Милли шура елга йомгак ясады: киләсе Тукай елы, 4 мең Сабантуй һәм ифтар дипломатиясе
Кичә «Корстон» мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы узды. Чарада татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, галимнәр, экспертлар һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты. «Интертат» утырышта яңгыраган төп фикерләрне җиткерә.
«Һәрберебез милләткә хезмәт итә»
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы төрле төбәкләрдән килгән әгъзалар катнашында узды. Утырыш кысаларында 2025 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2026 елга эш планы кабул ителде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2025 елда узган чаралар буенча хисап тотты.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул катнашучыларны эш планы белән таныштырды һәм кайбер мәсьәләләргә аерым игътибарын юнәлтте.
- Киләсе 2026 ел – Тукай елы
Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 2026 елны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим итте.
Тукаебызга – 140 ел. Габдулла Тукай һәрвакытта да бөтен татар шәхесләрен, милләтен берләштерде. Безнең тәкъдимне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Төп Тукай елы дип игълан итәбез, һәм шушы Тукай елы форматында бөтен булган милли чараларга күчәчәкбез, – диде ул.
Милли шура әгъзалары әлеге теләккә бертавыштан ризалык белдерде һәм хуплады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- Факил Сафин Милли шура әгъзасы булды
Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Милли шура әгъзасы булды. Аны утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев игълан итте. Милли шура әгъзалары әлеге карарга бертавыштан ризалык белдерде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Без һәрберебез милләткә хезмәт итәбез. Милли шура әгъзалары, Башкарма комитеты, безнең актив – бөтенесе дә милләт өчен. Менә мин монда утырган берничә Милли шура әгъзасына һәм алар исеменнән сезгә дә, һәрберебезгә рәхмәтләр җиткерер идем, – дип дәвам итте Васил Шәйхразыев. Иң беренче булып, ул чарада катнашкан Россия Герое, очучы Дамир Йосыповка рәхмәт белдерде.
Бүген безнең арабызда Дамир Касыйм улы Йосыпов – Россия Герое, очучы. Шәһәрләргә, өлкәләргә үз рейслары, эш белән килгән вакытта, әгәр дә самолеттан төшеп, шәһәргә чыгарга мөмкинлеге була икән, ул һәрвакытта да безнең җитәкчеләргә шалтыратып, килеп, карап, очрашу мөмкинлеген сорый. Менә – чын үрнәк! Бу бит аның эш вакыты, кемдер: «Ял итәм, йоклыйм әле, хәзер тагын очасы бар», – дип әйтер иде. Ул әгәр дә вакыты бар икән, һәрвакыт күрешергә омтыла. Милли җанлы шәхесебез. Монда килгәндә дә, безгә: «Вакытым шундый аз, ләкин аңа карамастан, Милли шура утырышына киләм, катнашам», – диде. Аның бит безгә сурәте, портреты да җитә, ә үзенең килүе инде – бөтенләй зур бәхет. Алдагы көннәрдә шулай була күрсен! – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Сабан туе үтте дә, шуның белән вәссәлам, бетте дип уйлыйлар»
Барда җитәкчесе – Хәлил әфәнде дә монда(Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов – авт). Бардада Бөтенроссия авыл Сабан туе 2 мәртәбә узды. Әлеге Сабантуйларны оештырган вакытта, 3 елдан артык, Барда районын түгәрәк датага – 100 еллыгына әзерләдек. Кайвакыт уйлыйлар: «Сабан туе үтте дә, шуның белән вәссәлам, бетте», – дип. Юк! Без ул салган сукмакны, матур юлны, ныклы ясаган юлны әле бүген дә таптыйбыз. Бардага барып торабыз. Алар да монда килә. Менә бу – үрнәк була, менә ничә дистә җитәкчеләр, милләттәшләр бер-берсе белән бәйрәм кысаларында очрашып, алга таба хезмәттәшлек итәләр, бергә эшлиләр, бер-берсен таныйлар, беләләр, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бардада Бөтенроссия авыл Сабантуенда.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«2025 елда татар халкы 4 меңнән артык Сабан туе үткәрде»
365 көн дигәндә, быел татар халкы 4 меңнән артык Сабан туе үткәрде. Шуның 400е Мәдәният министрлыгы һәм конгресс кул астында үтте. Бүген эшне аңлаганнар да, аңламаганнар да Сабан туен үрнәк итеп күрсәтә. Бу – безнең өчен мөһим чаралар, – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2025 елда узган чаралар буенча хисабында милли бәйрәмнәрне уздыру турында тулырак сөйләде.
Узган елда татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе узды, аларның 400е Татарстан Республикасы ярдәмендә уздырылды. 2025 ел Сабантуйлары 12 апрельдә Дубайда үткәрелгән Халыкара Сабан туеннан башланып китте. Сочи шәһәрендә – VI Көньяк Сабан туе үткәрелде, Оренбург өлкәсе Пономаревка районы Пономаревка авылында – Өлкә Сабан туе, май аенда Ташкентта Урта Азия Сабан туе узды. Быел Саха (Якутия) Республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуй үтте, анда федераль Сабантуй символы – «Канатлы ат» сыны – 2026 елда Сабан туен үткәрәчәк Омск өлкәсенә тапшырылды. XV Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә үтте, анда Бөтенроссия авыл Сабан туе символы – «Тулпар ат» сыны – 2026 елда үз җирлегендә үткәрәчәк Пенза өлкәсенә тапшырылды.
Якутиядә XXV Федераль Сабантуй.
Фото: © «Татар-информ», Владимира Васильев
«Самарада 300 бала өчен яңа мәктәп төзеләчәк»
Барыбыз исеменнән дә рәхмәтне Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга җиткерәсем килә. Мәктәпләр дигәндә, Төмән мәктәбе, Әстерхан, Омск, Чиләбе дибезме, якшәмбе мәктәпләре – бөтен эш безнең Мәгариф министрлыгы аша үтә. Мәгариф министрлыгы идарәсенә бүгенге көндә бик күп сорауларны хәл итәргә туры килә – кая, ничек барырга, әсбапларны алып бару, укытучыларны өйрәтү, төбәкләрдә булган министрлыклар каршында татар милләтенә кирәк булган сорауларны күтәрү – Илсур Гәрәевич әлеге мәсьәләләрне барысын да шәхсән үзенең кул астында тота.
2026 елга да планнар күп. Шөкер, Самарада «Яктылык» мәктәбе өчен 300 урынга исәпләнгән заманча яңа бина төзеләчәк. Проектны гамәлгә ашыруны 2-3 ел эчендә тәмамлау планлаштырыла. Әлеге карарны Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев шәхсән кабул итте. Без дә әлеге эштә мөмкин булганча ярдәм итәчәкбез, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ифтар дипломатиясе»
Данис Шакиров хисап чыгышында соңгы елларда дини дөньяның төп вакыйгаларының берсе – ифтарларга да тукталды.
Изге Рамазан аенда төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре һәм милләтпәрвәр эшмәкәрләр тырышлыгы белән оештырылган ифтар мәҗлесләре дә халкыбызны бергә җыюда уңай тәэсирен күрсәтә. Ифтарлар халкыбыз яшәгән һәрбер җирлектә уза. Бу изге эштә татар милли оешмалары һәм татар эшмәкәрләре башлап йөри.
2025 елда – Кыргызстанның Бишкек, Удмуртия Республикасының Ижевск, Чувашия Республикасында берьюлы 3 мәйданчыкта, Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре һәм Туймазы районында, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Самара, Түбән Новгород шәһәрләрендә, Пермь краеның Барда районында, Өлкә ифтары – Ульяновск шәһәрендә, Татарстанның Республика ифтары, Казан шәһәренең Апанай мәчете мәдрәсәсендә Татар яшьләре ифтары, Бөтендөнья Татар конгрессы хезмәткәрләре ифтары узды. Шулай ук Австралиянең Аделаида, Кыргызстанның Җәлал-Абад шәһәрләрендә яшәүче татарлар тарафыннан җәмәгать ифтарлары оештырылды, – диде ул.
XIII Республикакүләм ифтар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов