news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Милли музей «Йорт» мини-фестиваленә чакыра: Островский урамына яңача караш

6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее ишегалдында «Йорт» мини-фестивале узачак. Ул Казан тарихын, аерым алганда, Островский урамын өйрәнүгә багышланган «Йортлар һәм язмышлар: Вознесенская/Островского» проектына йомгак ясаячак. Чарага керү ирекле

news_top
Милли музей «Йорт» мини-фестиваленә чакыра: Островский урамына яңача караш
Фото: © Владимир Васильев/архив

«Йортлар һәм язмышлар» проекты берничә ай дәвамында Казанның Островский урамының тарихын, архитектурасын, мәдәни хәтерен һәм бүгенге тормышын өйрәнде. Проект кысаларында экскурсияләр, лекцияләр, дискуссияләр, иҗади чаралар һәм пленэрлар уздырылды. Катнашучылар тикшеренүчеләр һәм рәссамнар белән бергә шәһәр урамына яңа караш формалаштырырга тырышты: урамны бары тик шәһәр мохите генә түгел, ә төрле чорлар һәм кешеләр тарихын саклаган үзенчәлекле архив буларак карадылар.

Проектның йомгаклау чарасы — «Йорт» мини-фестивале. Фестивальдә белем бирү, тикшеренү һәм иҗади программалар бер мәйданда очрашачак. Ул шәһәр тарихына сәнгать, әдәбият һәм музыка аша яңача карарга мөмкинлек бирәчәк.

Фестиваль программасында:

14:00 – 18:00 сәгатьтә - «Мәгънәле йортлар»

Милли музей ишегалдында урнашкан кечкенә «йортлар»да музыка, рәсем сәнгате һәм хатирәләргә багышланган параллель нокталар эшләячәк.

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее «винил йорты»н тәкъдим итәчәк. Биредә татар һәм рус классикасын, шул исәптән, Островский урамында яшәгән яки эшләгән музыкантларның пластинкаларын тыңлап булачак.

«Хатирәләр» йортында Казан федераль университетының диннәрне өйрәнү кафедрасы студентлары интервьюлар яздырачак. Бу ноктада иске Казан турында истәлекләрне һәм бүгенге Казан күңелдә уята торган хис-кичерешләрне уртаклашып була.

Өченче нокта – рәсем күргәзмәсе. Биредә август аенда Островский урамында үткән плэнер нәтиҗәләрен күреп була. Борынгы йортларның архитектура детальләре, көндәлек урам тормышыннан күренешләр – болар барысы да сәнгать әсәрләрендә чагылыш тапты.

12:00 сәгатьтә - Островский урамы буйлап экскурсия

Катнашучылар урамның тарихы, аның йортлары һәм бу шәһәр мохите белән бәйле кешеләр турында белә алачак. Экскурсияне Казан тарихы белгече Роман Царевский алып бара.

Теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/6a9697c4e010db07cf86ddb2

13:00–16:00 сәгатьтә - балалар өчен мастер-класслар

Фестивальнең яшь катнашучылары өчен каллиграфия һәм китап эше буенча иҗади дәресләр.

13:00–14:00 сәгатьтә - «Мең еллык сабырлык» перформансы

Тарих һәм үзеңне танып белү төпкелләренә рухи сәяхәт. Милли музейның идән астында узачак перформанс. Юлдашлар – музыкант Айдар Абдрәхимов белән перформер һәм актриса Альбина Ногманова.

Катнашу бары тик теркәлү нигезендә: https://forms.yandex.ru/u/6a96973590290214a94603e6

14:00–15:00 сәгатьтә - Айрат Бик-Булатов лекциясе: «Инкыйлабка кадәрге матбугатта Казан урамнары»

Журналист, шагыйрь һәм матбугат тарихчысы Айрат Бик-Булатов инкыйлабка кадәр чыккан матбугат битләреннән Казан урамнары турында кызыклы язмаларны искә төшерә.

15:00–16:00 сәгатьтә - Алсу Хафиз лекциясе: «Театрлы Островский урамы»

Мәдәни проектлар авторы Алсу Хафиз Островский урамының театрлы тарихы турында сөйли: татар һәм рус театрлары, тулай тораклар, артистлар, драматурглар һәм сәхнә эшчеләре турында кызыклы фактларны уртаклаша.

Айдар Әхмәдиев лекциясе: «Островский урамында музыка»

Журналист һәм драматург Айдар Әхмәдиев беренче татар операларының тууы һәм Островский урамында яшәүчеләрнең моңа нинди катнашу булуы хакында сөйләячәк. Бөек җырчылар – Зөһрә Бәйрашева һәм Усман Әлмиев турында тыңлар өчен килегез.

16:00 — 17:00 сәгатьтә - Дискуссия «Казан урамнары хакында ничек сөйләргә?»

Шәһәр тарихын хәзер ничек өйрәнергә һәм бу хакта ничек сөйләргә кирәклеге турында дискуссия. «Йорт» медиапроекты белән берлектә оештырыла.

17:00 — 18:00 сәгатьтә - Казан шагыйрьләренең чыгышы

Сәхнәдә яшь шагыйрьләр һәм Казанның инде танылган классиклары бергә чыгыш ясый.

Музыкаль программа

18:00 — RÜYA

RÜYA борынгы төрки көйләр һәм җырларны заманча ритмнар белән берләштерә. Татар, кырымтатар һәм төрек җырлары көнчыгыш уен кораллары һәм заманча яңгыраш белән үрелеп, үзенчәлекле музыкаль дөнья тудыра.

18:30 — Elina

Элина Ситдикованың музыкаль проекты бүгенге татар хатынының тормышына багышлана. Элина — профессиональ опера җырчысы, педагог һәм җыр авторы. Аның иҗатында үз-үзеңне ярату, үзең белән һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр белән мөнәсәбәтләр темалары күтәрелә.

18:50 — МРАҮ

«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясап, тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгән өр-яңа рэп башкаручы. Сатирик текстлар һәм сәхнәдәге энергия — башкаручының төп «кораллары».

19:00 — K3DERT (Көчдәрт)

Казаннан яшь DIY-төркем. Өч башкаручыдан торган төркем үз иҗатын бер генә жанр белән чикләми һәм җырларын бары тик татар телендә башкара.

18:50 — МРАҮ

«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясап, тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгән өр-яңа рэп башкаручы. Сатирик текстлар һәм сәхнәдәге энергия — башкаручының төп «кораллары».

19:30 — Айдар Исхаков

Башкортстаннан мультиинструменталист һәм инди-артист. Аның музыкасы тирән блюз, инди-рок, соул һәм башкорт халык мотивларын берләштерә. Айдар Исхаков иҗаты милли музыканы яңача тәкъдим итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар