Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли Шура утырышы: Эчкенгә ярдәм, Ленария Мөслимгә – өстәмә вазифа

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы булды. «Интертат» анда яңгыраган төп фикерләрне җиткерә.

news_top_970_100
Милли Шура утырышы: Эчкенгә ярдәм, Ленария Мөслимгә – өстәмә вазифа
Владимир Васильев

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә Курган өлкәсендә булган янгында зыян күргән Йолдыз татар авылы халкына Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган гуманитар ярдәме булды.

Бу мәсьәләгә карата әйтелгән тезислар:

Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов:

Янгында каза күргән 100дән артык гаилә авылда калырга теләк белдерде, андыйлар башта 50 кеше иде;

Хәзерге вакытта мәктәптә яши торган 5-6 гаилә авылдан китү турында уйлый, аларны калдырырга тырышырга кирәк;

Халыкны эш белән тәэмин итсәк, авылда калырлар иде, берәр цех яки теплица төзү мөмкинлеге булмасмы;

Авылда беренче йортны янгында иң зур зыян күргән имам Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллинга салырга тәкъдим итәбез. Аның йорты, техникасы, 3 склады, 150 тонна бодае янды.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев:

Төп бурыч – авылны саклап калу. Хәзер төп эш – җирләрне чистартып бетереп, йортларны сала башлау. Кышка кадәр кешеләрне йортка кертергә. Йорттан соң сарайлар ясарга һәм анда маллар кертергә кирәк;

Хөкүмәт ярдәме ала алмый торган 19 кешегә ярдәм итәргә;

1 сентябрьгә кадәр Йолдыз авылы мәктәбендә яшәүче 35 кешене йортларга чыгарырга тиешбез. Мәктәпкә ремонт ясарга кирәк;

Авылга җибәрелә торган төзелеш материалларын урнаштырып тору өчен складлар төзергә кирәк. Координацион совет барысын да исәптә тотачак;

Мәктәп автобусы янган. Яңа автобус турында уйларга кирәк;

Милли Шураның киләсе утырышын Йолдыз авылында үткәрергә тәкъдим итәм;

24-25 май көннәрендә мин үзем Йолдыз авылында булам. 

Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров:

Йортларның проектларын җибәрдек. Газ, су, электр кертү мәсьәләләрен бүген үк хәл итә башларга кирәк;

Җибәрелгән акчалар авыл халкы өчен ачык булырга тиеш;

Бу авыр сынау булды, татар халкының бердәмлеген, көчен күрсәтте. Халыкның ярдәмчел, рәхимле булуын күрдек, ярдәм алып килүчеләр дә, кабул итүчеләр дә елый.

Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина:

Координацион советка яңа проектлар төзү белән шөгыльләнгән кешеләрне кертергә кирәк. Шул ук эш урыннарына килгәндә, мәсәлән, авылда кер юу пункты булдыру. Берничә кешегә эш урыны була, һәр гаиләгә кер юу машинасы сорап йөрү ихтыяҗы бетә. Инфраструктура, авылны яңа сулыш белән торгызу турында уйларга кирәк.

Утырышның икенче өлеше Көнбатыш Себер һәм Әстерхан татарларының диалектлары һәм сөйләмнәре турында булды. Милли Шура рәисе башта ук: «Эмоциягә бирелмичә сөйләшик», – дип кисәтеп куйды.

Филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге фән эшләре буенча директор урынбасары Олег Хисамов диалектларны өйрәнү тарихы турында сөйләде, бу диалектларга бәйле бәхәснең ничек килеп чыкканын аңлатты. (Бу темага «Интертат»та аерым мәкалә чыккан иде.)

Себер диалектын татар теле өлешенә кертеп караучы галимнәр – барысы да лингвистлар, ә аерым тел дип караучылар арасында лингвистлар юк диярлек;

Галимнәр буларак, бу мәсьәләне артык сәясиләштерүгә каршы чыгабыз. Бу без – галимнәр арасындагы фәнни проблема дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш.

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов:

Мин ул галимнәр, институт (авт. – Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты) җитәкчелеге белән очраштым. Алар бу мәсьәләне сәяси юнәлештә алып барырга тиеш түгел, бары тик аларның фәнни эшчәнлеге булып кала. Моны алга таба сөрә башлыйсыз икән, без бу теманы башка инструментлар аша ябачакбыз, дигән фикерне каты итеп әйттем. Аларның бу язуларының юридик яктан йогынтысы юк. Бу үзләренең язуларында гына калырга тиеш, дигән сөйләшү булды. Бу тема контрольдә тора.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

Нәрсә әйтсәң дә, бу сәясәт бүген генә башланмады. Ул эш дәвам итә, аның алгы сафындагы кешеләргә Салават Юлаев орденнары бирелә. Бу – татар халкын бүлгәләү һәм юкка чыгару сәясәте, ул сәясәткә турыдан-туры каршы чыгарга кирәк.

«Безнең бик актив Милли Шура әгъзасы Дамир Исхаков юк, ул үз сүзен әйтер иде», – дип куйды Васил Шәйхразыев.

Соңыннан Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенең бер тәкъдимен җиткерде.

«Кунакларга бирә торган пакетта бер китап булуын телим. Ул китапның исеме «Татарның туганлык яки (авт. – «кардәшлек» дигән варианты да әйтелде) атамалары була ала. Без туганнарга борынгыдан килгән атама белән эндәшмибез. «Бу кем әле?» – дип сорасаң: «Бу – минем двоюродный брат», «бу – племянник» ишетелә, «теща» дигән сүз – классика инде. Безнең борынгы әдәбиятта да дәү әниләр, балдызлар бар. Алар безнең системага кермәгән. Кайвакыт үзебезнең туганнарны да «чыбык очы» дип әйтеп куябыз, чөнки белмибез. Шундый бер кулланма кирәк.

Гомәр Саттаров татар исемнәре китабын чыгарды, аны файдаланучылар бар. Туганлык атамалары буенча бер кулланма эшләсәк, начар булмас, дип уйлыйм. Галимнәребез бар, вакыт, эшче төркем кирәк», – диде ул. 

Утырышта «Ак калфак» хәрәкәте җитәкчесе Кадрия Идрисованың икенче урынбасары расланды. «Икенче урынбасар итеп Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Галиуллина Гөлшат Рәис кызын тәкъдим итәм», – диде «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. Гөлшат Галимуллина үзенең риза булуын әйтте, Милли Шура әгъзалары тәкъдимне бертавыштан кабул итте. 

24 апрель көнне Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында координацион совет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары сайланган иде. Совет җитәкчесенең бер урынбасары итеп «Бала-Сити» халыкара мультилингваль белем бирү оешмасы генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова билгеләнде. 

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиәхмәтова (Галиева) урынбасар вазифасыннан баш тарткан иде. 

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Яшьләр белән эшләү буенча эшче төркеме рәисе билгеләнде.

Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү буенча эшче төркем рәисе итеп Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова сайланды. Аны конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тәкъдим итте. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бу тәкъдимне хуплавын әйтте.

«Ул Россия күләмендә, чит илләрдә төрле чаралар үткәрү буенча әйбәт эш алып бара. Минемчә, аны җитәкче итеп кую дөрес дип саныйм», – диде ул. Милли Шура әгъзалары бу тәкъдимне хуплады.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 май 2023
    Исемсез
    Эчкеннәр кайгыртуыгызга рәхмәт.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100