news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Милли музейда сәнгать төне: яшел беләзек – танышуларга ачык булу билгесе

news_top
Милли музейда сәнгать төне: яшел беләзек – танышуларга ачык булу билгесе
фото: © "Татар-информ"/архив

3 ноябрьдә «Cәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музейда танышу» социаль проекты старт ала. Димәк, кичәнең төп вакыйгасы лекцияләр, концертлар һәм экскурсияләр генә түгел, ә кеше белән очрашу мөмкинлеге дә булачак.

Проектның идеясе - кешеләргә күзгә-күз карап танышу мөмкинлеге бирү: экран аша да, шау-шулы кичәдә дә түгел, ә, бәлки, кешеләрне тарих, сәнгать һәм мирас белән кызыксыну берләштергән мәдәни киңлектә. Татарстан Республикасы Милли музее әлеге проектны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Казан шәһәре буенча ЗАГС идарәсе ярдәмендә үткәрә.

Әлеге проект старт алган көндә һәм алга таба музейга килгән һәр кешегә администратор яшел беләзек бирә ала – бу яңа танышуларга ачык булу билгесе. Экспозицияне караганда катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашып бер-берсе белән сөйләшеп китә ала, димәк, теләсә нинди экспонат аралашу өчен сәбәп була алак. Беләзектә катнашучылар өчен махсус чаралар анонсларына алып баручы QR-код урнаштырылган.

Оештыручылар ассызыклап әйтә: катнашу ирекле, яшел беләзек – танышуларга ачыклык билгесе, әмма теләсә нинди аралашуга ризалык түгел. ә проектның төп принцибы – шәхси чикләргә хөрмәт һәм яхшы теләк.

«Без музейның тарих белән очрашу урыны гына түгел, ә кешеләр очрашу урыны да булуын телибез. Мәдәният берләштерә, тарихлар очрашудан башлана. Яшел беләзек – минем белән сөйләшә башларга була дип әйтүнең гади ысулы ул», – дип билгеләп үтә проектны оештыручылар.

Сәнгать төнендә танышу өчен сәбәпләр күп булачак дип вәгъдә итә оештыручылар. Милли музейга килүчеләр көндезге 12 дән төн уртасына кадәр яшел беләзек алып, проектка кушыла ала: экскурсиядә башка катнашучы белән әңгәмә корырга, кино-квизда команда булып җыелырга, бергәләп «Булат батыр» тавышсыз фильмын карарга яки DJ-сетларга биергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар