Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли миссия үтәгән театрны зоопарк һәм цирк белән чагыштыру гаделме?

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышыннан соң сораулар - «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Милли миссия үтәгән театрны зоопарк һәм цирк белән чагыштыру гаделме?

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы отчётларын карасак, парк-скверлардагы мәдәни чараларга халык килү планы 205 процентка үтәлгән. Тамашачы зоопаркка һәм Казан циркына да йөрергә ярата: зоопаркка килүчеләр планы 127 процентка, Казан циркы 134 процентка үтәлгән.

Ә менә безнең кадерле театрларыбыз планы 101 процентка гына үтәлгән, ди.

Дәүләт театр-тамаша учреждениеләре 2022 елда 805 млн сум табыш алган. Бу - уртача 1 сум бюджет акчасына 30 тиен дигән сүз. Казан циркы үзенә салган 1 сум өчен 2 сум 62 тиен табыш алган. Курчак театры – 1 сум 17 тиен. Әтнә театры – 7 тиен, Түбән Кама театры – 11 тиен.

Театрлар алган табыш – 483,3 млн сум.

Тагын бер игътибарга лаек пункт бар. Мәдәният министрлыгы карамагындагы 15 дәүләт театрының 13енә стационарда, «выездда» һәм гастрольләрдә спектакльләр күрсәтү планы куелган. Ә менә Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры өчен һәм Качалов театры өчен андый план каралмаган. Ягъни, аларның Татарстан районнарына чыгып спектакль күрсәтү бурычы юк. Ни өчен мондый тигезсезлек булуы турында аңлатма да юк.

Мәдәният министрлыгының отчеты, әлбәттә, коры саннар телендә сөйли. Финанслар ягыннан барысы да - зоопарк та, оркестр да, скверлар да, театр да – тигез дәрәҗәдә халыкның ял итүен оештыру объектлары. Аларның эшчәнлегенә бәя бирелгәндә шул яктан чыгып карала. Театрлар отчетларда Казан циркы (нигездә кунак коллективлар белән эш итә) һәм зоопарк белән «бер чыбыктан сөрелеп» бәяләнгән. Театрлар үзләре аерым категория итеп бәяләнгәндә дә татар һәм рус театрлары бергә каралган.

Әмма без монда бер әйберне истән чыгармыйк – татар театры хәзер тел миссиясен үти. Бу миссия Мәгариф министрлыгы карамагыннан «почти» чыгарылып, мәдәни һәм дини яссылыкка күчерелде диярлек. План куярга кирәк, әлбәттә, һичшиксез кирәк, әмма табыш артыннан куу театрны бу миссиядән читләштермәсме? Миссияне икенче планга чыгармасмы?

Фикеремне бер мисал белән дәвам итәм.

Коллегиядә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры адресына тәнкыйть сүзләре яңгырады. Мәдәният министры Ирада Әюпова аны Буа театры белән чагыштырып, акчаны аларга караганда азрак эшләвен әйтте.

«Инвестицияләр, бюджет акчалары нәтиҗәгә эшләргә, яңа объектлар кешеләрне чакырып торырга тиеш. Ремонттан соң позитив үзгәрешләр кичергән дәүләт учреждениеләре арасында лидерлар: Казан циркы – кереме 3,5 тапкыр арткан, Сынлы сәнгать музее – кереме 7 тапкыр арткан, Чаллы татар дәүләт драма театры - 2 тапкырдан артыграк, Милли китапханәдә дә үсеш күрәбез. Ә Түбән Кама театры масштаблы ремонттан һәм җиһазландырудан соң үсешнең кирәкле динамикасын күрсәтми. Җитәкче тамашачыга кызыклы булган формаларны тапсын иде. Чагыштыру өчен: Татарстандагы иң зур шәһәрләрнең берсенә хезмәт күрсәткән Түбән Кама театры Буа театрына караганда азрак акча эшли», - диде Ирада Әюпова үз докладында.

Коллегия утырышыннан соң гардероб тирәсендә Рөстәм Галиев җитәкләгән Түбән Кама театры турында сүзләр байтак булды. Кемнәрдер, ул урынга кызыгучы бармы икән әллә, бәлки, шуңа театрдан җитешсезлекләр эзләп, министрга мәгълүмат җиткергәннәрдер, дигән фикердә.

Театр турында берничә кешенең фикерен сораштым.

Татарстан халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Безнең режиссерлар һәм гомумән театр әһелләре арасында халык тамырларыннан аерылмаган, милләтнең бөтен гамьнәрен, әрнүләрен аңлый торган, үзе куйган әсәрләрдә шуны сәхнәгә чыгарып халыкка җиткерә белгән бик сирәк шәхесләрнең берсе. Туры сүзлелеге бар инде – анысы бар! Турыдан әйтү сыйфаты да ошап бетмәскә мөмкин. Минемчә, бу - безнең сәнгать әһелләренә җитми торган сыйфат. Аның шундый туры сүзле булуы минем өчен бик кадерле».

Кайбыч мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Аблязова: «Түбән Кама театры безгә елдан-ел матур спектакльләре белән килә. Халык аларны бик ярата. Бүтән театрлар белән чагыштырганда алар үзенчәлекле эшлиләр, халыкка якын спектакльләр куялар. Февраль аенда алар безгә килергә җыена, яратып кабул итеп алачакбыз. Кайбычлылар аларны шыгрым тулы заллар белән каршы алачак – һәрчак шулай. Иҗат дәрте саекмасын, иҗатта булсыннар!»

Театр тәнкыйтьчесе, Татарстан мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе Нияз Игъламов: «Мин Түбән Кама театрына сәнгать ягыннан чыгып кына бәя бирә алам. Планнар, саннар – минем өчен ят нәрсәләр.

Шул ягына игътибар итик – Түбән Кама театры беркайчан да балалар өчен рус телендә уйнамады. Шул яктан планны да үтәмидер, бәлки. Ләкин ул телне саклый. Гореф-гадәтләр кайда саклана, дисәк, Түбән Кама театрында саклана. Традицияләрне саклыйм, дисәң, әлбәттә, иң алдынгы ысулларны куллана алмыйсың. Чөнки син традицион формада традицион татар тормышын күрсәтергә тиеш.

Минемчә, монда гаделрәк бәяләргә кирәк. Ямпольская да әйтте – әйе, саннар әһәмиятле, ләкин бит кешенең идеясе дә кирәк, фикере кирәк, диде. Минемчә, Рөстәм Галиев белән утырып сөйләшергә һәм министрлык белән бергә үсеш юлын эзләп табарга кирәк. Минем иманым камил, ихлас күңелдән әйтәм – хәзерге вакытта бүгенге вазгыятьтә Рөстәм Галиевны алыштырырлык кеше юк.

Һәр шәһәрнең үз проблемалары бар. Әйе, Түбән Кама – халык саны буенча республикада өченче шәһәр. Икътисади яктан бәлки Чаллыны да уза торган шәһәрдер. Ләкин аның тамашачысы үзенчәлекле һәм аның белән элемтәгә керүе бик авыр, минемчә.

Һәрбер театрның аксый торган яклары, үз җитешсезлекләре бар. Бездә барысы да ал да гөл, бердәнбер проблемабыз Түбән Кама театрында, дия алмыйбыз. Бу сораулар тудыра. Мин Рөстәмне алыштыру турында сүз бара дип уйламыйм. Минемчә, Рөстәмгә тагын да эшләргә кирәген күрсәткәннәр. Рөстәм Галиев яңа формаларны активрак кулланырга тиеш. Аның хәзер яңа бинада мөмкинлекләре зуррак.

Шуңа да игътибар итик – безнең кайсы театрлар «Алтын битлек»нең конкурс программасына эләкте? Түбән Кама театры «Алтын битлек» конкурсында уйнап кайтты. Әлбәттә, монда чакырылган режиссёр Туфан Имаметдиновның өлеше зур. Ләкин бит ул спектакльдә уйнаган, номинант булган Алмаз Хөсәеновны Түбән Кама театрында кемдер үстереп ята. Шулары да исәпкә алынсын иде. Бу - бик мөһим.

Әлбәттә, мин мондый чыгышларның (докладның) үз драматургиясе барлыгын да аңлыйм. Мактаганда йомшак урыннарны да табарга кирәк. Бу юлы Түбән Кама театрына эләкте. Бу «эләгүләр» зураймаска тиеш. Җитешсезлекләрне төзәтергә кирәк. Яңа проектлар булачак.

Без Рөстәм Галиев белән тыгыз элемтәдә эшлибез, планнар бар. Кыскасы, бу мәсьәләдә күпкырлы анализ булырга тиеш. Мин Рөстәм Галиев яклы. Кабатлап әйтәм – мин аны алыштырырлык кешене күрмим. Бу фактка зур әһәмият бирмәскә кирәк».

Рөстәм Галиев үзе сүзен озайтмады. «Планнарыбыз үтәлә. Әле ремонттан соң эшебезне көйләп кенә киләбез, яңарак кына икенче сәхнәбезне ачтык. Җитешсезлекләребез бар икән, эшебезне җиренә җиткерергә тырышырбыз», - диде.

Әйе, бөтен театрларны берничек тә бер калып белән үлчәп булмый. Минзәлә, Әтнә, Буа театрлары, мәсәлән, тулы мәгънәсендә репертуар театры була алмый. Алар премьераны үз сәхнәләрендә берничә тапкыр күрсәткәч, спектакльне «выездлар» белән күрсәтә башлый. Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт театрлары, стационар театр буларак, атнага берничә көн үз сәхнәләрендә спектакль күрсәтеп эшли ала. Темада булган кешеләр Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәре халкының татарлыктан шактый ераклашкан булуын да әйттеләр. Анда билет сату катлаулырак, диләр.

Түбән Кама «Мунча ташы»ның бишеге бит ул. Шушы тамашачыны традицион татар театры спектакленә китерү җиңел түгелдер. Театр шушы шартларда яши икән – димәк, эш бара.

Кайбер театрлар балалар өчен телсез яки сүзләр минималь булган спектакльләр уйнаса, кайбер театрлар балалар өчен һәм «Пушкин картасы» русча уйный. Бу – план үтәүнең бер, бәлки, бердәнбер юлыдыр. Рөстәм Галиевның элегрәк мәктәп балаларын татарча спектакльгә китерүе авыр булуын әйткәне бар. Әмма минем аның русча уйнавы турында ишеткәнем булмады.

Докладта Түбән Кама театрын Буа театры белән чагыштыруга килсәк, Буа театры гастрольләрдә спектакльләрне 2 телдә уйный. Әйе, Буа театры - дөнья буйлап татар телендә спектакльләр уйнап йөрүче театрыбыз. Әмма аның «Пушкин картасына» Тургеневның «Муму» әсәре буенча «Барыня» спектаклен уйнап йөрүе сер түгел. Бу –  чагыштыруга каршы чагыштыру гына иде. Башка мисалларны китереп тормыйм. Аларны исәпләргә театрларның Проект офисы бар.

Кыскасы, шул: Ел йомгакларында рус телле һәм татар телле театрлар бер «чыбыктан сөрелде». Күрәсең, безнең театрлар буенча Проект офисы да (бу вазифа Камал театры өстендә), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге дә татар театры өстендә ТЕЛ МИССИЯСЕ булуын ассызыкламыйдыр.

Әйе, дәүләт планы - кирәкле шәйдер, әмма бүген безнең өчен театрларның тел миссиясе тагын да кадерле. Шул яктан чыгып та бәя бирәсе иде театрларыбызга.

Министрлык отчетында театрларга кагылышлы кайбер саннар:

  • Татарстан театрлары елына 3 – 6 премьера чыгара. Буа театрында бу күрсәткеч 8 – 10га җитә. Качалов театрында нибары 2 генә.
  • Милли театрлар репертуарында 60 проценттан артык – милли драматургия. Шуның 60-70 проценты – заманча драматурглар. Әмма заманча драматурглар әсәрләренә кытлык булу сәбәпле, «Яңа татар пьесасы» конкурсы үткәрелә, дип нәтиҗә чыгарыла.
  • Жанрлар буенча драма күбрәк.
  • Соңгы елларда театрлар бэби-спектакльләргә игътибар артуы сизелә.
  • Татарстан тетарлары 14 фестиваль үткәргән, үзләре барлыгы 62 фестивальгә катнашкан.
Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 6 февраль 2023
    Исемсез
    Рөстәм абый ул режиссер һәм артист, бизнесмен түгел шул
  • 5 февраль 2023
    Исемсез
    Тел миссиясе үтәлер өчен Зәйдә, Мамадышта, Алабугада театр булдырырга кирәк, Түбән Кама халкына театр кирәкми димәк
  • 3 февраль 2023
    Исемсез
    Э башка тармаклар? Мэдэнияттэ театр хэм музей гына
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100