәтиҗәләре: Сабантуйлар, Милләт Җыены һәм кичектерелгән Яшьләр форумы
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

Милли Шура утырышының төп яңалыгы – 2025 елда 26-28 август көннәрендә Казанда узачак Милләт Җыены. Җыенга 1 мең делегат чакырылган. Милләт Җыены белән бер үк вакытта Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышын оештыру планлаштырыла.

IX Бөтендөнья татар яшьләре форумын уздыру берничә тапкыр кичектерелгән иде. Чара 2024 елның августында булырга тиеш иде, соңрак, Казанда зур халыкара чаралар үткәрелү сәбәпле, форумны уздыру 2025 елның апреленә күчерелде, нәтиҗәдә, ул Казанда август аенда узачак.

Быел Милләт җыены яңа форматта узачак, аның кысаларында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышы узачак. Һәр чара аерым оештырылачак, шуннан соң без барыбыз бергә пленар утырышта җыелачакбыз, фикер алышачакбыз, – дип искәртте Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

«Милләт җыены» быел өченче тапкыр узачак. Беренче тапкыр ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 2020 елда оештырылган иде. 2021 елда чара халык санын алуга багышланды. 2025 елда аны «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында уздыралар.

Алга таба Милли Шура әгъзалары, тавышка куеп, «Милләт Каһарманы» ордены белән бүләкләнүчеләр исемлеген раслады. Быел әлеге орденга Индус Таһиров һәм Ринат Закиров тәкъдим ителде, кандидатлар бертавыштан расланды.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

Соңрак Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы Фәрит Уразаев Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең элеккеге директоры Камәрия Хәмидуллинаны шулай ук «Милләт Каһарманы» ордены белән бүләкләү тәкъдиме белән чыкты, әлеге тәкъдимне соңрак караячаклар.

  • «Милләт Каһарманы» ордены – Бөтендөнья татар конгрессының иң югары дәрәҗәле бүләге. Ул татар халкының иң лаеклы шәхесләренә олы хезмәтләре өчен бирелә. Бүгенге көндә ул бары тик 4 шәхескә тапшырылган: Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Мәхмүт Гәрәев һәм Фәрит Мөхәммәтшинга.

Чара Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап белән дәвам итте.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

«Бүген киләбез, дисәк, безне барлык төбәкләр дә кабул итәргә әзер»

Васил Шәйхразыев үз чыгышында татарларның милли бәйрәме – Сабан туеның мөһимлеген билгеләп үтте һәм киләчәктә Россия төбәкләрендә узачак бәйрәмнәр белән таныштырды.

Сабан туе – бик авторитетлы бәйрәм, бүген киләбез, дисәк, безне барлык төбәкләр дә кабул итәргә әзер. 2028 елга Сабан туйларын уздыручылар исемлеге инде тулы, 2029 елга исемлекләр җыябыз. Төбәкләр арасында Сабан туеның авторитеты, дипломатик роле бик зур.

Милли Шура рәисе татарстанлыларны 14 июньдә Якутскида узачак Федераль Сабан туена һәм 28 июньдә Киров өлкәсе Нократ Аланында узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена чакырды.

Мин аңлыйм инде, Якутия бераз гына ераграк. Якутскида 1 миллион халык яши, аның 6 меңнән артыгы – татарлар. Якутия башлыгы Айсен Николаев рөхсәте нигезендә Якутскиның урта бер җирендә «Казан скверы» ачылды, анда без узган елны каһарман-шагыйрь Муса Җәлил бюстын урнаштырдык. Скверда хәзер күп кенә чаралар оештырыла. Якутскида Сабан туена зур әзерлек бара, анда без 14 июньдә булачакбыз. Ә 28 июньдә Киров өлкәсе Нократ Аланында Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырачакбыз.

  • 2026 елда Федераль Сабан туе Омск өлкәсенең Әшеван авылында, Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсендә узачак.

Фото: © «Татар-информ», архив

Владивостокта яңа урамга беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин исеме биреләчәк

Владивостокта яңа урамга Советлар Союзы Герое исемен алган беренче татар Гыйльфан Батыршин исеме биреләчәк. Әлеге карарны Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко хуплаган. 28 майда Владивосток шәһәрендә, тантаналы рәвештә, каһарманга элмә такта ачылачак.

Татарлар 1990 еллардан бирле Владивостокта Батыршин урамын булдыру турында хыялланды. Ул эш әле генә барып чыкты. Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко Владивосток шәһәрендә яңа бер урамга аның исемен бирүне хуплады. Йортта аңа элмә такта да урнаштырачакбыз. Ачылу тантанасында Кировск – Луганск – Казан шәһәрләре телекүпер аша тоташачак, шундый матур өчпочмак килеп чыгачак. Бер татар кешесе өч Россия субъектын бәйли.

Каһарман Гыйльфан Батыршинның әти-әнисе – Казан шәһәре белән бәйле кешеләр. Ул чик сакчысы булып хезмәт итә, 1938 елда беренче булып Советлар Союзы Герое исемен ала. 1947 елда Токиодан кайтканда фаҗигале рәвештә авиаһәлакәттә һәлак була. Без аның белән горурланырга, аны хәтерләргә тиеш.

  • Гыйльфан Батыршин – совет чик сакчысы. 1938 елда Хәсән күле янындагы сугышларда катнашучы, СССР НКВД Посьет чик буе отряды отделениесе командиры булып хезмәт итә. Советлар Союзы Герое исемен алган беренче татар.

«Без соңгы елларда ифтар дипломатиясенә кереп киттек»

«Ифтарларга кеше күбрәк чакырган саен, сыйфатын саклап калырга кирәк», – дип белдерде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев. Үз чыгышында ул быел зур шау-шу уяткан ифтарлар темасына да кагылды.

Без соңгы елларда ифтар дипломатиясенә кереп киттек. Күп кенә өлкәләрдә зур ифтарлар уздыру гадәте барлыкка килде, быел Татарстан да бик күп кунаклар җыйды. Ләкин ифтарларга күбрәк кеше чакырган саен, аның сыйфатын, дәрәҗәсен саклап калырга кирәк.

Кайсы өлкәне алсак та, үрнәк итеп күрсәтә алабыз. Уфа, Мордовия, Төмән дибезме, һәр җирдә безнең җитәкчеләр җыелып, матур чаралар уздыралар. Дин әһелләре белән сөйләшкәндә, алар һәрвакыт, «без Рамазан аенда 30 көн ифтар уздырабыз» диләр. Ләкин, ифтар дипломатиясе дигәндә, без иң беренче итеп татар гаиләләрен чакыру бурычын куябыз. Бабасы – улы – оныгы бергә килеп, өстәл артында аралашып утырырга тиеш, дин мәсьәләсендә иң мөһиме – буыннар арасында диалог.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран

«Муса Җәлил дигәндә, күптәннән бер кешене генә түгел, ә җәлилчеләрне искә алабыз»

Васил Шәйхразыев үз чыгышында киләсе елда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуын билгеләп үтте һәм әлеге дата зур чаралар белән истә калачагын искәртте.

Муса Җәлилне без бервакытта да онытмыйбыз. Аңа багышланган «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе хәзер дөньякүләм дәрәҗәдә уздырыла. Быел анда 40 меңнән артык кеше катнашты. Икенче елга Муса Җәлилнең тууына 120 ел була. Без уңайлыклар табып, җыелып, бәлки, шагыйрьнең туган ягын күрсәтербез. Бәлки Ленинград өлкәсенә барып, ул чорын яктыртырга тырышырбыз, бәлки, Германиягә юллар ачылып, анда чаралар уздырырбыз. Төрле нокталар аша аның булган урыннары, эшләгән хезмәтләре белән таныштырасыбыз килә. Һичшиксез, аның 120 еллыгын югары дәрәҗәдә билгеләп үтәчәкбез.

Без, Муса Җәлил дигәндә, күптәннән бер кешене генә түгел, ә җәлилчеләрне искә алабыз. Без, ныклап, җәлилчеләрне күтәрергә телибез. Икенче елга үзебезгә шундый зур бурыч куйдык, – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100