Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Әхмәтов: «Милли матбугат әһәмияте искиткеч зур булуына көннән-көн инанам»

«Татмедиа» АҖ филиаллары җитәкчеләре Болгарда узган семинардан 2021 елның икенче яртыеллыгына һәм киләчәккә яңа бурычларны күңеленә салып, куен дәфтәренә теркәп, яңалыклар ишетеп кайтып китте.

news_top_970_100
Марат Әхмәтов: «Милли матбугат әһәмияте искиткеч зур булуына көннән-көн инанам»
Салават Камалетдинов

«Я эшегез җитми, я сүзегез үтми»

2021 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясарга килгән редакция җитәкчеләрен Болгарда иртүк ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Төшкә кадәр төркемнәргә бүлеп, Болгар музей-тыюлыгында экскурсия оештырылды. Төштән соң Болгар ислам академиясендә семинарда ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Беренче чиратта, милли матбугат вәкилләре үзләрен комиссия эшендә булышчылар икәнен истә тотарга тиеш.

— Миңа комиссия эшен алып бару өчен сезнең кебек теләктәшләр кирәк. Бу комиссия әгъзалары белән генә җиңел була торган хезмәт түгел. Кунак булып килмәдем. Мөрәҗәгатемне җиткерү өчен килдем. Туган телебезнең сакланышы, үсеше, киләчәге өчен милли матбугат әһәмияте искиткеч зур булуына көннән-көн инанам, — диде Марат Әхмәтов.

Ул газета-журналларның басма вариантлары күңеленә аеруча хуш килүен дә яшермәде.

— Соцчелтәрләр, интернетта газеталарның электрон вариантлары барлыкка килгәч, басма милли матбугатка ясин чыгарга вакыт җитте дигән сүзләр дә ишетелә, киләчәкне фаразлап булмый, ләкин, миңа калса, кәгазь форматындагы газета-журналлар урта һәм өлкән буын укучылары өчен кулайрак кебек тоела. Басма матбугат кулга тотып укый торган кадерле чыганак. Басма матбугатка әһәмият кимүенә сылтап калдырмагыз. Язылу аз икән, димәк, я эшегез җитми, я сүзегез үтми, — диде Марат Әхмәтов.

«Сезнең бакчага вак кына таш»

Аның фикеренчә, матбугатка язылу елдан-ел кими баруы тырышлык җитеп бетмәү нәтиҗәсе дә.

— Муниципаль районнарда яшәүче халык кына түгел, анда урнашкан күп кенә бюджет оешмалары үзләренең эшчәнлегенә туры килә торган басма матбугатны алмау фактлары бар. Әйтик, «Сөембикә», Мәйдан», «Казан утлары, «Мәдәни җомга» газеталарын алмый торган йөзләгән мәдәният учаклары, китапханәләр бар. Бу бюджет сагында торучы җитәкчеләрнең бу мәсьәләгә битараф һәм салкын карау нәтиҗәсе.

Һәр укучы үз кесәсеннән чыгымнар тотып, матбугатны даими укырга сәләтле түгел икән, әлбәттә, дәүләт, бюджет оешмалары бу мөмкинлекне үз бюджетлары аша булдырырга тиеш.

Тел мәсьәләсе сакланышы балалар бакчалары, гаилә, мәктәп тормышы белән бәйле булу сәбәпле, мәгариф буенча махсус матбугат чаралары, әйтик, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары белән балалар бакчалары, мәктәпләр ни дәрәҗәдә танышып баралар икән дип сорауга җавап эзләгәндә, еллар дәвамында шул журналларны күрмәгән балалар бакчалары, мәктәпләр ачыкланды. Бу — гаделсезлек.

Район редакцияләре дигәндә, 10-15 әр йортка бер газета туры килә торган районнар да бар. Монысы сезнең бакчага вак кына таш ату була инде.

Халык үзе язылмаса да, клублар, китапханәләр, сәламәтлек саклау оешмаларында милли басмалар белән танышу мөмкинлеген тудыру фикере бар. Без ул традицияне август–сентябрьдә кузгатырбыз дип уйлыйм. Президентыбыз ул мөрәҗәгатьне хуплар һәм ярдәм итәр дип ышанам. Аңарчы муниципаль хакимият тә, без дә башта үзебезнең активлыкны күрсәтергә тиеш булабыз, — диде Марат Әхмәтов.

Ул район газеталарында быел икенче яртыеллыкка язылу 116 мең экземпляр булуын, шуның 56 меңе, ягъни 48 проценты татар телендә булуын искәртте. Республика газеталарына язылу тиражлары — 59 мең, республика журналлары тиражлары — 67 мең.

— Саннар матур кебек, чынбарлыкта хәлләр әле мактанырлык түгел. Президент һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән яздырылган 44 мең экземплярны санасак, 14 республика журналына 19 мең генә данә тираж кала. Мин моны зур активлык дип санамыйм.

Эшне көчәйтергә кирәк. Укучыга күбрәк сенсация, классика кирәк булып, матур әхлакый рухи тормыш үрнәкләре артык кызыксындырмаса да, кызыксындыру чараларын табарга кирәк, — диде Марат Әхмәтов.

Ул район матбугатын «халык белән район җитәкчелеге арасында арадашчы, укучыларына киңәшче, яклаучы, тугры дус» дип атады.

— Район җирлегендә басма газетасының тиражын арттыру мөмкин әйбер. Күпчелек халык бер-берсен белә, район тормышы белән танышып бару кызыклырак та тоела әле миңа. Эшегез җитешмәү сәбәпле, районның тормышы белән танышып барудан мәхрүм итмәгез халыкны, — дип, баш мөхәррирләрне тырышыбрак эшләргә өндәде.

Марат Әхмәтов күпчелек халкы татар булган районнарда татар газеталары тиражы җитәрлек булмаган районнарны да атады.

— Мәсәлән, Баулы районында 65 процент татарлар, ә татар телендә район газетасы басмасы 26 процент кына, димәк, өч татар гаиләсенең берсе генә татарча газета ала дигән сүз. 90 проценты татарлар булган Сарман районында район газетасының 400 экземпляры гына татарча, ә 1500 е — рус телендә. Бу районда мондый мөнәсәбәт белән милли рухны саклау җиңел булмаячак.

Менделеевск районында 53 процент татарлар, бары тик 131 экземпляр гына татарча гәҗит чыгып килә. Бу гомуми район газетасы тиражының 7 проценты гына. Яшел Үзән, Лаеш, Чистай, Норлат, Зәй, Алабуга, Чаллыга да кагыла бу мәсьәлә, — диде ул.

«Әфсен укып, бисмилла белән генә эшләп булмый, кеше күңеленә тирәнрәк керә торган проектлар көтәм сездән»

Марат Әхмәтов башка милләт вәкилләренә дә зур ихтирам белән эшләүче редакцияләрне телгә алды. Балтачтагы «Хезмәт», «Азьлане» удмурт газетасы редакторы Вакыйф Зәкиев әнә шундыйлардан. Ул семинарда ике телле район редакциясе эше үзенчәлекләре турында сөйләде. Марат Әхмәтов Татарстанда чуваш, удмурт телле басмалар чыгуга уңай карашта булуын әйтте.

— «Без татар» дип кенә кычкырып йөрү килешми. Россия Федерациясендә татар теленә дә тигез мөнәсәбәт сорыйбыз икән, башка милләтләр дә яхшы мөнәсәбәткә хаклы. Эшчәнлегегез туган тел язмышы өчен әһәмиятле. 2 мең генә тиражлы газетаны да 3-4 кеше укый дип санасаң, 7-8 меңлек аудитория дигән сүз. Аның кадәр аудиторияне кайда җыйнап, мәгълүмат җиткерә аласың? Шушы йөзләгән, миллионлаган аудиториянең хуҗалары сез. Никадәр үтемле итеп эшләсәгез, хезмәтегез шуннан бәяләнә.

Уртак проектлар, файдалы тәкъдимнәрегез бар икән, без аны хупларга әзер. Өч дистәдән артык проект тәкъдим иттек, бер генә мөрәҗәгатьнең дә Президент тарафыннан кире кагылганы юк. Әфсен укып, бисмилла белән генә эшләп булмый, ул чыгымнар сорый, сез иҗат кешеләре, кеше күңеленә тирәнрәк керә торган, үтемлерәк проектлар көтәм сездән, — дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Ул үз эшчәнлегендә туган телләрне саклау һәм үстерү темасын актив яктырта торган район газеталары өчен 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итте.

— Нигезләмәсен эшләп, районнарга җиткерсәгез иде. Ел азагында нәтиҗә ясарбыз, — диде ул.

Марат Әхмәтов чыгышында журналистларны авыл гаиләләре, милли мәктәпләр, балалар бакчалары тормышы турында күбрәк язарга өндәде.

— Туган телебезнең киләчәге, умыртка баганасы — гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәп тормышы. Исеме җисеменә туры килми торган «милли» бакчалар, мәктәпләр бик күп. Урыннарда төрле гаиләләр, мәктәпләр, балалар бакчасы эше турында языгыз, кемнәрнедер мактагыз, кемнәрнедер кызартыгыз. Бу сезнең тел язмышына игелекле хезмәтегез булыр иде.

Урыннарда җитәкчеләрнең абруе зур роль уйный. Милли җанлы милләтпәрвәрләр кирәк. Бакча мөдирләре, мәктәп директорлары, хуҗалык җитәкчеләре абруйлы булса, аның сүзе үтемле була.

Үз эшегезнең нечкәлеген беләсез, сезгә ничек эшләргә кирәклеген әйтә алмыйм. Икмәк сата торган кибеткә керосин сорап кергән кебек булыр иде бу, — дип төгәлләде Марат Әхмәтов.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков чыгышында методологик база мөһимлегенә тукталды.

— Безгә китаплар җитми иде. Академик Рүзәл Йосыпов хаталарга анализ ясады, һәм дөрес тәрҗемә буенча хезмәт зур тираж белән чыгарылды һәм редакцияләргә таратылды.

Текстлар язу, лексика, грамматика буенча журналистларга фәнни хезмәтләр юк дигән нәтиҗәгә килдек. Без вариант таптык: Фәннәр Академиясе безгә 1 мең китап бирде. Редакцияләр белән анализ ясадык, бүген журналистика текст белән эшләргә кирәк булган төп әйберләр анда бар. Татар конгрессы аша алдык, барлык редакцияләргә өләшәбез.

Иң төп проблема — татар телле журналистларны интернетта эшләргә өйрәтү. Сентябрьдә укытуларны дәвам итәбез, текстлар белән эшләячәкбез, — диде ул.

Шамил Садыйков семинарда Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Редакциябез белән татар исемнәрен бозып язуга каршы көрәшәбез»

«Район газетасы — телебез сагында» доклады белән «Арча хәбәрләре» газетасы редакторы Исрафил Насыйбуллин чыгыш ясады. Ул «Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм» китабының файдасын әйтеп китте.

— Анда язылганча, мәсәлән, русча «шок» сүзен татарча берничә сүз белән алмаштырып була: тетрәндергеч халәт, көтелмәгән хәл… «Конфет» сүзен «кәнфит» дип әйтү татар телен бизәми. Артистны «әртис» дип, «газета» сүзен «гәҗит» дип әйтү матур түгел. Бу хаталарны кабатламаска тырышабыз.

Татар исемнәренең дөрес язылышына игътибар бирәбез. Редакциябез белән татар исемнәрен бозып язуга каршы көрәшәбез. Исемне бозып язу очраклары бик күп. Паспорттагыча язуны сораучылар бар. Без инде сүзлекләрне кулга алып дәлиллибез, югыйсә, паспортны да үзгәртеп була бит. Ул хатаны, без төзәтмәсәк, кем төзәтә? — диде редактор.

Исрафил Насыйбуллин «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Болгарга оештырылган сәяхәт оештырган өчен «Татмедиа» га рәхмәтен белдерде. Төп проблемага да тукталды.

— Тираж 3,5 мең тирәсе. Мин ул тираж белән үзем дә канәгать түгел, тираж өстендә эшлисе бар әле. Почтаның газетаны вакытында тарата алмавы да абруйга суга, шундый бәягә язылып та, почта аны китермәгәч, «үзегез килеп алыгыз почтадан» дип әйткәч, газетаны вакытында укый алмагач, ул кешегә тагын бер тапкыр «син языл» дип мөрәҗәгать итү бик зур проблема. Арчада берничә шундый хәл булды, — диде ул.

Марат Әхмәтов игълан иткән грант программасында катнашырга исәпләре бар. Быел Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әлеге темага мәкаләләр газетада шактый урын ала икән.

«Районда ике милләт телендә газета чыгарылгач, без яңа грантта катнашырга бурычлы»

«Таван Ен» чуваш газетасы (Чүпрәле) баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова редакция хезмәткәрләренең чуваш мәдәнияте, татар һәм чуваш милләтләре дуслыгы темасын яктыртуын әйтте.

Туган төбәк тарихы турында кызыклы материаллар өчен газета Идел буе төбәге республикаларында чуваш телендә басыла торган район газеталары бәйгесендә җиңүче булган, Николай Бичурин исемендәге приз белән бүләкләнгән.

 — 52 торак пункт, шуның 29 ында татарлар яши, 21 ендә — чувашлар. Татарлар 57 процент, чувашлар 41 процент. Авылларда яшәүчеләр татар газетасын беренче яртыеллыкта 1261 данә яздырган булса, чуваш телендәгесе әзгә генә калыша — 1210 данә. Икенче яртыеллык өчен «Таван ен» гә язылучылар саны «Туган як» ка караганда артып та китте, — дип сөйләде Резидә Җамалтдинова.

Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә чувашларны «бик бердәм халык» дип бәяләде. Баш редактор районда уздырылган Акатуй бәйрәменең Сабан туеннан бер дә ким булмавын да әйтте.

— Чувашлар газетаны китапханәдән сатып ала, бер номеры җибәрелмичә калса да, телефоннан мең тапкыр шалтыраталар. Үз телләре өчен тау булып торалар, — диде ул.

Яңа грантта катнашырга ниятләре бар. «Районда ике милләт телендә газета чыгарылгач, без хәтта катнашырга бурычлы», — диде әңгәмәдәш.

Резидә Җамалтдинова язылучыларны арттыру буенча һәрбер йортка барып җитәргә кирәк, дип саный. Быел ук шундый эш рәвешенең уңай нәтиҗәләрен күргәннәр.

— Үзебезнең барлыгыбызны белгертеп, тиражны арттыру буенча эшләргә кирәк. Халык йөрәгенә барып җитә алсаң, языла, язылмыйбыз дигән кеше юк, башка республика басмаларына да язылалар. Тел югалып бара дип уйламыйм. Һәр йортка барып, күзгә-күз карап сөйләшү кирәк, — диде.

Балтачның «Хезмәт, «Азьлане» удмурт газетасы редакторы Вакыйф Зәкиев ике телле район редакциясе эше үзенчәлекләре турында сөйләде. Район халкының 12 проценты — удмуртлар.

— Бүген «Азьлане» удмурт газетасын 600 дән артык кеше яздыра. Ул «Алга» дигәнне аңлата. Бүген ул «Татмедиа» филиалы газетасы. Республикада удмурт телендә нәшер ителүче бердәнбер газета. Атнага бер тапкыр чыгарыла. 2019 елда газетаның 85 яшьлек юбилее үткәрелде.

Мөселман, керәшен татарлары бәйрәме, удмуртларның Гырон Быдтон бәйрәмнәре — безнең район өчен уртак бәйрәмнәр. Алар ике газетада да киң чагылыш таба, — диде.

Медиамәктәп җиңүчеләре кемнәр алар?

«Татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырылган медиамәктәп эшчәнлеге нәтиҗәләре»н «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы, «Атна вакыйгалары» газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов җиткерде.

— Сайтлар күп укылышлы булсын дип, стандартларны райондагы коллегаларга җиткерү бурычы куелды. Без федераль агентлыкларның стандартларын керттек, — диде. Башисемнәрнең роленә дә аерым тукталды.

Медиамәктәп нәтиҗәләре буенча дүрт редакция җиңүгә лаек. Бу «Нурлат-информ», «Мамадыш-информ», «Зәй офыклары», «Авангард» редакцияләре. Алар мобиль телефон һәм диплом белән бүләкләнде.

Биремнәрне югары сыйфат белән үтәп барган һәм югары бәяләнгән журналистларга диплом һәм премия бирелде.

2021 елның беренче яртыеллыгы буенча иң югары күрсәткечләргә кемнәр иреште?

2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр бүләкләнде.

«Интертат» сайты 2021 елның беренче яртыеллыгында татар телле сайтлар арасында иң күп укылыш өчен «Татмедиа» җәмгыяте Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Рус телле сайтлар да алар белән көндәшлек итә алмый. Алар инде „Татар-информ“ ны да тиздән куып җитә. Бары тик татарча гына контент…» — диде Шамил Садыйков.

«Татар-информ» агентлыгы реклама сату буенча рекорд күрсәткечләр өчен «Татмедиа» АҖ рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Нижнекамск — информ» — шәһәр филиаллары арасында рекорд телевизион рейтинг өчен;

«Мамадыш-информ» — район филиаллары арасында рекордный телевизион рейтинг өчен;

«Маяк» газетасы редакциясе — шәһәр филиаллары арасында рекорд тираж өчен;

«Казанские ведомости» редакциясе — республика ММЧ арасында рекорд тираж өчен;

«Хезмәт даны» редакциясе — район филиаллары арасында рекорд тираж өчен;

«Сөембикә» журналы — журналлар арасында рекорд тираж өчен;

«Челнинские известия» газетасы — шәһәр филиаллары арасында басма матбугатны берәмле сатуда рекорд күрсәткечләр өчен;

«Минзәлә — информ» — район филиаллары арасында басма матбугатны берәмле сатуда рекорд күрсәткечләр өчен;

«Салават күпере» журналы — журналлар арасында басма матбугатны берәмле сатуда рекорд күрсәткечләр өчен;

«Яшел Үзән» мәгълүмат үзәге — шәһәр филиаллары арасында басма матбугат аудиториясе саны буенча рекорд күрсәткеч өчен;

«Әлки хәбәрләре» район филиаллары арасында басма матбугат аудиториясе саны буенча рекорд күрсәткеч өчен;

«Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе шәһәр филиаллары арасында соцчелтәрләрдә аудитория саны өчен;

«Питрәч-информ» район филиаллары арасында соцчелтәрләрдә аудитория саны өчен;

«Туганайлар» шәһәр филиаллары арасында соцчелтәрләрдә аудитория саны өчен;

«Буинск-информ» район филиаллары арасында соцчелтәрләрдә аудитория саны өчен;

 «Шәһри Казан» шәһәр филиаллары арасында сайт аудиториясенең саны өчен;

«Арча — информ» район филиаллары арасында сайт аудиториясенең саны өчен;

«Күңел» радиосы шәһәр филиаллары арасында радио аудиториясе саны өчен;

«Дулкын» радиосы район филиаллары арасында радио аудиториясе саны өчен.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100