news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Милли музейда «Сәхнә арты» күргәзмәсе: «Иҗади тәртисезлек» музейга кагылырга тиешле сүзме

news_top
Милли музейда «Сәхнә арты» күргәзмәсе: «Иҗади тәртисезлек» музейга кагылырга тиешле сүзме
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Милли музеенда «Сәхнә арты» күргәзмәсе эшли башлады һәм ул театрны эчтән күрсәтергә вәгъдә итә. Гәрчә театрлар үзләренең эчен күптән үзләре күрсәтә инде – театрның сәхнә артына экскурсияләр генә түгел, спектакль-бродилкалар да бар. Шулай да бөтен театрларны бер музейда күрү кызык булыр кебек. Чөнки биредә бер театр тарихы түгел, ә театр тормышы хроникасы. Җентекләп карап йөргән кеше кызык кына экспонатлар таба ала.

«Сәхнә арты» күргәзмәсе Камал театрының, киңрәк алганда, профессиональ татар театрының 120 еллыгына багышлана. Шулай ук Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына да багышлана.

Күргәзмә 2027 елның 20 февраленә кадәр эшләячәк. Әмма күргәзмәне тыныч кына карарга теләгән театр сөючеләр шушы көннәрдә килсәләр яхшырак. Чөнки декабрь уртасыннан күргәзмә мәйданчыгына чыршы куелып, кече сыйныф укучылары өчен яңа ел тамашалары башланачак. Ул экспозициянең үзендә – грим бүлмәсе, костюмер һәм реквизитор бүлмәләре арасында узачак, ди. Тамаша үзе дә, әлбәттә, театр темасын ача.

ххх

Милли музей ачылыш алдыннан күргәзмәне иң элек театр әһелләренә тәкъдим итте. Рәхмәт музейга – шундый кызыклы шәхесләрне бергә туплаган «тусовка» ясады. Ул кешеләр театр сәнгате белән музейның бергәлеге турында матур чыгышлар ясадылар.

«Хәзер театрларыбыз ялт итеп тора»

Ленар Хәкимҗанов: «Театр сәнгате яшәсен!»

Фото: © Михаил Захаров

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Безнең ата-бабалар театр эшен башлап җибәргәндә, аларның сәхнә һәм бина булмау түгел, ашарларына да җитмәгән, киемнәре дә булмаган. Хәзер театрларыбыз ялт итеп тора – бу безнең өчен зур бәхет, республика җитәкчелегенә рәхмәт! Безгә тырышып эшләргә генә кирәк. Театр сәнгате яшәсен!

Ә бу күргәзмә сәхнә артындагы кешеләрнең эшләрен дә күрсәтә. Артист сәхнәдә чыгыш ясасын өчен гримерлар, бутафорлар һәм башкалар эшли. Күргәзмә һәр кеше өчен бик кызыклы булачак».

«Театр тормышын профессияләр аша күрсәтәбез»

Айрат Фәйзрахманов: «Бу күргәзмәне мөмкин кадәр күбрәк кеше күрсен иде»

Фото: © Михаил Захаров

Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов: «Бу күргәзмәдә театрлар мөмкин кадәр күрсәтелде: Камал, Тинчурин, Кариев театрлары, Казан ТЮЗы, Качалов театры, республика театрлары... Качаловның шәхси әйберләре, «Зәңгәр шәл»нең кулъязмасы, «Казан сөлгесе», «Беренче театр»... Без театр тормышын театр профессияләре аша күрсәтәбез. Бу профориентация мәйданчыгы да була ала: без уку йортлары һәм мәктәпләр белән эшлибез. Икенче залыбызда кинематография күргәзмәсе эшли. Алда - Казан рок-клубының 40 еллыгы.

Барыгызны да татар театрының 120 еллыгы белән котлыйм! Бу безнең уртак казанышыбыз. Бу күргәзмәне мөмкин кадәр күбрәк кеше күрсен иде».

«Театр бит ул юктан барлыкка килә»

Илгиз Зәйниев: «Театр ул музей түгел диләр. Ә менә музей театр була ала икән һәм әйбәт тә була икән»

Фото: © Михаил Захаров

Камал һәм «Әкият» курчак театрларының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Татар театрының 120 еллыгы уңаеннан оештырылган шушы күргәзмәдә бер әйтем искә төште: театр ул музей түгел, диләр. Ә менә музей театр була ала икән һәм әйбәт тә була икән. Бу театрны төрле яклап ачып бирә ала торган - рәссам эше дә, костюмерлар эше дә, артистлар эшен дә күрсәтә торган, республиканың татар театры тарихын һәм, гомумән, республикабыз театрлары тарихын күрсәтә торган күргәзмә.

Театр ул аңлап булмый торган әйберләргә корылган. Студент вакыттан ук костюмнар цехында... мин шәхсән кеше киемен кияргә яратмыйм, ә костюмнар цехына керсәң, кием элеккегерәк булган саен аны киюе рәхәтрәк иде. Ниндидер борынгы спектакль киемен кисәң, шул спектакльдә кайчандыр уйнаган артистларның рухы ярдәм итәдер кебек. 70-80 ел элек бөек артистлар киеп уйнаган таушалып беткән костюмнар әле дә сакланган – аларның рухы калган. Бу күргәзмәдәге әйберләрдә дә шул кешеләрнең рухы саклана, җылысы саклана.

Театр бит ул юктан барлыкка килә. Драматург бушлыкка хәреф яза, аннары аның язганы сәхнәләр-күренешләр булып языла, аны бер режиссер укып карый, рәссамны чакыра, аннары эскизлар туа, оста куллы кешеләр шул рәсемнәрне чынбарлыкка әйләндерә, артистлар шул хәрефләрне аваз итеп дөньяга чыгара. Спектакль һавадан туган фикердән барлыкка килә.

Барыбыз театрны яратабыз, гомеребездә дә кичермәгәнне театрда кичерергә мөмкинбез, без театрга алданырга киләбез, шатланырга киләбез, театрга фикер алырга киләбез. Татар театры 120 ел яшәгән, тагын да яшәсен! 200 елдан килеп 320 еллыгын үткәрсеннәр!»

«Театр ул чикләр түгел, театр – ул якынлык»

Нияз Игъламов: «Бу күргәзмә театр залларын тагын да тутырырга булыша икән, бу бик дөрес эффект булыр иде»

Фото: © Михаил Захаров

Татарстан Мәдәният министрлының Иҗтимагый совет җитәкчесе, театр белгече Нияз Игъламов: «Бу минем өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгы да зур вакыйга – ул бөтен Россия буенча билгеләп үтелә. Ә менә татар театрының 120 еллыгы Оренбургта, Уфаның «Нур» театрында, Туймазыда билгеләп үтелер бәлки, нигездә аны без билгеләп үтәбез. Минем өчен бу күбрәк татар театры белән бәйле, шулай да республиканың бөтен театрларының катнашуы да әһәмиятле.

Безнең бит әле билгеләп үтелгән 15 дәүләт театрыннан тыш, «Мастеровые» кебек, Яшел Үзән музыкаль театры, Түбән Кама ТЮЗы кебек муниципаль театрлар да бар, хосусый театрлар бар, яңа гына «Алтын битлек» номинанты булган «Особняк Демидова» резиденциясе («Живой город» иҗат берләшмәсе) бар. Шуңа күрә театр ул чикләр түгел, театр – ул якынлык, театр – ул мөнәсәбәтләр – бөтен театрлар бер-берсенә тәэсир итә. Минем татар театрының рус театрына, рус театрының татар театрына йогынтысы турында лекция дә укыганым булды.

Театр – тере сәнгать. Бу яктан караганда, музей белән театр яраша алмый кебек. Музей өчен 40 ел яткан кулъязмалар кадерле, мәсәлән, ә спектакльне вакытында чыгармасаң, аның вакыты уза. Театр – ул мәңгелек тә, мизгеллек тә һәм моннан куркырга кирәкми. Безнең халык театрга йөри, заллар тулы. Шулай да бу күргәзмә театр залларын тагын да тутырырга булыша икән, бу бик дөрес эффект булыр иде. Музей белән театр арасында чикләр юк».

«Бу дуслык дәвам итсен иде»

Кариев театры директоры Илнур Гайниев: «Татар театрының 120 еллыгы һәм Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгы белән беррәттән быел тагын бер кадерле дата – Кариевның 140 еллыгы. Бу безнең өчен дә зур юбилей, чөнки театрыбыз аның исемен йөртә. Без татар дәүләт театрлары арасында иң яшь театр булсак та, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев исемен горур йөртәбез.

Без Милли музей белән элемтәдә эшлибез, без шәхесләргә бәйле премьералар чыгарганда музей фойеда күргәзмәләр белән катнаша. Бу дуслык дәвам итсен иде.

Шунысын да әйтеп үтим – быел безнең театрыбызда Габдулла Кариевка һәйкәл ачылачак».

Күргәзмә бар, эзлеклелек юк

Менә шундый күргәзмә эшли башлады Милли музейда. Шулай да сорау ачык калды: «Сәхнә арты» күргәзмәсе профессиональ татар театрының 120 еллыгына багышланган икән, ни өчен ул бөтен татар театрларын колачламады? Безнең Оренбургта, Уфада һәм Туймазыда профессиональ татар театрлары эшли. Күргәзмәдә аннотацияләрдә язылганча, «XVIII гасыр рухи семинариясенең беренче «комедия акцияләреннән» алып «Алтын битлек» белән билгеләнгән заманча куелышларга кадәрге Татарстан театр сәнгатенә» багышланган икән, нигә республикадагы муниципаль театрлар һәм шәхси театрлар читтә калды?

Нинди таркау концепция соң бу? Әйтерсең лә, музей үз фондларыннан үзенең 50 экспонатын чыгарган да, театрларга запрос биреп «ни бирәләр - шуны» җыеп алган да, шуларны матур итеп тезеп чыккан да – шуның белән шул. Ниндидер эзлеклелек юк. «Иҗади тәртисезлек» музейга кагылырга тиешле сүз түгел кебек, ә монда шулайрак тоела.

Ә инде Милли музейда ачылган Дәүләт үзәк кино музееның «Кинопленка юлы» күргәзмәсен дә күреп чыксагыз, театр күргәзмәнең җитешсезлекләре тагын да күренә.

Шунысы да аптыратты – күргәзмәнең булачагы әллә кайчан билгеле иде, оештыручылар экспонатларга аңлатма язулары да язып өлгермәгән. Кайсы костюмның нинди персонажныкы икәнлеге, кайсы эскизны нинди рәссам нинди спектакльгә ясаганын язып кую озакмыни соң?

Мәгълүмат өчен.

Экспозициядә Качалов рус драма театры, Камал театры, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, «Әкият» курчак театры, Казан ТЮЗы, Кариев театры, Тинчурин театры, республиканың Әтнә, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Минзәлә, Чаллы һәм Түбән Кама театрлары катнашкан.

Качалов театры сәхнә костюмнары: 1955 елгы «Царь Федор Иоаннович»тан алып 2000 елгы «Өч тиенлек опера»га кадәр – актерларның шәхси әйберләрен, шул исәптән XX гасыр башы көмеш кашыгын, статуэткалар һәм МХТ программаларын биргән.

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры дирижер таяклары һәм сәгатьләр, костюмнар, спектакльләрдән реквизитлар һәм макетлар биргән. «Әкият» курчак театры 1960 елгы «Бәхет җыры» спектакленнән алып безнең көннәр куелышына кадәрге афишалар, «Щелкунчик» һәм «Солтан патшасы турында әкият»кә курчак һәм декорация эскизлары, «Аленький цветочек» һәм «И, Кызык Шүрәле!» спектакленнән курчаклар, шулай ук «Авиатор» спектакле өчен «Алтын битлек» номинанты дипломын биргән.

Кариев театры 87 предмет тапшырган – «Тапкыр егет», «Кар патшабикәсе» һәм «Умырзая» спектакльләренә костюм һәм декорация эскизлары, сәхнә костюмнары һәм битлекләр, бутафория һәм реквизитлар, алар арасында гитара һәм контрабас та бар.

Экспозициядә Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының театраль декорация бүлеге студентларының театраль макетлары да куелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар